ТАТ РУС ENG

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА Тукай туган көндә туган шигырь

                                  

Бик нәнидән белеп үстем җәмигъ эшне,
Су ташыдым, җир казыдым һәм тиресне…
“Авыр” диеп, көч җитмәслек эшләрнең мин
Тибәрмәдем анда-монда һичбересен.

Кушкан өчен, буйсынып мин вөҗданыма,
Урманнарда утын кистем кайчагында.
Шунда күрдем сөяннәрнең сөялгәнен
Йөз-мең яшәр мәгърур имән кочагына.

Күргәнем бар минем кара урманнарда
Киеген дә, поши, бурсык, тиенен дә…
“Уфалла”ны тартып мендем үр-тауларның
Уртачасы, текәрәге, биегенә…

Булды хәтта бүреләрнең, каршы чыгып,
Күзләремә текәп карап торганы да…
Белеп үстем кара урман уртасында
Төлкеләрнең уйный торган урларын да…

Бәлкем шуңа, гәрчә җырчы булмасам да,
Башкалардан моңлы чыга җырларым да.
Кемнәргәдер охшамауның, ошамауның
Бар сәбәбе, шаять, менә шунда гына!

Хакыйкый: мин бер эштән дә җирәнмәдем,
Үз-үземне яратырга өйрәнмәдем.
Җиһан таңга калып торыр эш кылмадым,
Нәҗесне тик вөҗүдемә йоктырмадым.

Әйтсә кемдер: “Синең, диеп, бу фанида
Яшәвеңнән бармы мәгънә, бармы файда?”
Кистереп бер хакыйкатьне әйтә алам:
Үз-үземне югалтмадым һичберкайда!                             

                             2

Шуңадыр да, кая гына куйсалар да,
Ярарлыкмын җирдәге бар инсаннарга,
Акыллары зәгыйфь булган бәгъзеләрнең
Тамагына төер булып утырмага.

Фәкыйрьлегем сизгәне юк һичкемнең дә,
диеп: “Тиеш инде аңа, фәкыйрәгә…” –
Рабихурдан* кесәләре бүскән саен,
Әгъяннарның** рухан ягы фәкыйрьләнә.

Ошамыйдыр гамәлләрем кемсәләргә…
Раст һәр сүзем: миңа шулай яшәү рәхәт!
Шыр наданнар: “Сафсата!!!” – дип көлсәләр дә,
Йә, Аллаһым, биргәнеңә мең-мең рәхмәт!

 …Булсам да мин инде күптән бәлигълыкта,
“Җитте!” диеп, гамәлемә куймыйм нокта.
Калганында яшәремне төгәл беләм
Әнкәемнән калган үлчәм-өлге белән.

                                                  26.04.2014

* Рабихур – зур процент алучы, взяткачы.
**Әгъян – түрә, башлык, аристократ.


Комментарий язарга


*