ТАТ РУС ENG

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА *** ("Эзләп-эзләп табалмас миннән гайре һичкем бу байлыкны…")

                                           Шагыйрем! кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер;
                                          Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер…
                                                            &nbnbsp;                                           Г. Тукай   
    


Эзләп-эзләп табалмас миннән гайре һичкем бу байлыкны:
Рифмалап куям менә хәзер Җаек илә Баекны!
Таң калырлар кемсәләр бу Җаек берлән Баекка –
Көнләрләр, диеп: “Ник без түгел лаек бу байлыкка?!”
Биреп китим аңлатма: бу байлык синдә булсын чөн ни кирәк –
Туган вә үскән җирең Баек булу кирәк!
Дөрест, тырышсаң, башка охшашлык та табып була:
Аның – атасы, минем – бабамның аты ич Гарифулла!
Күп ятимлек, җәбер-золым, уй-фикерләр безем уртак…
Ни булыр йә булмас иде икәү бер заман тусак?!
Бу кадәресе безем акыл җитмәслек хәл менә! –
Кемнәрне кайчан бирмеш йә алмышны бер Ходам белә…
“Ник алар икәү?!.” дип, йөрмәсенгә хөсетләр үпкәләп,
Биргән ул Тукайны миннән бер гасыр иртәрәк…
Бар җиһан таныган  вә табынган хәлдә Тукаебыз бөегенә,
“Мөтәшагыйрь” димәсләр аңы бик зурлар мине дә.
Бу икәведә тоеп шагыйрәнә уртаклык (көн килсә!),
“Ходай рәхмәте лә бу!..” – дип сөрән сугар әле берәр кемсә.
…Бу заман һәркемгә мәгълүм Тукай кем дә! мин фәкыйрә кем, –  
Мең охшашлык табарлар, ахырда килеп, көннән көн!

Ничек карыйлар бүген “Тукай…” дип Җаекка,
Шулай карарлар берзаман “ШәмсеҖиһан” дип Баекка!
Ә бүген?! Чабыш вә бүлештә “Тукай…га кем лаек?”ны –
Мин яшим бары рифмалап Җаек илә Баекны…
Сизәм: шатрларга җитте бәгъзеләр үзенә мондый форсат-җай юкка…
Мин көләм бары: карыйм да илаһи Җиһан, Җаек… аннары Баекка!

27.01.2016 


Комментарий язарга


*