ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Бишек җыруы" (Сирень көе)

1.    Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.

Кушымта:  

Гыйззәтем* син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

2.    Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Кушымта.

3.  
 Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Кушымта.


*Гыйззәтем – кыйммәтем.

 


 

Комментарий язарга


*