ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Иттифакъ хакында" (Гөлчәчәк көе)


1.    Итик, дустлар, иттифакъ*,
Итик, дустлар, иттифакъ**;
Тәнемез айрым булса да,
Бер җан булыйк бәдәвам.

2.    Тырышыйк, и хас вә гам***,
Һәр көн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман,-
Таңнар атты бәдәвам.

3. 
   Якты көннәр алдале,
Җәһел**** безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
Биш кисәккә бәдәвам.

4.    Җыйналып мәҗлес ясыйк,
Бер-беремездән качмыйк;
Наданлыкка юл ачмыйк,-
Бик күп изде бәдәвам.

* Иттифакъ – берләшү.

** Г.Тукай шигырендә “Бетсен, кадалсын нифакъ” — дип язылган.

*** Хас вә гам – барлык халык мәгънәсендә.

**** Җәһел – наданлык.

 


Комментарий язарга


*