ТАТ РУС ENG

Туфан МИҢНУЛЛИН Минһаҗ маҗаралары

Минһаҗ абзыйларның өендә әйбер бәяләренең туктаусыз артуын тикшереп утырабыз — гаеплеләрне эзлибез. Гаеплеләрнең кемнәр икәнен һәрберебез белә, тик кычкырып әйтергә генә кыймыйбыз. Сөйләшә торгач, төп гаепне җирле идарә башлыкларына өеп калдырдык та эт итеп сүктек үзләрен. Аны кычкырып әйтергә ярый. Шунда Минһаҗ абзый:
—  Куегыз әле, чүп-чар сөйләшеп утыруыгызны, — диде, — беткәнмени рәтлерәк сүз. Бәя артса да яшисез бит әле.
—   Рәтлерәге булмагач, нишлик,  — дидек. Сүзне нидән башласак та, берәр җитешмәгән нәрсәгә барып төртеләбез.   Вәлиәхмәт абый гына коткарды үзебезне.
—  Быел бит «Тукай елы». Авылда ничегрәк итеп үткәрербез икән, — диде. Шунда бөтен сүзен дә аракыга гына борып төгәлләүче Садретдин:
—  Тукай пиво эчәргә яраткан диләр, дөрес микән? — диде.
Без Садретдинны мондый мәгънәсез сүз әйткәне өчен ачуланмадык. Гомерендә кулына китап-гәҗит тотып карамаган кешенең Тукай тормышындагы вак-төяк фактлар белән кызыксынуы мактауга лаек иде. Минһаҗ абзый:
—  Әйе, үтә гомерләр, — дип көрсенгәч, без аның Тукайга мөнәсәбәтле берәр вакыйганы сөйләячәген аңладык.
— Әйе, үтә гомерләр, — дип тагын бер тапкыр кабатлады Минһаҗ абзый, — әле кайчан гына Тукай абыйлар белән мәш килеп яши идек.
— Әллә Тукайны беләсеңме? — дип сорадык үзеннән.
—  Белмәскә, бергә кайнашып яшәде», — дип дәвам итте сүзен Минһаҗ абый.

 

Танышу

— Унбиш яшьләрдә булдым микән, әти мине Казан мәдрәсәсенә укырга җибәрде. Кулга агач чумадан тоттырды да: «Бар, гыйлем эстәп кайт», диде. Чыгып бастым олы юл чатына, берәр атлы очрап утыртмас микән дип… Карыйм бервакыт — тарантаска җигелгән пар ат килә. Минем янга килеп җиткәч туктадылар болар. Шунда тарантаска утырган ыспай гына бер адәм:
— Кая барасың, егет? — дип сорады.
— Казанга, — мин әйтәм.
— Әйдә, утыр, — ди бу.
Менеп утырдым янына. Кем икәнлегемне сораша. Нишләргә җыенганымны белергә тели. Белгәч:
— Акыллы эш эшләргә барасың икән, укырга кирәк татар баласына, — диде.
Исемнәребезне әйтеп таныштык — Габдулла исемле икән.
— Син миңа Тукай абый дип әйт, — ди. — Ә үз исемеңне Минһаҗдип кенә әйтмә, Минһаҗетдин дип тутырып әйт, шулай дөресрәк булыр, — ди.
Бара-бара әллә ничегрәк тоела башлады бу миңа. Йә авыз эченнән генә нидер мыгырдап бара, йә борын эченнән ниндидер көй көйли. Ә Казанга җитәрәк урыныннан ук сикереп торды да:
— И Казан! — дип сөйләнергә тотынды. Берәр ычкынган кеше ахры бу дип уйлыйм эчемнән генә. Казанга кергәч:
— Тукталыр урының бармы? — дип сорый бу.
—  Бар. Әтинең абыйсы кибет тота, — дидем. Мәскәүски урамына җитәч аерылыштык,  мин Яңа бистәгә киттем, ул чаттагы бер йорт янында тукталып калды.
Абыйларга ничек килгәнемне сөйләгән идем, "Тукай үзе кайттымыни?" — дип шаккатты.
Мин бит әле ул чакта Тукайның кем икәнлеген белми идем. Шәп атларда йөргәч, абый күккә чөйгәч, бик зур бай малае дип уйлаган идем. Кыяфәт тә шундый бит. Буй-сыны, мин сиңа әйтим, гырнадирныкы кебек. Кайберәүләр әйткән була — Тукай бәләкәй буйлы булган дип, ничава падубны — Тукай Садретдин түгел ул -үсми калырга.
Күпмедер вакыт үткәч Печән базарына барырга туры килде. Андагы татарның саны-исәбе юк. Карыйм шунда — базардагы татарлар сатуларын да онытып, «Әнә килә» диешеп, кемнедер көтәләр. Тукай үтеп бара икән. Кулында кәкре тоткалы таяк, башында эшләпә, кәчтүн-чалбары гөлт итеп тора, батинкала-ры ялт иткән. Бөтен халык башларын иеп аңа сәлам бирә. Тукай да «Әссәләмегаләйкүм, газиз милләттәшләр», дип исәнләшеп бара. Хәтер шәп икән үзендә — мине күргәч, «Исәнме, егет», — дип кул биреп күреште. Үзенә кунакка чакырды.

Аралашу

40 нчы дип аталган бүлмәдә яши икән Тукай. Бүлмә дип аталмый икән ул, нумир дип атала икән. Бүлмә дигәч тә бер бүлмә генә түгел анда — өч бүлмә: йоклый торганы, эшли торганы, безнең ише килгән-киткәннәр белән сөйләшеп утыра торганы. Ындыр табагы хәтле зур өстәл өстендә нинди генә нигъмәтләр юк. Ике афит-сиан ризыкны китереп, буш савыт-сабаны алып китеп тора. Тукай ярлы яшәгән диләр кайберәүләр, ничава падубны, татарның шигырь язучысы булсын да имеш, ярлы яшәсен. Ул бит сезгә Садретдин түгел, самагунны җиң иснәп эчәргә. Мине үтергәнче сыйлады Тукай. Сыйланып утырганда бер кызыклы әйбер булды: ишекне тәртипле генә шакып өч кыз килеп керде. Аларның матурлыклары! Берсе алма, берсе хөрмә, берсе кура җиләге дип шундыйлар турында җырлыйлардыр инде. Кочакларга да жәлке кебек хәтта ки — куен кесәсендә генә йөртерлекләр. Тукай янына килделәр болар, Тукай каршына тезләнделәр. Урысчалап, татарчалап, фырансузчалап: «Мы пирид вами прикланяемся», диделәр. Берәм-берәм Тукайны үбәргә керештеләр. Тукайның бит-йөзен иннекләре белән кызартып бетерделәр дә чыгып киттеләр.
—  Аптыраган инде болар белән, — диде Тукай, — урамда да тыныч кына ял итеп йөреп булмый. Шулар аркасында өйләнми йөрим, хатынны көнләштереп үтерүләре бар.
Тукай хатын-кыздан качыбрак йөргән ди кайберәүләр. Ничава падубны, кирәк чагында матур-матур Маручкаларны бик килештереп кочаклый иде.
Дөрес әйтәләр, аның нумирыннан кеше өзелми иде. Бер тапкыр әйттем мин моңа:
—  Нигә, мин әйтәм, үзегезгә бер өй салып шунда рәхәтләнеп өйләнеп яшәмисез? — дим.
—  Үз өе булгач, хатыны кочагына чумгач, адәми зат өй мәчесенә әйләнә, бүтән өйләрдә яшәүчеләрне күрми башлый, — ди. — Минем өем дә, бакчам да татар яшәгән җирдә. Татар бугазыннан алып болгар бабаларыбыз гомер иткән урынга хәтле, — ди. — Син дә, энекәш, шулай яшә, ди. Бел, син яшәгән урын Яңа бистә генә түгел, -ди.
Белмим, ни өчендер Тукай мине якын итте. Нигә икәнен дә чамалыйм. Чөнки дә мин шигырь язган булып кешеләрнең тәңкәсенә тимәдем. Үзең начар шигырь язуга караганда, бүтәннәр язган әйбәт шигырьне уку рәхәтрәк. Ә иң авыры — әйбәт шигырь язучыга начар шигырь укуы. Мин Тукайга үзем язганны укытып газапламадым.
Исемдә калганнар
Тагын нәрсәләр истә калды дисеңме? Тукай «Кисекбаш» дигән әкият сыманрак шигырь язган иде. Шуны башта миңа укыды. Көлә-көлә үләм дип торам. Шуны ул бер клубта да укыды. Анда да тәгәрәшеп көлделәр. Син дә, Садретдин, укы аны — дөньяның ни икәнен бераз аңларсың.
Шулай бервакыт Тукай белән ристаран дигән ысталавыйда ашап утырабыз. Тирмән хәтле бер адәм килеп керде, безнең янга килеп басты.
— Син Гаптулла Тукаймы? — ди Тукай абыйга.
— Әйе, — ди Тукай.
—  Мин Карәхмәт исемле булам, — ди теге. Циркта көрәшеп бөтенесен егам.
— Беләбез, — ди Тукай.
—  Белгәнеңне без дә беләбез, — ди теге пәһлеван. — Әйдә, чыгып сөйләшик әле, — ди.
Чыгып киттек өчәүләп урамга. Ристаран каршында бер чирәмлек бар. Шунда торабыз басып.
—  Нишләп син мине мыскыл иттең? — ди Карәхмәт. — Нигә булмаганны яздың? — ди.
— Булганны Мәнди анасы да яза, — ди Тукай.
—  Беләсеңме, моның өчен мин сине нишләтәм, — дип әзмәвер Тукайга тотынган иде, Тукай моның муеныннан эләктереп алып җиргә чәпәде. Тукай Карәхмәттән куркыбрак йөргән диючеләр  бар.   Ничава   падубны,   патшадан курыкмаганны Карәхмәттән куркырга кем дип белдегез Тукайны. Ничек дип язган әле. Йә, әйтегез,  кайсыгыз белә? Дөрес,  Вәлиәхмәт, юлда нәчәлство күрсәм, тибәм дә аударам, дигән.
Ә берсендә Тукайны бик хәсрәтле чагында күрдем. Ята караватында ыңгырашып.
— Әллә чирләдегезме, Тукай абый? — дим.
—   Бик  начар  төш   күрдем,   Минһаҗетдин шәкерт,  — ди.  — Кап-караңгы төн икән.  Мин шушы «Болгар»да үз нумирымда үз караватымда ятам икән. Шунда гөр-тавышка сикереп тордым. Нәрсәдер шытырдый, нәрсәдер ухылдый. Әллә, мин әйтәм, җир тетри микән. Урамга йөгереп чыктым. Карасам, «Болгар»ны гыйфритләр     уратып      алган.      Кайсылары кунакханәнең нигез ташларын  кимерә,   кайсылары корыч тырнаклары белән түбә калаен каера. Үзләре «Таң атканчы бетерергә кирәк, таң атканчы бетерергә кирәк!» дип акыралар. Бер читтә фәрештәләр җыелып тора. Барысы да җылашалар. «Инде кая барыр бу бала», дип пышылдашалар. Мин язганнарымны коткарыйм дип нумирыма атылып кердем. Шунда өстемә түшәм ишелеп төште. Куркып уяндым. Менә ятам, торырга куркып.
Мин Тукайның болай курыкканын күргәнем юк иде. Патшалардан да курыкмаган шагыйрь Тукай, үзе күргән төшеннән куркып ята.
Үлгәнче онытмады бу төшен Тукай.
—  Ул гыйфритләр татарча сөйләшәләр иде бит, — дия иде.
Минһаҗ абзый шушы урында туктап калды. Бүтән чакларда күзләрендә мутлык була иде, бу юлы мөлдерәмә сагыш иде. Без дә сүзсез генә таралыштык. Юлда кайтканда Вәлиәхмәт абый гына «кызык булмады», дигәнгә, Садретдин "аналарын фәлән итим", дип юл тузанына лач итеп төкерде.

(Чыганак: Идел, № 4, 2011).


Комментарий язарга


*