ТАТ РУС ENG

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН Кузна уйнаучы малайлар (Повестьтан өзек)

1876 елның 13 сентябрендә урыс патшасы Александр II ярдәме белән ачылган Казан татар Учитель школасында (КТУШ) укулар иртәнге сәгать тугызда башланып, дурт-биш дәрес булып бара. Ислам дине дәресеннән башка дәресләр барысы да урыс телендә укытыла. Дүрт уку елында өйрәнелгән дәресләр:
"Магометанское вероучение";
"Педагогика";
"Русский язык";
"Арифметика и геометрия";
"История и география";
"Естествознание";
"Чистописание и черчение";
"Практические занятия по преподаванию".
Шуларга өстәп, "Гимнастика", "Ремесла по переплетному и столярному делу"…
Табигать тарафыннан бирелгән зур сәләте, эшкә, укуга тырышлыгы җиде балалы Хәйдәргали абзый гаиләсеннән булган Мирсәет Солтангалиевны беренче уку көннәрендә үк иң алдынгы укучылар сафына бастырды. Яңа, 1908 ел җитеп килгәндә сыйныфта аңа тиң укучы юк иде инде. Укуга сәләтле балалардагы дәрес әзерләүгә җиңел карау, өстән-өстән генә укып чыгып «отлично» алу Мирсәеткә хас түгел. Табигать аңа һәр укыган фәннең төбенә төшеп уйлау, анализ ясау, бәяләү сәләтен биргән. Шунлыктан аның башкарган гамәлләре күпләрнекеннән һәрчак аерылып тора иде.
1908 елның язы иртәрәк килсә дә, башта салкынчарак булды. Апрель урталарында Екатерининская урамында кар тоташ эреп бетеп, урам, тротуарлар һәм йорт диварлары җылынды. Беркөнне Мирсәеткә сабакташы Сәлимҗан эндәште:
— Син, Мирсәет, кузна уйный беләсеңме?
— Ни була ул, ишеткәнем дә юк…
Сәлимҗан ятагы астыннан кечкенә такта тартма тартып чыгарды да капкачын ачты. Анда эреле-ваклы малның тояк сөякләре иде. Мирсәет көлемсерәп куйды:
— Безнең Эстәрледә аны чәбәй диләр. Синеңчә куз
намыни?
— Чәбә-әй! Башкортчамы әллә ул чәбәй диюең?
— Белмим. Илләмә чәбәй инде.
— Уйный да беләсеңме?
Авылда чәбәйле уйнап үстем мин.
Ә-ә, алай икән. Әйдә, иртәгә уйнарга барабыз.
— Кая?
— Ерак түгел. Әнә, Юныс бай йорты бар бит.
— Әй-йе.
— Шул  урамның теге як почмагында  «Әл-Ислах» гәҗитен чыгара торган йортның ишегалдына тирә-як малайлары җыела. Безнең школадан да бар уйнаучылар.
Көн дә шунда кузналы уйныйлар. «Әл-Ислах»та эшләгән бер Апуш исемле егет тә чыга уйнарга. Үзе буйга бездән әлләни зур да түгел болай. Илләмә шәп уйный инде.Чишенеп ташлап, яланаяк, күлмәкчән генә калып уйный. Безнең барыбызны да ота. Үзе оста уйный, үзе, иманы качкан нәстә, бертуктаусыз хәрәмләшә. Без күпме тырышсак та, ота алмыйбыз аны. Хәрәмләшеп тә җиңеп булмый. Илләмә дә хәйләкәр. Ильяс исемле малай да шәп уйный. Үзе миннән бәләкәйрәк- 11-12 яшь чамасы. Күрше йортта яши. Әтисе укымышлы кеше, зур адвокат, ди. Алкин фамилияле. Беләсеңме аны?
— Юк, белмим.
— Күршедәге ике катлы агач йортта яшиләр. Шул «Әл-Ислах»ка барганда кырыеннан үтеп йөрисең бит инде.
— Шамил йортына каршы йортмы?
— Әй-йеме.
— Алайса, күргәнем бар минем ул малайны. Әтисе эрзинкә тәгәрмәчле, сиртмәле пролеткага утырып йөри. Кашка кара бия җиктереп.
— Нәкъ шулар инде. Апушны бик үк җиңә алмаса да, шәп уйный ул Ильяс. Алыша тегенең белән. Үзе гәүдәгә бәләкәй генә. Апуш белән хәрәмләшә дә белә әле ул. Шулар икәү инде безнең кузналарны отып алучылар.
— Ярар. Барыйк, карыйк, уйнарбыз баргач.
— Минем берничә сәк бар. Эченә кургаш койган үзләренең.
— Минем өчәү алар, сайлап ал берсен. Иртәгә уйнарга барырбыз.
— Сездә ул кузнаны кыш көне уйнамыйлармыни?
— Юк. Язын, җәен. Ә сездә кыш көне уйныйлармыни?
— Бездә кыш көне дә уйныйлар. Ат юлының такыр җирендә, йәисә елга бозында…
Икенче көнне Мирсәет Сәлимҗанга ияреп «Әл-Ислах» йортына кузна уйнаганны карарга китте. Алар барып җиткәндә, яшькә үзләре кебек берничә малай, шаулый-шаулый бәхәсләшеп, тирләп-пешеп кузна сугалар иде инде. Араларында малайлардан ярты башка гына биегрәк, чандыр ябык гәүдәле, кылыч борынлы, кәләпүш кигән, яланаяклы, малайлыктан чыгып барган кебегрәк берәү бик тә ихлас итеп уйный иде. Сәлимҗан шуңа ымлады:
Узган ел гына Уральски каласыннан күченеп кайткан. Апуш исемле. Шушы «Әл-Ислах» гәҗитендә эшли. Шигырьләр дә яза, диләр. Кузна уйнарга эшен ташлап чыга ул.
— Ни атлы?
— Апуш инде. Аны шулай дип йөртәләр. Тик теге ике эрзинкә тәгәрмәчле арбада утырган аяклары гарип Фати абзый гына аңа озын итеп, матур итеп, Габдулла дип дәшә. Кузнаны ипләмә шәп уйный инде, үзе хәрәмләшергә ярата. Менә уйный башлагач күрерсең әле үзең дә. Сиңа да бәйләнәчәк ул. Телчән үзе — каршы әйтергә сүз табып булмый аңа.
Сәлимҗан белән Мирсәетне дә уенга керттеләр. Яңа килгән малайларны да ияртеп, ишегалды себерә торган себерке сабына куллары белән тотынып шобага салып, кем кайчан сәк белән бәрергә икәнне ачыкладылар. Кузналарны бер-берсеннән азрак ара калдырып, йорт такырына тезделәр. Теге Апуш, озын атларга тырышып, дүрт адым ясап, торган урынны билгеләп, ялан аяк үкчәсе белән аркылыга сызык сызды. Сызык очларына ике таш куйды. Шобага буенча беренчелеккә чыккан Мирсәеттән елмаеп сорады:
— Син кем булдың әле, зәңгәр күз? Моңарчы күренгән нәстә түгелсең.
— Мирсәет минем исемем. Учительский шкулның беренче сыйныфында укыйм.
— Алай икән. Әйдә, ышкульник икәнсең, бәр! Сез ышкульникларны без монда көн саен ыштансыз калганчы кузнада отабыз. Әйдә, башла. Хәзер синең дә ыштаныңны салдырабыз.
— Мирсәет кабаланмый гына сәген төзәп бәрде. Бер кузна әллә кая очып китте. Ә сәк кузнага тигән җирендә, ерак китмичә туктап, ятып калды. Бер минуттан артык вакыт узмагандыр, Мирсәет тезелеп җирдә яткан кузналарның бишесен бәреп алды. Малайлар, аптырашта калып, исләре китеп, кузналарны оста итеп алган уенчыдан күзләрен ала алмадылар. Бишенче кузнаны бәреп чыгарган малайны Апуш туктатты:
— Син Мирсәет исемле бит әле?
— Әй-йе.
— Уйный башлауга ук син безнең һушны алдың бит әле. Бишне бәреп алдың. Безгә кузна калмый бит уйнарга. Кайда өйрәндең син бу хәтле оста итеп бәрергә?
— Үзебезнең авылда.
— Үзебезнең авылда, имеш. Авыл безнеке дә бар ул. Монда бит Казан дигән кала, авыл түгел. Каз-з-за-ан! Алай бик төз-оста төзәп бетермә син сәгеңне. Безгә дә калдыр кузналарны.
Мирсәет елмайды:
— Уен — уен бит инде. Кем остарак уйный — чәбәйләр шуныкы. Син дә бәр!
— Мин синең кебек комарлый белмим. Башкаларга да калсын дип бәрәм. Мин озак сөйләшеп тора торган малай түгел. Кара, минем беләкне, суктым ектым тәгәрәгәнче.
Апуш күлмәк җиңен сызганып, беләгендәге мускулын катырды. Тик «катырган» нечкә генә беләктә мускул дигәне юк дәрәҗәдә иде. Урман чикләвегеннән аз гына зуррак булыр. Мирсәет елмайды:
— Юк бит бернәрсәң дә күлмәк җиңе эчендә.
— Юк сиңа! Синең күзләр генә күреп бетерми. Зәңгәр бит. Кыздырма мине — суктым ектым.
— Апуш диләр мине. Бөтен тирә-як йортларда яшәгән малайлар белә минем гайрәтле сугуны.
— Бер генә бирәм мин кызып китсәм.
Малайлар көлештеләр. Сәлимҗан Мирсәетне яклады. Апушка дәште:
— Ул бит кузналарны отып ала. Синең кебек хәрәмләшеп түгел. Син дә от.
— От, имеш! Туктамастан бәреп ала бит. Беренче мәртәбә уенга керде үзе. Оят дигән нәстәнең исе дә юк бит моңарда.
Малайларның берсе дәште:
-Һы, Апуш! Үзең бәргән чакта һәрвакыт сул аягыңны шудырып бәрәсең. Аннан һәрчак хәрәмләшеп отасың безне. Менә бу Мирсәет хәзер салдыра инде синең ыштаныңны.
— Минем ыштан түгел, чалбар. Салдырмый торсын әле, каеш белән буып кигәннәр, ди, ул чалбарны. Салдырса, мин шәрә артымны күрсәтеп йөримме? Чыкмыйм уйнарга башкача, чал барсыз калсам.
Бер сәгатьтән артык вакыт узгач, малайларның кузналары Мирсәеткә күчеп бетте. Апуш кесәләрен капшады да өйгә кереп китте. Ильяс та өйләренә йөгерде.
Тиз чыкты Апуш кире ишегалдына. Тәрәзә ачылды да, анда теге тәгәрмәчле коляскада утыручы елмайган Фатих күренде.
— Кайсыгыз көштерде Габдулланы, ә? Акча сорап кергән бит, кузна алырга дип.
Апуш учын ачты. Анда биш тиенлек бакыр акча ята иде. Мирсәет аңа сораулы күзен текәде.
— Дистәсе ике тиен инде. Шушы акчага тоташ өч дистә бирәсең инде. Уптым алам бит.
Ул арада Ильяс йөгереп килеп җитте. Ул да биш тиен алып килгән.
Мирсәет икесенә дә үзе откан кузналарны сатты.
Уен тагын кызды. Көлдә, ела да. Бәрергә дип кизәнгән Мирсәетнең тез астына сул аягы очы белән төртте Апуш. Бәргән сәк кузнага барып җитмичә буш җиргә барып төртелде. Мирсәет төртүчегә борылды:
— Син нигә төртәсең миңа, ә?
— Нишләп төртим ди мин бәргән кешегә. Төртмәдем. Хәтта төртергә уйламадым да. Гөнаһлы булып бәйләнмә миңа. Суктым-ектым!
— Һы, хәрәмләшү була бит бу.
— Булса соң?! Хәрәмләшмичә кузна уйнауның кызыгы буламыни инде. Уйлатып кара аз гына башыңны. Өстәвенә урысча укыйсың. Шкульник бит син. Ике төрле итеп уйлый беләсең бит син — татарча да, урысча да уйла. Сиздермичә генә тагын төртеп алам мин сиңа, тидерә башласаң.
Тәрәзәдән Фатих елмаеп тавыш бирде:
— Кыздырмагыз Габдулланы, малайлар. Ул күп сорап тормас, сукты-екты. Ул якка җәһәт ул.
— Ы-ы, шул! — дип җөпләде Апуш. — Төртү генә түгел, суктым-ектым, ятарсың кузналарың янында тора алмыйча кургаш сәгеңне тотып.
Байтак уйнагач, Апуш өенә җыенды.
— Керим әле мин. Эш күп анда. Уйнадым, булды. Кереп китте.
— Шигырь язарга утыра инде ул хәзер,- диде Ильяс Алкин. — Шагыйрь бит ул.
Мирсәет аптырап сорап куйды:
— Кит, кайсы җире шагыйрь булсын ди инде ул Апушның. Бигрәк юк бит гәүдәгә дә, төскә дә.
— Безнең кебек малай гына бит инде.
Ильяс Мирсәеттән:
— Син аның кем икәнен белмисеңме әллә? — дип сорады.
— Белмим. Кузна уйнаучы инде.
— «Шүрәле»не укыганың бармы?
— Бар.
— Белмәсәң, бел. Шул язган аны. Узган ел гына Уральски каласыннан Казанга күченеп кайтты. Габдулла Тукаев дигән шагыйрь ул. Минем әти әйтә, без татарда мондый асыл шагыйрьнең моңарчы булганы юк иде, ди.
Мирсәет каушады. Беравык Ильяска карап торгач, акрын гына сорап куйды:
— Шушы шагыйрь Габдулла Тукаймы?
— Әй-йе. Габдулла Тукай үзе инде.
— Үзе Тукай, үзе безнең белән чәбәйле уйный. Ки-ит, шундый Тукай була димени?
— Була икән шул. Тукайның нәкъ үзе. Иртәгә тагын уйнарга килсәң, бик отма инде син аны.
-Отылса, кәефе кырыла аның. Шәп абзый ул, гәүдәгә бәләкәйрәк булса да, бик дус ул безгә.
— Яратабыз без аны.
Мирсәет көлде:
— Илләмә оста хәрәмләшә инде уйнаганда. Гел үзенекен итәргә тырыша. Икенче көнне уйнарга түгел, ә Тукайны карарга дип килде Мирсәет. Читтәрәк басып, тавыш-тынсыз гына шагыйрь Габдулла Тукайның чәбәйле уйнаганын күзәтте, һәр адымын, һәр хәрәкәтен исендә калдырырга тырышкандай, карады да карады. Тукай үзенә мондый игътибарны башта абайламады. Бераз вакыт узгач, бәрергә дип күтәрә башлаган кулын төшерде дә, Мирсәеткә таба башын борды. Күзләре сәер генә ялтырап куйдылар. Малайга исеме белән дәште:
— Син, Мирсәет, бүген уйнамыйсың үзең. Үзең күзләреңне миннән алмыйча карыйсың. Болай карарга мин бит сиңа бүре дә, фил дә түгел бит инде. Күз тидердең син миңа. Син карагангадыр, ахрысы, тидереп булмый башлады.
Тукай борылды да, селтәнеп бәрде. Тидерә алмады.
— Менә бит, тимәде. Ахрысы, сихер бар күзләреңдә. Әпсен-төпсен, сихерең үзеңдә бетсен!
— Тьфү! Тьфү!
Мирсәет кызарып чыкты. Тукай күңелле итеп көлде:
— Үзең тагын кызлар кебек, кызара да беләсең икән әле. — Өстәде:
— Синең бүген уйнамавың минем файдага булды бит әле. Җирдә читтәрәк өелеп яткан чәбәйләргә төртеп күрсәтте:
— Кара минем бүгенге отышны. Әйбәт бит, ә? Син, Мирсәет, көн аралаш килеп йөр монда кузна уйнарга. Син миннән остарак уйныйсың бит, малай. Бер көнне мин отып, бу малайшалайны ыштансыз калдырыйм. Икенче көнне синең белән сынашырбыз. Яме!
Мирсәет үзендә баш селкерлек кенә көч тапты. Ул яраткан шагыйре Габдулла Тукай белән чәбәйле уйный бит һәм әле аның алдында басып тора.
1908 елның җәендә Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай "Әдәбият -сәнгать түгәрәге" оештыралар. Ул түгәрәкнең утырышы атнага бер "Шәрык" клубы бинасында уза. Утырышларда татар язучыларының яңа әсәрләре укыла һәм аларга бәя бирелә, тикшерелә.
Октябрь башында Казанда "Әдәби түгәрәк" утырышында Тукайның яңа поэмасы укылачак дигән хәбәр тарала. КТУШтан, дүртенче сыйныф укучылары оешкан бер төркем булып Тукай поэмасын тыңларга баралар. Араларында Мирсәет тә бар. Поэманың исеме "Печән базары, яхуд яңа кисекбаш" дип атала һәм аны автор Габдулла Тукай үзе укый икән. Автор укый башлар алдыннан кереш сүз кебегрәк итеп әйтте:
— Бу поэманы язарга миңа Галиәсгар әфәнде Камал киңәш итте. Шуның өчен аңа рәхмәтем зурдандыр. Ул үзе дә монда. Тыңласын минем нәрсә хакында язганымны, тәнкыйтен әйтсен.
Өстәл янына куелган кара төстәге бөгеп-сырлап ясалган урындыкка утырды. Бик үк көчле булмаган, вә ләкин күңелләргә үтеп кереп бик тәэсир итә торган моңлы тавыш белән поэмасын укый башлады.
Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр кем белә, рәхмәт илә…
Зал шул ук мизгелдә тып-тын булып, тоташы белән Тукайны гына тыңлаучы бер әдәби шәхескә әйләнде. Габдуллада әдәби сәләт тә һәм үз язганын укый белә торган сихри көч тә бик зур һәм куәтле иде. Залда утырган халыкның игътибарын тоташы белән үзенә буйсындырып, Карәхмәт маҗараларына алып кереп китте…
Тамашачы үзенең кайда утырганын да онытып, Карәхмәткә ияреп, аның белән бергә Кабан күле төбенә төшеп, Дию сараена барып керә. Анда көчле, кыю Карәхмәт Диюне җиңеп, Кисекбашның хәләл җефетен, улын һәм биш йөз мөселманны әсирлектән коткара. Шуннан соң Дию пәриен Казан урамындагы трамвай артына тагып, Печән базары янына килеп җитәләр. Шунда камчылы ишан киселгән башны өшкерә һәм Кисекбаш япь-яшь чибәр бер егеткә әйләнә. Ә Дию трамвайга бәйләнгән җиреннән ычкынып, Яңа Бистә ягына ут булып очып китеп күздән югала.
Габдулла Тукай, вөҗүде белән тоташ бирелеп, поэмасын укыган чакта, аның моңлы тавышын халык гөрләп-гөрләп кул чабып, алкышлар белән күмде. Тукай аларны туктатты. Тыңлаучылар арасында — драматург-язучы Галиәсгар Камал, шигыйрь Сәгыйт Рәмиев, эрзинкә тәгәрмәчле арбасында утырып уйга чумган Фатих Әмирхан, күпсанлы мәдрәсә шәкертләре, байлар, приказчиклар, ике улын ике ягына утырткан адвокат Сәетгәрәй Алкин, аның улларын өенә килеп укытып йөрүче студент Вячеслав Скрябин.*(*Казан университеты студенты Вячеслав Скрябин — Сталинның уң кулы булачак Молотов Вячеслав Михайлович.) Студентны адвокат аның үтенече буенча алып килде.
Менә поэма азагына якынлаша һәм анда Тукай «Көн күрә яхшы гына, ул — сәүдәгәр», дип Карәхмәтнең татар баена әверелүен искәртеп куя.
Дин юлында күп газап күргән өчен,
Армый- талмый дин өчен йөргән өчен,
Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…
Поэма яхшы музыкаль оркестр аккорд биргән тәэсир ясап тәмам була:
Фәгыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Ну, Печән базары халкының күңеле шат.
Поэма тыңланып беткәч, Габдулла Тукайның зур сәләте, таланты белән язылган бу поэ-мага барлык табигате белән сокланып утырган татарлар, аягүрә басып, авторны алкышларга күмеп, бик озак кул чаптылар. Скрябин Ильяс аша адвокат Алкинга иелебрәк, татарчалап пышылдады:
— Рәхмәт Сезгә, Сәетгәрәй Шаһиәхмәтович! Биктә асыл поэма бит бу!
— Адвокат Алкин студентка исе китеп карады. Ул Скрябинның тартарча сөйләшкәнен бүгенге көнгә кадәр белми иде әле. Уйлап куйды: өченче ел бит инде, минем малайларга рус теле өйрәтә, ә татарча белгәнен сиздермәгән: «Ах, каһәр нәстә! Татарча да сукалый икән!»
Әдәби түгәрәк шул Тукай поэмасы белән түгәрәкләнде. Ул көнне башка бер әсәр укылмады, каралмады. Чыгышлар, фикер алышулар китте. Поэманың кайбер урыннарын отып та алганнар, укыдылар, өзекләр сөйләделәр, бер-берсен бүлә-бүлә, кычкырып көлделәр.
Казанның иң зәвыклы, иң оста саналган нәшире Гыйльметдин Шәрәф үзенең чыгышында Габдулла Тукайның поэмасы турында болай дип әйтеп үтте:
— Мин, "түгәрәк"тә моңа кадәр тыңлаган, укыган поэмалар арасында болай көчле тәэсир ясаган әсәрне хәтерли алмыйм.
«Түгәрәк» утырышларының берсен дә калдырмый, акчаны яхшы эшли белә торган, тырышып, тирләп-пешеп яхшы әсәрләр эзләп, «елан аягы кискән», татар китабы чыгаруда иң яхшылардан булган нашир кешенең сүзләре иде бу.
Утырыш азагында, поэманы тыңлаучыларның берсенең тәкъдиме белән, «Әл-Ислах» гәҗите файдасына әдәби-музыкаль кичә уздырырга дигән фикерне барысы да шатланып кабул итте. Халык күбрәк килеп, керем дә күбрәк булсын өчен, Габдулла Тукайны үзенең «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасын анда да укырга күндерделәр.
Кичә 1908 елның 14 октябрь көнне Казан каласының «Купеческое собрание» бинасы залында үткәреләсе иде. Тамаша башланыр алдыннан Тукай «кузна дусты» Мирсәетне, беләгеннән кысып тотып, читкәрәк алып китте. Дивар кырыенарак алып барды да пышылдап сорады:
— Мирсәет! Синең циркка барганың бармы?
—  Ни өчендер Мирсәет тә пышылдап җаваплады:
— Бар.
— Андагы көрәшче Карәхмәтне беләсеңме?
— Беләм.
— Җайлап кына, ашыкмый гына, барлык караңгырак урыннарны яхшылап карап, «Собрание»бинасының эчен урап чык әле. Карәхмәт килмәгәнме? Башланганны көтеп, берәр почмакта посып кына басып тормыймы икән?
— Син әллә аның килүеннән шүрлисеңме?
— Шүрлисеңме, шүрлисеңме? Шундый сорау бирәләрмени инде. Син соң ул Карәхмәтнең йодрыкларын күргәнең бармы? Синең башыңнан да зуррак бит алар!
— Поэма драматург Камал киңәшен тотып, кызулык белән берничә көндә, Карәхмәттән көлгән кебегрәк итеп язылган. Ул поэмадан соң Тукай, чыннан да, Карәхмәттән курка иде. Гәүдә-гәүдәме дә, йодрык — йодрыкмы?! Үтеп барганда туктамыйча гына бер «биреп» китсә, чебенне сыткан кебек бетерәчәк бит инде! Циркта, көрәштә аңа каршы нинди пәһлеваннар чыгып карый — берсе дә ала алмый.
Шагыйрь Тукайда талант та, мин-минлек тә зурдан, Карәхмәтнең йодрыгына эләксә, Казан каласында абруеның нык төшәсен, какшыйсын сизә ул. Карәхмәт цирк белән Казаннан киткәч кенә, тынычлана Тукай: «Исән кала алдым бит әле!»
14 октябрь. Тукай «Купеческое собрание» бинасы сәхнәсендә.
Зал шыгрым тулы. Урын юк — диварларга сөялеп басып торалар. Урындыклар уртасындагы, йөрер өчен калдырылган ике арада яшьләр, шәкертләр, приказчиклар идәнгә гәҗитләр җәеп утырганнар. Кылт иткән тавыш юк — бар да тып-тын, Тукайның сәхнәгә чыгуын көтәләр.
Менә Тукай сәхнәдә. Ап-ак күлмәк өстеннән кара кәзәки кигән, озын кара чалбар, ялтыравык штиблетлар. Бите дә түгәрәкләнеп, алсуланып тора. Тукайның Казанда яшәү чорында — иң чибәр чагы. Поэманы Гыйльметдин Шәрәф китап итеп чыгарырга килешеп, үзенең нәшриятына алды. Кызганмыйча, саранланмыйча, гонорарын да Тукай әйткәннән дә күбрәк итеп түләде. Мондый уңыштан күңеле күтәренке Тукайның, рухы да күтәренке, тавышы да көр һәм йөзе дә нурлы иде.
Тукайның бүгенге уңышы үзе көткәннән дә зур булды. Ул укыганны залда тыңлаган халык өч-дүрт минут саен тоташ көчле гүләүгә әйләнгән алкышлар белән күмә барды. Алкышлар, шартлаган кебек, залның бар урыныннан берьюлы күтәрелеп чыга иде. Тамашачылар бердәм булып, үзләрен үзләре онытып, кул чаба-чаба, аягүрә бастылар. Алкышлар, зал аякка баскач, тагын да көчлерәк яңгырады. Берничә көн узгач, Фатих Әмирхан «ырымбурларга» хат аша хәбәр бирде: «Халыкның көлә-көлә эче катты һәм Габдулла Тукайның поэмасын укуын бик күп тапкырлар кул чабулар белән бүлә-бүлә, «сыйладылар».
14 октябрьдә «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» Казандагы «Купеческое собрание» бинасы залында сәхнәдән укыла, ә инде 22 октябрьдә (сигез көннән!) поэманың типографиядә басылган берничә данәсе цензура өстәленә салына да. Икенче көнне цензура әсәрне бастырып чыгарырга рөхсәт бирә. Эшен өлгер һәм җитез үти белә торган нашир Гыйльметдин Шәрәф Тукайның бу әсәрен биш мең тираж белән бастырып та чыгара. «Биш мең данә тираж ул заман өчен иң зур тираждан санала. 1905 елдан соң татар телендәге китапларны бастырып чыгара башлаганга өч кенә ел тулып килә: биш мең тираж! Искиткеч бит. Китап октябрь азагында кибетләргә килеп керә һәм бер ай эчендә сатылып та бетә. Газетадагы игъланнар аша хәбәрдар булган татарлар кала-авыллардан Казандагы китап сату урыннарына атларын җигеп, җәяүләп агыла: Габдулла Тукайның «Печән базары» исемле җыру-хикәяте китап булып чыккан икән. Шуны сатып алырга! Авылларына дистәләгән китап алып кайтып сатып, кәсеп итүчеләр дә байтак була. Типографиядә татар китабын бастырып, аны кибетләрендә сатып кәсеп иткән чын татар Гыйльметдин Шәрәф шатлыклы нәтиҗә ясап, 1914 елда «Печән базары» на үзенең бәясен бирә:
— Габдулла Тукайның әлегә кадәр басылган егермегә якын әсәре арасында беренче чыгуында иң күп таралганы «Печән базары» булды.
«Печән базары» китап булып чыгып, сатылып бетеп, кибет шүрлекләре бушап калгач, аның турында рецензияләр язу башлана. Инде иң үткер каләмле булып танылган Фатих Әмирхан үз фикерен язып, азагында нәтиҗә ясый: «Тукайныңбу әсәрен һәм «Яшен»дәге көлке шигырьләрен укый торгач, аны татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады».
Фатих Әмирхан, оста, талантлы журналист уйлап, акыл белән эш итә һәм үз фикерен сеңдереп әйтә белгән. Менә бу «иң оста юмористы диясем килә башлады» дигән сүзләре шул заманда һәм бүген Казанда яшәүче урта кул һәм аңардан да түбән дәрәҗәдәге, шулай да язучы булып исәпләнеп йөргәннәр өчен язылган. Язучы халкы арасында көнчелек һәр заманда чәчәк атып утыра! Фатих Әмирхан моны яхшы аңлаган һәм хәл кадәри Тукайны көнчеләрдән сакларга омтылган. «Печән базары» китап булып чыкканнан соң Габдулла Тукай татар әдәбиятында иң оста юморист һәм иң зур шагыйрь! Ул пьедесталда! Тукайны, күпме тырышсалар да, аннан төшерә алмыйлар. Инде, йөз елдан артып китте, Аллага шөкер!
Әллә кайдагы кайсак-кыргыз ягындагы тау, дала эченә кереп утырган чын татар авылы Эстәрлебаштан Мирсәетнең Казан каласына урыс телле школага килүе татар рухы үсеп көчәя башлаган елларга туры килә. Казан каласының ял парклары, бакчалары капкаларына кадакланган «Солдатам, собакам и татарам входъ воспрещенъ» дигән белдерүләрне алып ташлаганга ике ел тулып, өченчегә генә киткән. 1552 елны руслар тарафыннан яндырылып, дүрт-биш яшькә кадәрле булган бар ир-егетләре, малайлары кылычтан үткәрелеп, Казан татар каласы буларак юкка чыгарыла. Калада иң зур дары заводы салалар. Крепость эчендә иң зур төрмә һәм күп санлы чиркәүләр, коралланган монахлар өчен монастырьлар салына. Татарны Казан каласыннан Түбән Кабан күле белән Идел-су арасындагы, суы җир өстенә чыгып торган сазлыкка куып чыгаралар. Борынгы Болгардан мирас итеп, тоташы белән диярлек шигырь язган болгар-татарны мәчет-мәдрәсәләр салудан мәхрүм итәләр.
Мирсәет Солтангалиев 1907 елның августында КТУШка укырга килгәндә Тукай әле Казанда булмый. Ул әле Уральскида, солдатка каралырга повестка да алмаган. Иртә көздә (сентябрь-октябрь) Тукай солдатка каралырга кайта һәм мәңгелеккә Казанда кала.
Кузна уйнаганда "Әл-Ислах" ишегалдында Габдулла Тукайны беренче мәртәбә күргән Мирсәетнең шәхес булып формалашуында Тукайның тәэсире бик зур. «Шәрык» клубында булсынмы, башка урындамы, Мирсәет Тукай катнашкан кичәләрнең берсен дә калдырмый.
1907 елның көзендә Казанга әйләнеп кайткач, Тукай, милләтнең рухы, көче һәм яшәү дәрте булган кала тирәсенә тупланган татарларның тормышы белән кызыксынып, чын татар яшәешен, аның гореф-гадәтләрен өйрәнеп, бай халык иҗаты белән бик тә кызыксынып яши башлый. Өч ел буена татар халкының моңын, җырларын өйрәнеп, 1910 елда шуларны «Халык моңнары» исемле китап итеп бастырып чыгара.
1910 елның 15 апрелендә (үләренә өч кенә ел калган!), дуслары үтенече буенча, Габдулла Тукай "Шәрык" клубында татар халык иҗаты турында лекция укый. Тукайга кадәр Казан каласында, берәр клубта йәисә залда татар телендә лекция укылганы турында автор белә алмады, һәм аның уенча, Тукай «Шәрык» клубында укыган лекциянең Казан каласында укылган татар телендәге беренче лекция булуы бик ихтимал.
Габдулла Тукайда татарча да, урысча да белем бик зурдан түгел, һәм халык иҗаты турында лекция уку Тукайның эчке әзерлегеннән, татар халык иҗаты турында күп җыелган һәм үзләштерелгән мәгълүматтан, аны башкалар алдында чыгыш ясап уртаклашырга теләвеннән килеп чыккандыр. Бердәнбер көнне уйнап-көлгән булып кына (Тукайның кешеләр белән аралашуының яраткан ысулы) ул дусты Фатих Әмирханга әйтеп куя:
— Тыңлаучыларны җыеп булса, татар халык иҗаты турында мин бер лекция укыр идем. Бик күп материал тупланды.
Яхшы, төпле уйны шунда ук «эләктереп ала белгән» Әмирхан дустына зур кызыксыну тулы күзләрен юнәлтә. Азрак дәшмичә уйланып утыргач, сорый:
— Ерып чыга алырсыңмы икән? Бу бит сиңа «Печән базары»н язу гына түгел. Акыллы, зыялы, зур белемле халык җыйнала бит. Ай-һай, Габдулла, көлкегә калмассыңмы икән? Бу бит сиңа "Әл-Ислах" ишегалдында кузна уены да түгел. Бәргән саен тидерү фарыз монда.
— Фатих дус! Мин Уральскида ук халык иҗатын өйрәнә башлаган идем. Мин белмәгән татар җыры юк. Үзем, моңланып, күңелсезләнеп киткән чакларда, һәрчак җырлыйм мин. Миндә моң бар диләр. Камил Мотыйгый дәрәҗәсендә мин, әлбәттә, булдыра алмыйм. Ул мәхдүмнең җырлаганда тавышының яңгырау көче минекеннән бик күпкә артык. Ул акрын тавыш белән генә җырлый белми…
— Камил җырлаганда акырамыни?
— Мин алай димәдем. Акрын гына тавыш белән җырлый белми дидем бит! Матур җырлый ул. Тик миндә дә көнчелек галәмәте бар, ахрысы. Камилнең матур кычкырып җырлавының аз булса да дәрәҗәсен төшереп әйтүем инде. Әйттем бит инде көнчелек дип. Мин дә тавышны күтәреп, кеше юкта кычкырып җырлап карыйм. Юк булмый — тавыш тамактан өзелеп чыга да, җырның моңы бетә дә куя. Кычкырып җырласам, җыр эчтән минем тамак төбенә өелә — кирәгенчә чыгып өлгерә алмый… Читкә кереп киттек. Минем халык иҗаты турында җыйган җырлар, яңалыклар бик күп. һәм мин үземне бу җәһәттән бик төпле һәм ныклы
белемле дип исәплим. Бар да җырлый, бар да моңая. Вәләкин халыкның җыр-моң иҗат итүен бүген ныклап өйрәнгән шәхес безнең арада юк. Мин — бердәнбер.
— Йә, йә, шапырынма! Килешми сиңа үз-үзеңне мактап югары күтәрү. Сабыр бул!
Тукай елмая биреп болай ди:
— Минем бит моны, үзем турындагы фикерне, чынбарлык һәм факт буларак кына билгеләп әйтүем, һәм ул шулай да. Халык иҗаты турында минем кебек хәбәрдар, белемле кеше юк.
— Казанда гына түгел, Уфа белән Ырымбурда да юк андый кеше.
— Ярый, Габдулла! Мин моны ничек оештыруны уйлыйм әле. Ә син әзерлән. Халыкны җыеп булыр дип уйлыйм. «Печән базарын халык яхшы белә бит.
Өч көн үтүгә, «Әл-Ислах» газетасының беренче битендә игълан басылып чыга. Фатих Әмирхан берәр эшкә тотынса, һәрчак аның «җенен өзеп» башкара белә. «1910 елның 15 апрель көнендә, кичке сәгать биштә "Шәрык" клубы бинасында шагыйребез Габдулла Тукай татар халык иҗаты турында лекция укый. Керү ирекле. "Әл-Ислах" гәҗите редакциясе» дигән игълан эленә.
«Печән базары» поэмасын Казанның зур ике бинасында үзе укып, Тукай инде халык өчен иң зур татар шагыйренә әйләнгән иде. Шунлыктан поэмадан зур канәгатьләнү һәм күңеленә иҗади матур шигъри азык алган Казан зыялылары 15 апрель киченә «Шәрык" клубына агылды. Кирпечтән салынган өч катлы бина Казан каласында бүген дә исән, үзенең архитектура матурлыгын югалтмыйча, Татарстан урамында басып тора. Г.Камал театрына каршы, гуманитар-педагогика университетының яңа бинасы белән янәшә. Өч катлы әлегә бик чибәр бина. Яныннан узганда игътибар итегез!
Иртәгә лекция буласы көнне Тукай Фатих дустына кергән.
-Фатих! Татар әйтә бит: «Уйламыйча сөйләсәң, авырмыйча үләрсең!» дип. «Лекция укырга исәбем бар!» — дип, мин бит сиңа шаярып кына әйткән идем. Ә син аны чынга алып, күпертеп, миннән лекция укыттырып, мине көлкегә калдырмакчы буласың, ахрысы.
— Кем әйтте миңа, «мин бердәнбер лекция укый ала торган бөек шәхес»,- дип, ә?
— Алай ук дип әйтмәдем инде. Мин әйткән итеп кыланма син.
— Халыкның җыр иҗатында мин иң төпле һәм белемле дип исәплим үземне дип, кем шапырынды бу бүлмәдә. Әйт әле?
— Мин әйттем.
— Соң?! Шулай булгач, сиңа тагын ни кирәк?
— Мин бит ул сүзләрне сине үртәп кенә, миннән көнләшсен дип кенә, шаярып кына әйткән идем.
— Ә-ә, шулай-ймы-ыни-и?! Шаярдыңмыни-и! «Әл-Ислах»ка лекция турында игъланны мин инде бу малайны шаяруыннан, шапырынуыннан туктатырга күптән вакыт дип, бик җитди итеп бирдем. Бар, әзерлән лекцияңә. Йөрмә юкны бушка аударып. Лекция уку сиңа «Әл-Ислах» ишегалдында хәрәмләшә-хәрәмләшә, отыла-отыла яланаяк кузналы уйнау түгел. Анда, ишегалдында, кузналы уйнап, Мирсәет исемле малай көнаралаш синең ыштаныңны салдыра. Аннан миңа керәсең отылып, биш тиен акча соранып. Лекцияңне укый алмасаң, мин биргән биш тиен белән генә котыла алмассың — бар, әзерлән. Сөйли
торган фикерләреңне бер-бер артлы тезеп, аз гына булса да язып куй. Каушый башласаң, шул язганыңа карарсың, бетә башласаң, миңа кара. Сиңа ярдәмгә килеп йә ишарә ясармын, һичъюгы залдан сине коткарырга берәр тавыш бирермен.
Тукай ни әйтергә дә белмичә урыныннан торып ишеккә юнәлде. Ишек тоткасына тотынган хәлдә, Фатихка карап борылды:
— Көтмәгән идем мин синнән моны.
— Үзең лекция укыр идем дидең миңа… Нигә болай эшләвеңнең сәбәбе бар бит, юк түгел.
— Әйтимме сәбәбен?
— Сәбәбе юк! Юкны ничек әйтәсең инде.
— Юк түгел шул, бар. Лекцияңне алып барып чыгара алмасаң, лекция укырга котыртты дип мине гаепләп үпкәләп йөрергә чамалыйсың син.
Фатих җитдиләнде:
— Бар, Габдулла, әзерлән. Мин дә аңладым син әйткәнне. Синнән башка мондый лекцияне укый ала торган шәхес татар зыялылары арасында бүгенге көнне чыннан да юк. Син әйткән дөрес: әзерлек синдә генә, шагыйребез Габдулла Тукайда гына.
Тукай тагын нидер әйтергә чамалады, Әмирхан аны сул кулын күтәрә биреп туктатты:
— Җитте! Тукта! Уеннан уймак чыгармыйк. Бар, әзерлән яхшы итеп, Сөйләү сәләтең бик тә зур. Иншалла, лекцияңнең уңышы зурдан булачак.
— Йөзенә борчу чыккан Тукай, «лекциясен укырга әзерләнергә» дип, чыгып китте.
15 апрель кичендә "Шәрык" клубы халык белән туп-тулы иде. Залда шагыйрьнең иҗатын үзен яратучылар гына түгел, көнчеләр дә җитәрлек иде. Мыдыр-мыдыр килеп сөйләшүләре арасында ишетелә:
— Шул Уральскидан килгән килмешәк безгә лекция укып акыл өйрәтәмени инде хәзер. Казанда аңардан белемлерәк егетләр юкмыни инде? Ни буе, ни башкасы дигәндәй.
— Казанга килгәч тә буйга үсә алмады бит әле ул. 15-16 яшьлек малай-шалай кебек кенә йөри шунда урамда кузна сугып.
Ничә үтмә, чыннан да, Екатерининская урамында, йәисә "Әл-Ислах"та малашала!
белән кузна суга. Яланаяк бит әле өстәвенә…
Кемдер соңгысын бүлдереп, туктата:
— Син Тукай кебек бер генә шигырь язып бастырып чыгар, аннан соң аңа каршы сүз сөйләрсен.
— Бер буш куыксың бит инде, кулыннан эш килгән кеше кебек сөйләнгән буласың монда.
— Бар бит кешеләрнең тумыштан ук томана, надан, көнче булганы. Үзе бер нәрсә эшли, яз белми, ә башканы кимсетергә, аның турында гайбәт таратырга оста була, чөнки эче тул! гайбәт белән пычрак андыйның. Бу бәндәләр инде илһамлы шагыйрь күңелендә янган шигър утны да сүндерә алалар.
Бервакыт трактирда утырганда Тукай бик моңлы җырлаган бер агайдан сорый:
— Син, абзый кеше, кайсы яктан үзең?
— Мин, энем, ерактан түгел. Әтнәнең теге ягындагы бик тә бәләкәй генә Мөндеш исемле татар авылыннан. Олы Мәңгәр янында, инешнең теге ярында.
Күпне күргәнгә, нужа-михнәт белән бик каты алышканга охшыйсың. Әйт әле син миңа, ни өчен без, татар, шушы хәтле моңлы халык, ә? Ул моң дигән сүз башка халыкларда юк та бит.
Җыр гына түгел — моң! Җыр дигән сүз башка халыкта да бар, ә моң — татарда гына. Без татардагы кебек моңлы җырлар башка бер халыкта да юк бит. Бездә генә, татарда гына. Нилектән шулай?
Абзый «половой»га ымлады:
— Безгә тагын ике чәй китер әле, энем.
Китергәнне көтеп алды да, китергән чәйнең берсен Тукайга этте — эч!
Мондый сорау бирә белгәч, син, энем, гәүдәгә бик зур булмасаң да, гади генә татар баласы түгелсеңдер. Татарның моңнарын тыңлап, йөрәк аша үткәреп, табигатең белән кабул итә беләсеңдер син.
Татарның искитмәле моңлы халык икәненең сәбәбен мин беләмдер дип уйлыйм.
Без тере халык бит! Җанны юатасы килә, яшәүгә, алдагы көнгә өметләнәсе килә. Нәрсә генә кала инде без татарга? Бары тик җыр, моң! Нужа күплектән, хәерчелектән, ирек-азатлык юктан без җырларны моң белән кушып чыгарабыз. Барлык нужа-михнәтне, фаҗигане, кайгыны, хәерчелекне җырга салып, моңланабыз. Шуннан моң аша үзебезгә җан азыгы табабыз. Өмет тудырабыз, килер бер көн дибез. Шуңа күрә без моңлы халык.
Фатих Әмирханнан лекция өчен «өлеш алып» чыккач, Габдулла уеннан уймак килеп чыгу мөмкинлеген аңлап, урам буйлап тиз-тиз атлап, кайту ягына юнәлде. Башында бер генә уй: «Теге гәҗиттәге лекция укыла дигән хәбәрне ялганга чыгармыйча, чынлап та, халык әдәбияты хакында ул үзенең белгәнен, вә хис иткәнен, үз фикерләрен тыңлаучыларга барып җитәрлек итеп сөйләргә тиеш! Халыкка җитәрлек, миенә үтәрлек итеп!"
1905 елдан соң Казандагы татар зыялыларының башына, фикеренә Европа «җилләре» бик күп яңалыклар-үзгәрешләр, «заманча уйланулар» алып килде, һәм дә «европача» уйлау, сөйләү, фикер йөртү «акыллылык модасы» булып, татар яшьләренең фикерләвен, уйлавын, телен үзгәртә башлады. Татар телендәге гәҗит-журналларда русның һәм Европаның дистәләгән атаклы галимнәренең, язучыларының исемнәрен кертеп, алар әйткән фикерләрне бик тә акыллы санап, куштырнак эченә алып, махсус Европа фәннәре терминнарын мул итеп кулланып язылган фәнни мәкаләләр күпләп күренә башлаган вакытлар иде.
15 апрель кичендә Тукай, сәхнәгә менеп, лекция укый башлады. Тик «лекция» дип аталган чыгышында Европа «эрудиция»се белән сугарылганлык, «фәнни гыйлемчелек», рустан, Европа телләреннән алынган аңлашылып бетми торган «акыллы» термин-сүзләр юк иде.
Тукай, бар нәрсәне дә үзенчә аңлап, үзенчә фикерләп, үзенчә сөйләп, үзенчә язып яши белгән шәхес, лекциясен дә үзенчә ашыкмый гына, басынкы, азрак тоныграк кебек, бик көчле булып яңгырамаган тавыш белән сөйли башлады. Беренче кат лекция укуы бит (шигырь уку түгел бу сиңа!). Башта дулкынланып, азрак тотлыгып сөйләде. Бераздан тынычланып, «эзгә төшеп», нәрсәне һәм ничек сөйләргә кирәклекне яхшы аңлап, кыюланганнан-кыюлана барып, гади генә сүзләр белән эчтәлекле итеп сөйли башлады: «Халык җырлары безнең бабалары-быздан калган иң кадерле вә иң бәһәле бер мирастыр. Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмүр (төзек. — 3.3.) Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады.
Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемезне (дигәнебезне. — 3.3.) халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады.
… Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска, ижтиһад итәргә кирәк.
Белергә кирәк ки, халык җырлары,- халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан (якты. — 3.3.) көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң (анализ ясасаң. — З.З.), шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр».
Әйткән фикерен раслау өчен шагыйрь сәхнәдән мисал артыннан мисаллар китерә һәм хөкем сөрә. Тукайның исә укыйсы килә, белемен арттырасы килә, үз өстендә эшлисе килә, язасы килә… Эшкә утырып яза гына башлый, тегеләр шаулашып-көлешеп төркем булып килеп керәләр. Шунда ук алып килгәннәре белән табын әзерләргә тотыналар. Өстәлгә шап та шоп китереп, аракы, сыра шешәләре утырталар, китә шау-шу, китә тәмәке төтене. Нинди уку да нинди язу ди?! Аннан, мәй эчеп алгач, тотыналар кәрт сугарга. Өстәл артында шулар белән бергә табында утырган Тукайның башында күңелсез уйлар туа: «Истигъдат (талант) очкыны шушы исерекләр, эчкән иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәр инде!»
Бер ел шулай узгач, тагын бер уй өстәлә: «Тәмам бушка бер сәнә (ел) җан агызып йөрим бит!» Габдулла Тукайның тормышын, яшәешен шундый мәгънәсезлек белән юк итәргә теләүчеләрнең берничәсе: Солтан Рахманколый, Ибраһим Кули, Төхфәт Мәмлиев. Бу өчәүнең Тукай янында шулай «күңел ачулары» Габдулла 1913 елда Клячкин хастаханәсенә кереп ятканчы дәвам итә. Бу «егетләр» барысы да эреле-ваклы бай малайлары, шул заманча алар-ны "байбәтчәләр" дип атап йөрткәннәр. Кычкырып әйтеп, колак салыгыз әле: бай бетчәләр! "Бетчә" дип яңгырый бит! Болар бар да эшләмичә бай әтиләренең акчасын туздырып йөрүче җилкуарлар. Араларында иңтәрбиясезе, иң «буш куыгы», иңтәртипсезе — Солтан Рахманколый!
Рахманколыйның эчеп алса үзен-үзе тота белмәве, тирә-яктагыларга «бәйләнә» торган гадәте, һәрвакыт диярлек эчеп-исереп йөрүе, кирәкмәгән кыланышлары Тукайның саруын кайната. Тик Рахманколыйның әрсезлегенә, тәртипсезлегенә каршы төшәргә Габдулланың холкы да, көче дә, теләге дә җитми.
Иптәшләренең сөйләвенә караганда, Тукай аракы белән дә, сыра белән дә, шәраб белән дә мавыкмаган. Ул өстендә торып кыстамыйча эчмәгән. Истәлектән: «Бер рюмка аракы эчми. Өстәл артында мәҗлеснең азагына кадәр утырып та, акылын җуярлык хәлдә булмый. Аз сөйли, күп тыңлый, беркайчан да кычкырып көлми. «…Мин бервакытта да Тукайның үзе теләп, үзе башлап эчкәнен күрмәдем…» — дип искә алган Фатих Әмирхан.
Габдулла Тукай үзенең кырыгынчы бүлмәсендә җыелган «дуст-ишләре» турында Фатих Әмирханга зарлана:
« Мин килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәдә көне-төне буш вакытларын кая куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар.»
1908 елда аның тормышындагы тәртипсезлек тагын да арта төшә… Алты ел буена шул рәвешчә тормыш вә яшәеш Тукайны Клячкин хастахәсенә мәңге чыкмаска алып кереп китә, яткыра, бетерә.
1911 елның март азаклары. Мирсәет киенә дә Кабан күле буендагы «Касимия» мәдрәсәсенә юнәлә. Анда Мирсәет белән Эстәрлебаш мәдрәсәсендә бергә «ятып укыган» Зәки Вәлиди яши. Каратут, азрак шадра йөзле, укуга биктә тырыш, чыгышы белән Агыйдел буендагы типтәр татарларыннан Зәки. Агыйделнең уң як ярында, таулар арасында утырган Көзән исемле татар авылыннан. Эстәрлебаш мәдрәсәсендә Мирсәеттән бер ел соң килеп укый башлаган иде. Казанга да аңардан бер ел соң килде. Гәүдәгә бик зурдан булмаган бу егетнең бар нәрсәгә дә үз уе, үз фикере, һәрвакыт үзенчә эшләп, бәйсез яшәүче шәхес ул.
Мирсәет керүгә, Зәки яткан җиреннән торып утырды, сәламне алды:
— Нинди җилләр ташлады? — диде ул сораулы күзләрен Мирсәеткә төбәп. — Кичке намаз җитеп килә, аны монда укыйсыңмы?
Сүзләрендә Мирсәеткә төрттерү бар иде. Зәки Мирсәетнең намазга бик исе китмәгәнен белә. Үзе дә намаз укырга «егылып» бармый.
Мирсәет артлы җиңел урындык алды да, Зәки эргәсенә утырды.
Күп булса, минем Казанда яшәремә ике-өч ай вакыт калгандыр. Май аенда КТУШта чыгарылыш сынаулары. Көздән бирле шагыйрь Габдулла Тукайны күргәнем юк. Әйдә, икәү ул яшәгән  «Болгар» кунакханәсенә барабыз. Аз гына булса да аның белән сөйләшеп утырасы килә. Кабул итсә…
-Нәрсәмә хаҗәт Тукай ул миңа? Минем аны ныклап укыганым да юк. -«Шүрәле»сен укыдымда, аннан «Су анасы»н. Икесе дә бик кызыклы һәм бала-чага өчен язылган нәмәстәләр бит инде. Нилектәндер башка әйберләрен укыйсы килми. Син бит, Мирсәет, беләсең, миңа тарих кирәк. Ә Тукайда әкият, бала-чага өчен язылган вак-төяк. Тарих юк. Минем фикер йөртүемчә, тарих язмаган язучының безгә, гомумән, кирәге бер тиен. Ә тарих язарга белем кирәк, архивта казынырга кирәк, халык арасында йөрергә кирәк.
Мирсәет Зәкигә каршы төште, ризасызлык белдерде.
— Зәки! Тукай тарихчы түгел. Ул — шагыйрь, һәм бөек шагыйрь. Син менә Эстәрлебаш мәдрәсәсендә  ничәмә-ничә  ел  укыдың,   шунда  яшәп  яттың.   Шәкерте  булсаң да,   син Эстәрлебашныкы була алмадың. Ә бит Эстәрлебашта узган гасыр уртасында өч шагыйрь яшәгән, шигырьләр язган. Шуларны шәкертләр җыелышып укый торган булганнар.
Зәки азрак елмая биреп, тавышына ирония чыгарып:
— Мин узган гасыр азагында туган малай. Шунлыктан белмим мин ул Эстәрле шагыйрьләрен.
— Алар кемнәр?- диде.
— Ике хәлфә. Берсе — Зәки Шәмсетдин, синең адаш. Икенчесе — Гали Чокрый дигән хәлфә.
Шулай ук зур шагыйрь. Ә инде өченчесе — шул ике хәлфәнең шәкерте Мифтахетдин Акмулла.
— Син каян беләсең инде аларны?
— Минем әти Хәйдәргали дә Эстәрлебаш мәдрәсәсендә хәлфәлек итә. Аны Мөхәммәт Шакир башкортларның Еләмбәт авылына мәктәп оештырырга җибәргән. Әти минем өч шагыйрьнең дә шигырьләренең күбесен яттан белә иде. Акмулланы аеруча ярата иде. Менә, тыңла:
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән
Бозыкка җир өстеннән асты артык.
Түрә димә, кара димә — фигълен кара.
Әдәбдигән, мәхәббәткә сәбәбдигән.
Җаманды түрә кылсаң — йортың бозар,
Гакылсызны үстерсәң — ботын сузар.
— Бу шигырьне миңа сөйләп нәрсә әйтергә телисең син, Мирсәет?
Акмулла нәрсә ди: «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән»,- ди. Шагыйрь кебек берәү дә кешенең миенә, уена барып җитәрлек итеп әйтә алмый. Тик шагыйрь генә әйтә. Ул шуны шунда ук исбатлый. Нәрсә ди бит:
— Җаманды түрә кылсаң — йортың бозар, гакылсызны үстерсәң — ботын сузар. Кем әйтә ала тагын Акмулла кебек шулай ачык итеп, өздереп. Тукай кебек шагыйрьләр генә. Вәлиди торып басты:
— Күндердең, Акмуллаларың белән. Әйдә, киттек, күрик бөек Тукаеңны. Бәлки, аз булса да акыл алып чыгарбыз.
Киттеләр.
«Болгар» номерларына барып җиткәндә, кич була башлаган иде инде. Коридорда узып барган «половойдан» сорадылар:
— Габдулла Тукай кайсы номерда яши?
— Кырыгынчыда. Коридорга менгәч, шау-шу ишетерсез, шул булыр Тукай номеры.
Чыннан да, «половой» дөрес әйткән. Өченче катка күтәрелгәч, тавыш килгән якка борылдылар. Тәрәзәсе Кабан күле ягына караган кырыгынчы номердан күңелле тавышлар ишетелә иде.
Хуҗа үзе юк. Әйдә, аның исәнлегенә тагын берне «кәгеп» куйыйк.
— Афәрин! Әйдә!
— Исән булыйк!
 — Тавышлар азрак тынган кебегрәк булгач, Мирсәет сакланып кына ишек шакыды. Эчтән күңелле тавыш ишетелде:
— Кеше исәбеннән саналып кем йөргән була анда тагын вакытлы-вакытсыз ишек шакып?
— Керегез! Ачык анда!
Мирсәет керергә дип ишекне ачты. Бүлмә эче тәмәке төтене белән тулган. Урам якка караган тәрәзә янына куйган дүрткеллә өстәлне тирәләп биш егет утырган. Араларында Тукай юк. Бар да күлмәкчән генә. Ятакта -бишмәт-пәлтәләре өелгән, артына костюмнары салынган. Өстәлнең уң ягында, тәрәзә янында аркасы диварга терәтелеп куелган артлы урындыкта утырган егет, бусага төбендә басып торганнарга дорфа гына эндәште:
— Кем кирәксезгә, мәхлүкҗаннарга?
— Тукай әфәнде кирәк иде, — диде Мирсәет.
— Тукай кирәк аларга. Сез кемнәр буласыз?
— Габдулла әфәнденең танышлары. Аңа килгән идек. Шәкертләр без.
— Шәкретләр-мәкертләр-кәкертләр. Сезнең кебек отак шәкертләр шагыйрь Тукайга танышлар була димени? Тукай бит ул!.. Аның дуслары, танышлары менә безнең кебек егетләрнең асыллары, сөлек кебекләре генә була ала.
Күкрәгенә йодрыклап сукты: "Безнең кебек!"
Торып, кырында утырган иптәшенең урындыгы артына тотынып, ишек төбендә басып торганнар янына чыга башлады. Чайкалып китеп, турайды.
Егет торып басты, Мирсәет белән Зәкигә якын килде. Ярыйсы гына кызмача иде. Икесен дә баштанаяк «сөзеп« карап чыкты. Мирсәеткә балдак кигән бармагын төртте:
— Син урысмы әллә?
— Юк. Татар мин.
— Татар, имеш. Ә күзләрең нигә урысныкы сыман зәңгәр синең, ә? Өстәвенә, сыек зәңгәр бит әле ул. Куе зәңгәр дә түгел.
Мирсәет артында басып торган Зәки тавыш бирде:
— Нәселе белән болгар заманыннан килгән татар ул. Шуңа күрә күзләре зәңгәр аның. Болгарканы аңарда.
— Ачулы күзләр тишәрдәй булып Зәкигә текәлделәр.
— Си-ин! Шадра пәр-ре-ей! Нәстәгә дип син кысыласың? Ә? Күзлекле җылан. Кашык буе гәүдәң, үзең кара шадра, монда миңа, Солтан Рахманколыйга каршы чыгып маташасыңмыни әле си-ии-ин? Башың ике мәллә синең? Мин сине-е! — Сәрхүш егет Зәкинең күлмәк якасыннан эләктереп алды.
— Мин сине-еме-е? Мин син-не-е!
Мирсәет аның Зәкигә ябышкан кулын тотып шакарды. Рахманколый, авыртуга чыдый алмыйча, кулын ычкындырды. Мирсәет аны өстәл ягына төртеп җибәрде. Анда утырганнар сикерешеп тордылар. Килгән ике егетнең эше мөшкел иде. Тегеләр бишәү бит. Өзгәләп ташласалар. Өстәвенә салмышлар.
 Арттан, ишек төбеннән мыскыллау тулы тавыш ишетелде:
— Утырышыгыз урыннарыгызга! Югыйсә хәз-зер бишегезне дә тәрәзәдән Кабан күле ягына очырам. Утырыгыз!
Ишек төбендә, гайрәт чәчеп, авызын ерып Тукай басып тора иде. Күзеннән нурлар булып шук чаткылар оча.
— Мин сезне-е! Хәзер юк итәм бит инде! Оныттыгыздамыни сезне коридорга чыгарып очырган чакларны!
Бар да елмаештылар, көлештеләр. Габдулла ишек төбендә басып торган ике егеткә карады. Таныды Мирсәетне.
Ә-ә, син икән, Мирсәет! Инде елдан артык кузна уенында күренмисең. Йөгерә-атлыйүтеп киткәлисең без уйнаган җирдән — нигәдер туктамыйсың.
Ә? Сине малайлар кузна уенын да мине көштермәс өчен уенга килми диләр. Дөресме шул?
— Вакыт юк бит. Соңгы ел, дәресләр күп.
— Узыгыз, әйдә! Күңел ачарсыз, менә бу, акчаларын кая куярга белмәгән, Казан байларының малайлары белән.
Зәкигә тиз генә карап алды:
— Сине белмим мин. Мирсәет белән бергә укыйсыңмы әллә?
Юк, якташлар без. Эстәрлебаштан. Шунда бергә укыдык.
Тукайның йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыкты. Мирсәеттән сорады:
— Бә-әй, син Эстәрлебаштанмыни?
— Үзеннән.
— Ул синең Эстәрлебашта ярты авыл Тукаевлар икән. Минем бер җирдә очратканым юк иде Тукаевларны. Ә авыл тулы Тукаевлар. Минем борынгы бабайлар арасында Тукай исемле берәү булган. Тулы исеме Габтукай. Салавыч авылыннан шул барып урнашкан Эстәрлебашка, чукындырудан качып. Бүген Тукаевлар анда хәзрәтләр, ахуннар, ишаннар, мәдрәсә мөдәррисләре.
— Ырынбурда тәрҗемәчеләр. Берсе Тукаев фамилиясен Гобәйдуллинга алмаштырган. Ырынбурда генерал. Тукаев фамилияле урыс генералы буласы килмәгән, ахрысы.
-Зәки Мирсәетнең беләгеннән тартты.
-Без китик инде, Габдулла абзый. Вакытсыз кергәнбез икән, — диде Мирсәет. — -Мин укуны тәмамлап кайтып китәргә уйлыйм. Эстәрле якларына.
-Ярар, алайса, утырыгыз дип кыстамыйм. — Рахманколыйга карап алды:
-Холкы начар бу егетнең. Көндез берәрсе белән эләгешеп кычкырышмаса,  — Тукай көлемсерәп куйды, — йәисә кыиналмаса, төнен йоклый алмый изалана икән, диләр аның турында. Шундый чакта үзләренең приказчигын уятып, бер тәңкә түләп, үзенә суктыра һәм шуннан ятып йоклый икән шул сугудан соң. Ике кулын хушлашырга сузды:
— Эстәрлебашта Мөхәммәт Шакир абзый Тукаевка, улы Закирга миннән күп итеп сәлам тапшырыгыз!
«Болгар»дан чыккач, егетләр урам аша үтеп, Кабан күле ярына чыктылар да, шул яр буйлап сүзсез генә «Касимия» мәдрәсәсе ягына атладылар. Икесе дә кәефсез иде. Мәдрәсәгә кайтып җиткәч, Зәки:
— Әйдә, безгә керәбез, Мирсәет! Чәй эчәрбез. Әти җибәргән бик тәмле кәрәзле бал бар — дип якташын кунакка дәште.
— Юк, кермим. Кәеф кырылды, чәй эчәсе килми.
Зәки күңелсез генә Мирсәеткә карап әйтте:
— Бөектер Тукаегыз! Шикләнмим анысына. Ләкин үз янына җыен юк-барны җыйган бит ул. Аның янына җыелган бай малайлары белән үзе дә хәмер белән мавыгадыр дип уйлыйм мин. Синең белән мин кереп йөри торган урын түгел бу. Шигырьләр укысалар да… Хәмер кирәкми безгә!..
Күңелсез генә өстәп куйды:
— Тәмәке төтене нинди бит Тукаеңның бүлмәсендә. Кабергә илтеп тыгачаклар бу әтрәк-әләмнәр син яраткан Тукайны.
Күңелсез генә аерылыштылар. Бөек шагыйрьгә әйләнгән татар егете Габдулла Тукайның бу дөньяда нибары ел ярым гомере калган иде…
1911 елның сентябрь башында КТУШны тәмамлап, "биш"ле билгеләреннән генә тор ган "Свидетельство-таныклыгын" кечкенә чемоданы төбенә салып, Мирсәет Солтангалиев Эстәрлебашка кайтып төште…

 

(Чыганак: Идел , №4, 2010)


Комментарий язарга


*