ТАТ РУС ENG

Рушания АРСЛАНОВА Тукай безнең белән!

Тукай җитми.
Р. Миңнуллин. («Мәдәният дөньясында» тапшыруы)

Тукай җитә,
Тукай безнең белән.
Әче итеп көлә беләм,
Йомшак итеп көлә беләм,
Өзелеп-өзелеп елый беләм,
Моңлы итеп җырлый беләм,
Сагына беләм, көтә беләм,
Авырлыкка түзә беләм.
Сөя беләм, көя беләм,
Ак-караны аера беләм.
Анда бәрелеп, монда кагылып,
Иҗат юлым дәвам итәм.
Аңыма сеңгән, җаныма сеңгән
Тукай һаман минем белән.
Тукай кебек ярлы да мин,
Тукай кебек бик бай да мин.
Ярлылыгым — тиеннәрдә,
Ә байлыгым — моң, хисләрдә.

Әмма мин һич Тукай түгел,
Якын булса да аңа күңел.
Тукай калыр Тукай булып,
Бер ул Тукай, һәм бер булыр!

Туган телне саклый алсак,
Милләт яшәр, Тукай яшәр.
Тукай моңында тирбәлеп
Үсәр әле бик күп яшьләр.

(Чыганак: Арсланова Рушания. Калдырма мине, өмет!: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 128 б.).


Комментарий язарга


*