ТАТ РУС ENG

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА Кайтма, Тукай!

 

Кайтсаң иде, Тукай, күрер идең
Милләтеңнең үсеш юлларын.
Ишетер идең, ишетеп сөенер идең
Елмаюын илнең, җырларын.
                           К.Булатова

 

Кайт та, кайт, дип чакыралар сине,
Кайта күрмә, Тукай, үкенерсең.
Милләтеңнең «үсеш юлы»н күреп,
— Тфү, ләгыйнь! — дип төкерерсең.
Хәзер инде заманалар башка,
Танымаслык булып «үсте» татар —
«Өлкән агай» башыннан сыйпаса,
Телен түгел, хәтта үзен сатар.
Рәхмәт яусын, файдасы күп тиде.
Җитмеш елдан артык «хөррият»нең —
Урыс теле аша барып ирешә
Татар баласына шигъриятең.
Кайтсаң, чынлап хәйран калыр идең
Милләтеңнең «үсеш юллары»на:
Финляндия кәгазь биреп тора
«Салават күпере»н чыгарырга.
«Идел» журналына рөхсәт алдык
Егерме генә ел сорый-сорый.
Татарга игътибар арта төште,
Укучылар гына табып булмый.
Урыс, үзбәк, башкорт, әрмән «чүпли»
Туташларның алма кебекләрен,
Катнаш никахлар «суырып йотты»
Менә дигән татар егетләрен.
Гомер буе эшчән татар халкын
«Бөек төзелешләр» дәшеп тора.
Ә татарга «эшче көчләр» бирә
Белоруссия һәм Украина.
Черек күлләр күптән череп бетте,
Елгаларның суын сасытабыз;
Диңгезләрне киптерү буенча
Бөтен Җир шарында дан тотабыз.
Сәүдә итә белә Русия —
Чит илләргә нефть, газны сата.
Газ факелларына сәҗдә кылып,
Гүр иясе булды күпме картлар.
Авыл агаеның башын җылыта
Малаеннан калган «мескен» бүрек,
Чит ил дамалары «мәйдан тота»
Безнең мехтан теккән туннар киеп.
«Коммунизмга!» дип бара-бара,
Тарих чүплегенә чыктык килеп.
Капитализмның «эче ката»,
Безнең «бөек үсеш» юлын күреп.
Түрәләрдән ярдәм сорый-сорый,
Туфли табаннары кубып төште.
Исән калган юкәләрне каерып,
Чабата үрергә вакыт җитте.
Менә шулай тел, лөгатьне «сатып»,
«Иңне иңгә терәп» көн итәбез.
Рок, секс, СПИДлар «астында»
«Гөлҗамал», «Зиләйлүк», «Әпипә»без.
Нигә кайтканыңа үкенерсең,
Чакыралар дип, берүк кайта күрмә!
«Үсәбез!» дип, корып беткән өчен
Синең алда оят булыр безгә!


 

Комментарий язарга


*