ТАТ РУС ENG

Роберт МИҢНУЛЛИН Тукай белән сөйләшү

Ниләр уйлыйсың икән син, Тукай? —
Безнең өчен сызланасыңмы?
Безнең белән горурланасыңмы?
Әллә безне кызганасыңмы?

Ә без һаман синнән калган татар —
Үзгәрмәгәнбездер тамчы да.
Үзгәрмәбездер дә… Хәзер инде
Ярдәм итмәс синең камчы да!

Үз көнебезне без күрер-күрмәс.
Телебезне дә яклар-якламас.
Без һаман шул үләр-үлмәс инде,
Без һаман шул йоклар-йокламас…

Мәскәү абзыебыз әле һаман
Якабыздан тоткан ныгытып…
Үзебезнең татар икәнне дә
Җибәрәбез кайчак онытып.

Кыскан саен кычкырырга кирәк!..
Кычкырмыйбыз — тамак карлыккан.
Без дәшмәскә өйрәнгәнбез инде…
Татарлыктандыр ул, тарлыктан.

Йодырыкларыбыз төйнәлсә дә,
Коерыкларыбыз кысылган.
Әйтерсең лә, койрык кысарга да
Кемдер тарафыннан кушылган.

Мактанырга булдырабыз! Имеш,
Заманында дөнья тотканбыз.
Тотканбыздыр… Ләкин ни өчендер
Телебезне генә йотканбыз.

Телсез дә бит елап-көлеп була,
Утырып була көйләр көйләшеп.
Телсез татар ул иң әйбәт татар,
Аның белән була сөйләшеп.

Телсез татар — иң абруйлы татар!
Телсезләрне була тыңлатып.
Без сүзсез дә аңлый торган халык…
Нәрсә торам әле аңлатып?!

Безнең хәлләр шушындыйрак инде.
Кайтып керсәң әгәр тегеннән,
Язар идең, Тукай, акылыңнан,
Язар идең туган телеңнән.

Язар идең телдән, киек кошлар
Мәхрүм булган кебек канаттан…
Бу хәлләрне күрсәң, оятыңнан
Үләр идең, Тукай, кабаттан.

Син булса да әйт сүзеңне, Тукай,
Татар теле әле тереме?
Юк, кирәкми, телсезләргә, зинһар,
Әрәм итмә газиз телеңне…

Ни дисәң дә, без шул татар инде,
Нинди генә хисләр кичермә!..
Кичер безне. Тукай, кичералсаң,
Кичер безне…
Хәер, кичермә!

(Чыганак: Казан утлары. – № 8. – 2010. – Б. 7-8)


Комментарий язарга


*