ТАТ РУС ENG

Сөембикә ДАСАЕВА Тукайга (Икенче бәет)

Туган телебезне мактап,
Җилферди ап-ак каен.
Я ходаем, Габдулланың
Рухын шат кыл көн саен.
Габдулла Тукай шигырен
Укысаң моңландыра.
"Фатыйма белән сандугач"
Йөрәктә эз калдыра.
"Куркак куян", "Таз", "Шүрәле"
Булган Тукай уенда.
Киңәш биргән ул шигырендә,
"Шома тормыш юлында".
Габдулла Тукай җырлары
Мәңге йөрәктә яшәр.
Туган телдә – матур телдә,
Серләшер милләттәшләр.
Әй туган тел, әй тәмле тел
Синдә оҗмах ачкычы.
Динебезне нурландырып,
Дәртләндерүнең көче
Әй туган тел, матур тел
Сүнмә, нурланып яшә.
Артык дөньяга тумасын
Явыз Ивандай патша.

1993 ел

 (Чыганак: С.Дасаева. Җан авазы. — Әстерхан. — 2000).


Комментарий язарга


*