ТАТ РУС ENG

Сәгыйть СүнчәләйИнеш

(Тукай хатирәсе)

 

Яктысы берлән сихерләп күк читен, әкрен генә,
Моң гына изге кояш — солтан кояш иелә, иңә…

Йә, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!
Нинди төс юк нурларында! Һәммәсе оҗмах төсе!

Күр: ничек ул шәүләләр җәелә офык буйлап әнә!
Күр: ничек бер зәңгәре изге сәмаларга менә!

Ул — мөкатдәс гарше әгълага тоташкан шәүләдер,
Ул кояшның соңгы гомереннән хәбәрләр илтәдер.

Ие, күп тә калмады: изге кояш тиздән иңәр!
Ие шул, күрсәңче, әкренләп кимиләр шәүләләр!..

Бетте якты нурлары… ул гел зурая, олыгая…
Олыгая канлы кояш… хәсрәт үтә, ул елмая.

Ул иңә… инде… офыкны чормады янгын төсе, —
Нәкъ газиз ямьле Казанның янгынының яктысы.

Инде мескен «падишаһ…», хәсрәт күңелне тибрәтә…
Мәрхүмнең елмайганы аңнан яшен төсле үтә.

Ул сәгадәтле иде… инде фәгансыз елмаеп:
Аһ, кояш иңде, гаҗәип шәгъләләр булды гаип.

 

Сәма — күк.
Мокатдәс гарше әгъла — изге күк.
Фәгансыз — кайгысыз.
Шәгъләләр — нурлар.


Комментарий язарга


*