ТАТ РУС ENG

Шаһвәли КЕЛӘҮЛЕ Тукай эзеннән

Кич белән беркөн Ватанга
Мин дә киттем уйланып.
Ник Тукай ямьле Казанга
Юлда барган моңланып?

Мин шулай да юнәлсәм
Туп-туры илгә карап,
Һич Тукайсыз ямь табалмыйм,
Сүзләрен алам талап.

Иң бөек халык шагыйре,
Кайда ул ямьле Казан?
Кайда ул мәсҗедләрендә
Иштелә моңлы азан?

Кайда пар ат? Кайда калфак?
Кайда алтын балдагың?
Барсы бетте, милли шагыйрь
Җанланырмы бер тагын?

Бетмәде золмәт һаман да,
Кипмәде тир җәбһәдә.*
Ул синең сөйгән Казанда
Милли һәр эш шөбһәдә.

Тик синең белән пар ат та
Ирекле ил, ямь бирә.
Шул матур моңлы азанда
Ил якын, якын килә.

Әй, Ватан, туган Ватан,
Иркәләп сөйгән Ватан!
Максаты мәрхүм шагыйрьнең
Җанланыр синдә кайчан?

Җәбһә – маңгай.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


 

Комментарий язарга


*