ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "И гөнаһсыз – яшь бала!" (“Таян Аллага” шигыре) (Гөлчәчәк көе)

1.    Әй бәһале, әй кадерле,
Әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның,
Һәрдәм таян син Аллага!

Кушымта:

Йа, Раббым, күрсәт, диген
Ушбу җиһанда якты юл,
Ушбу җиһанда туры юл.

2.    Саф әле күңлең синең,
Һичбер бозык уй кермәгән,
Пакъ телең дә һич яраусыз
Сүзләр әйтеп күрмәгән.

Кушымта.

3.    Кыйл дога, ихлас белән
Тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән
Тугъры юл бар гаршенә*!

Кушымта.

* Гаршенә – югарыга, күккә.

 


 

Комментарий язарга


*