ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Караәхмәт (Хикәя)

Бу «Кисекбаш»ны язып мин дә шулай,
Аз гына мәгърурланып тордым бугай.
Г. Тукай.


Габдулла соңгы сүзне сырлап нокта куйды да, бармакларын язып алгач, тиз генә урыныннан торды һәм ишекле-түрле йөри башлады.
Аннары тәрәзә каршына килеп басты. Ләкин урамның көн саен күреп туелган ыгы-зыгысы аның игътибарын җәлеп итмәде. Карашы ераккарак, Кабан күленә төбәлгән иде. Кояшта җемелдәгән су өстеннән, йомычка кадәр генә булып, бер көймә шуыша. Габдулла «борчылып куйды. Нинди башсыз кешеләр ул? Әҗәл эзләп чыкканнар ич, ахмаклар. Менә хәзер бер-бер бармагы адәм гәүдәсе юанлык кул сузылачак та, көймәне учлап, су төбенә тартып алачак. Әмма андый хәл булмады, һәм Тукай айнып  китте.
Ләкин хыял көче белән тудырылган дөньядан арыну кыен иде. Шул дөньяның сурәтләре аның күз алдына килде, ул сурәтләрдән чыга торган тавышлар колагына аермачык  ишетелде.
Менә «Көфер почмагы»на килеп туктаган трамвайның тешкә тия торган шыгырдавы. Менә хатыныннан һәм гәүдәсеннән мәхрүм калган Кисекбашның масаюлы сүзләре: «Һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым, сумына туксан тиенне чәлмешем». Менә Печән базарчыларының кайгылы тавышлары:
«…АҺ, нинди изге баш!» — диләр, «Тик  янә урнына ябышмас», — диләр.
Менә мәһабәт гәүдәле Карәхмәт. Ул дин юлында шәһит китәргә әзер: «Мин барам, әлбәт, барам».
Карәхмәт менеп утырган трамвайның дөбер-дөбер кузгалып китүе, җирдән тәгәрәп баручы Кисекбашка малайларның, чыр-чу килеп, таш атулары, «кәкре койрыкларының һаулап  өреп чабулары…
Менә Кабан төбе, дию сарае. Карахмәт көченә каршы тора алмыйча, тимер капканың шатыр-шотыр итеп авуы, йокысыннан уятылган диюнең «мәхкәмәм бар, автономиям бар» дип гайрәт оруы, гөрзи тавышлары, җиңү, тантана…
Шагыйрьдә канәгатьләнү һәм чак кына горурлану тойгысы уяткан бу поэманы язу фикере аның башына кайдан килде соң? Иң элек Галиәсгар Камал хәтеренә төште. Әйе, аның да катышы бар.
Тукай белән бергәләп «Яшен» исемле журнал чыгара башлаган вакытлары иде. Яңа туган бала сәгать саен ашарга сораган кебек, яшь журнал комсызланып материал таләп итә иде. Көннәрдән беркөнне Галиәсгар әйтте:
— Карәхмәтне тешләп  алмыйсыңмы?
Габдулла уйга калды. Бу вакыт Карахмәт рус көрәшчеләрен берәм-берәм әйләндереп сала торгач, мөселман агай-эне ду кубып циркка агыла башлаган иде.
— Нәрсәсеннән көләсең аның? — дип куйды Тукай. — Ега ич барысын да.
— Алайса, син белмисең икән, — диде Галиәсгар, көлеп. — Безнең татарны күбрәк йөртү өчен, Никитин бүтән көрәшчеләр белән сөйләшеп куйган ди.
— Булмас ла.
— Аннан соң бит хикмәт Карәхмәттә түгел. Печән базары әһелләренең милли тамырлары бүртеп чыгуда.
Галиәсгар Камал киңәшенә кадәр үк Габдулла Кабанның тирече һәм итчеләреннән, ишан һәм аның иярченнәреннән, саламторхан зыялылар һәм ялкау шәкертләреннән усал итеп бер көләргә җыенып йөри иде. Мондый фикер Газизә әнисенең хәзерге ире Габделкәрим мөрит белән танышканнан соң аның башына кереп утырган иде.
Картның шул елларда мәшһүр булган вакыты булса кирәк. Беркөнне шулай — кәефе яхшы чак туры килде ахры — мәзһәбне мактап сөйләп утырды. Алар, янәсе, падиша чиновникларын танымаган кебек, рәсми мәчет һәм муллаларны да танымыйлар, үзләренә бер автономия булып яшиләр. Киләчәктә бу мәзһәбкә йөз меңнәрчә мөселман керәчәк икән дә, башында ишан торган бөтен бер мәмләкәт хасыйл булачак икән. Мәзһәбкә башлап керүчеләр, салган маясы микъдарына карап, кайсы вәзир булачак, кайсы вилаять белән идарә итәчәк.
Мөрит телен шартлатты да, гаять кәефе килеп, болай дип өстәде:
— Без, егеткәем, градавайга гына түгел, палицы-мистергә дә  баш  бирмибез.
— Судка  куйсалар, нишлисез?
— Сәрдарыбыз кушканча эшлибез?
— Ничек?
— Керәбез, бүрекне салмыйбыз, өч тапкыр кычкырып тәкбир әйтәбез. Сез кемнәр дип сорасалар, болай дибез: «Я вира вирую мөхәммәдәнски, рилигия хәнәфи имам әгъзамски, сикты әһел сөннәт вә эль җәмәгать сөннәтски, әлмисактан бирле мөселман и павинующи тульке одна духовный вирховный влась святуй бужи пулк».
Габдулла, көлеп җибәрүдән көчкә тыелып, тагын сорау бирде:
— Знать не знаем дип төрмәгә озата башласалар?
— Һии, егеткәем, анысына да гыйбарә өйрәтте. «Вы антихристически сабаки, рилигиузный разбуйники, пруклята вы, анафим пруклята, тисечекратна пруклята», дип  сүгәбез.
Ләкин Габделкәримнең ишан мөрите сыйфатында ахмакланып йөрүе озакка бармады. Акчага һәм хатын-кызга хирес ишан бер мөритенең хәләл җефетен тартыл алгач, Габделкәрим сектаны ташлап чыкты. Ишан кесәсенә кереп югалган акчасы эчен тырнады тырнавын, әмма теге мөрит хәлендә калмаганлыгына шөкер итте. Аның Бибигазизәсе дә ишан күзе төшмәслек хатын түгел бит.
Габдуллага бер талкыр ишан хәзрәтнең үзен дә күрергә туры килде. Башына кызыл фәс, өстенә яшел җөббә кигән, озын кара мыеклы, зур таза гәүдәле кеше иде ул. Кайчандыр балачакта укылган «Кисекбаш» һәм андагы дию хәтергә килде. Шул китапчыкны табып алып күздән кичергәч, булачак әсәрнең сюжеты үзеннән-үзе оешты. Әлеге ишанны Габдулла, пулаты-ние белән, дию кыяфәтендә Кабан күле төбенә төшереп куячак. Мөрит хатыны, «аһ» дип сулаган саен авызыннан төтен чыгарып, дию сараенда әсир булып утырачак. Мөрит исә Кисекбаш кыяфәтендә «Көфер почмагына» тәгәрәп киләчәк.
Тик менә дию белән кем сугышыр да Кисекбаш хатынын кем йолып алыр? Карәхмәт, билгеле! Галиәсгарга рәхмәт,  акыл бирде.
Төрек көрәшчесе «Болгар» номерына килеп урнашканнан бирле, Габдулла аны зур кызыксыну һәм шул ук вакытта куркыну белән күзәтә иде. Идәннәрне сыгылдырып ресторанга узуын ишетүгә, аяк очларына гына басыл коридорга чыга да тегенең артыннан иярә иде. Иң элек өстәл, киңлек арка, аннары киң чалбарын киереп торган ботлар күзгә ташлана. Габдулланы аеруча гаҗәпләндергәне батырның аягы белән кулы иде. Аршин буе штиблеты чын түгелдер, кеше көлдерер өчен махсус заказ белән эшләтелгәндер кебек тоела. Кулының һәр бармагы буынтыклы колбаса юанлык, ә уч төбенә ярты чиләкле чәйнек сыяр. Бармакларын йомарласа,  адәм   башы   чаклы  йодрык хасил   була.
Гөжләп утыра торган ресторан Карәхмәт керүгә кинәт тынып кала. Барлык күзләр батырга текәлә. Карәхмәт үзенә бер өстәл алып утыра да ике официант ташыган ризыкларны бер-бер артлы карынына озата башлый.
Карәхмәтнең шөһрәте хәттан ашып киткән көннәрнең берсендә Габдулла да көрәш карарга барды. Цирк халык белән шыгрым тулы иде. Яланбашлы руслар, яулыклы яисә эшләпәле марҗалар күп булса да, утыргычларны, бигрәк тә өске рәтләрне түбәтәй, кара яисә соры төстәге кырпу бүрек, малахай яисә тәвәккәл бүрек кигән  агай-эне каплап алган.
Башта ике рус көрәшчесе алышты. Озак маташтылар. Халык талчыга башлады. Ахыр чиктә берсенә җиңү насыйп булды. Сыек кына кул чабу тәгәрәп узды.
Ниһаять, Карәхмәт чыкты. Цирк эче талгын гына гүли башлады. Карәхмәт белән көрәшәчәк батыр буйга тәбәнәгрәк, артык юан да түгел, корсагы да алга чыгып тормый.
Тоташ гөжләү эченнән аерым җөмләләр, кычкырып куюлар  ишетелеп  китә иде:
— Тәгәрәтә  моны!
— Мөселманга кем түзсен!
— Билен сындыра кафернең, күрегез дә торыгыз.
— Карәхмәт! Җаный! Сал сыртына. Әһле исламга йөз аклыгы  булсын.
Карәхмәт, ялкау гына атлап, «дошман»ына таба китте. Тегесе дә бер-ике адым ясап куйды. Беләкләреннән тотыштылар да әкрен генә таптана башладылар. Әлегә көч куярга, аударырга омтылыш юк. Бер-берсенең ялангач тәненә шап иттереп суккалап алалар, ныклыкларын сынагандай, бер-берсен селкеткәләп, тарткалап  карыйлар.
Шактый озак таптангач, Карәхмәт кинәт «дошман»ы-ның башын аста калдырып, биленнән кысып алды да үзе аркылы чөеп җибәрде, йөзләгән күкрәктән берьюлы «һап!» дигән тавыш ургылып чыкты.
—    Афәрин!
—    Муены сынды  кафернең!
Бу вакыт Габдулла да, циркка килү максатын онытып, көрәш азартына бирелгән иде. Тынгысыз күршесенең, берәр сүз әйтеп, янтауга төрткәләп алуына да игътибар  итмәде.
Менә рус көрәшчесе аренада бака кебек җәелеп ята, ә Карәхмәт аны сырты белән аска әйләндерергә азаплана. Габдулланың мускуллары киерелеп, тыны кысылды: менә хәзер Карәхмәт бер җилкенәчәк, һәм теге көрәшче аркасы белән төшәчәк.
— Май кап, чукындыра хәзер!  — дип күршесе тагын янтауга төртте. Габдулла борылып карады. Яртылаш аягына баскан килеш, кәҗә сакалын алга сузып, көч биреп торучы агайның кыяфәте Габдулланы кинәт айнытып җибәрде. Карәхмәтнең җиңү сере турында Гали-әсгар әйткәннәр дә исенә төшкәч, ул, көрәштән ихласы кайтып, күбрәк тирә-ягына колак салып утыра башлады.
— Кечкенә  булса  да,  куәтле,  нәгъләт…
— Алай түгел ул, Гайфулла абзый. Карәхмәт юри ашыкмый. Бик тиз капласа, ни кызыгы калыр иде.
— Мәче тычкан белән уйнаган кебек дисәңче.
Батырлар яңадан аяк өскә калыктылар. Тагын бераз палас өстендә таптангач, Карәхмәт баягыча эшләмәкче иде дә, бу юлы барып чыкмады. Әмма, бер һөҗүмгә күчкәч, тукталып калырга теләмәде бугай, сабан туенда көрәшкәндәй, тегенең биленнән кысып алып, бер-ике кат әйләндергәннән соң, аркасы белән паласка аударды.
— Чукындырды!
— Маладис,  Карахмәт!
— Измәсен   из!
Ләкин агай-эненең көткәне бушка чыкты. Рус батыры искитмәле җитез нәмәстә икән,  аркасын  дугадай Карәхмәтнең көрәшү көне туры килсен иде дигән теләк кенә бар иде.
Ниһаять, билгеләнгән көн килеп җитте. Бәхетсезлеккә каршы, цирк афишасында Карәхмәтнең исеме юк иде. Димәк, бүген аның  киче буш…
Сәхнәгә Габдулла юри зал аркылы узарга булды. Таныш-белешләренең сәламенә баш иеп җавап бирү белән бергә, ул үзенең үткен күзләре белән залны айкый иде. Әнә «Болгар»ның коридор хезмәтчеләре һәм половойлары. Әнә «Әльислах»ка килеп-китеп йөрүче шәкертләр, приказчиклар. Әнә таныш курсисткалар. Әнә Фәхрелислам, әнә Солтан. Чү, Габделкәрим дә килгән түгелме? Кырган мыеклы татарлар да шактый күренә…
Алгы рәттә утырган Фатих Әмирхан чакырып алды.
— Йөрәк  ни  дип әйтә,  Габдулла?
— Әллә тагын, — дию белән чикләнеп, Тукай каерыла-каерыла залга карый башлады.
— Кемнедер көтәсең бугай. Прекрасный пол түгелдер бит?
— Һаман шул синең! — диде Габдулла, ачуланып. Аннары тиз генә торып басты да кул изәде. Бераздан Хәйрулла шәкерт килде.
— Син, мелла Хәйри, күз-колак бул инде. Күренсә, мина әйтерсең.
Хәйрулла кем турында сүз барганны шундук төшенеп алды:
—    Була ул, Габдулла әфәнде.
Тукайның күңеле тынычлангандай  булды.
Ниһаять, кичә башланды. Шагыйрь күтәренке күңел, көр тавыш һәм шактый зур осталык белән поэманы күңелдән дип әйтерлек укыды. Залда туктаусыз көлү һәм кул чабу яңгырап торды. Тик бер урында гына мәҗлеснең яме   китә язды. Печән базары әһелләре — арада ишан мөритләре дә бар иде бугай — тавыш күтәрделәр.
— Динебезне  хурлый, мөселманнан  көлә!
— Лыгырдатмагыз  кызыл  авызны!
— Бу ни хәл бу, кардәшләр, ни карап торасыз?
Әмма яшьләр аларны кыска тоттылар. Искеләр үзләрен «Шәрык» клубының ишек төбендә күргәч, башыбыз исән-сау котылды дип сөенделәр бугай.
Кичәдән соң Тукайга рәхмәт яудыруның, кулын кысуның исәбе-хисабы булмады. Шагыйрьнең күңеле куаныч белән тулы иде, әлбәттә. Ләкин ул котлаучылар чолганышыннан тизрәк котылырга теләде. Чөнки аны авыру аяклы дусты Фатих көтә иде. Габдулла, халыкны ерып, аның янына килде һәм, менә мин, теләсәң ни эшләт дигәндәй, башын иеп тора башлады. Әмирхан күршесе ярдәмендә көч-хәл белән аякка басты да Тукайны кочаклап  алды.
— Тәбрик итәм, Габдулла, җиңү белән…
Бу хәл күңелләрне нечкәртте булса кирәк, бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары алкышлау яңа куәт белән яңгырап китте. Бу вакыт Габдулланың күңелендә цирк көрәшчесенә  бәйле вәсвәсә  юкка чыккан иде.
…Ул арада поэма, зур тираж белән басылып чыгып, күз ачып йомганчы сатылып бетте һәм тирече-итчеләрне, ишан-муллаларны, саламторхан зыялыларны, ялкау шәкертләрне Карәхмәтнекеннән дә зуррак тимер йодрык белән тукмый  башлады.

1965.

 (Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


Комментарий язарга


*