ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Сабыйга" (Сирень көе)


1. 
   Тынма, эшлә, и сабый!
Бел, Тәңредән эшләргә – көн,
Эшләп аргачтан, бирелгәндер
Тыныч йокларга төн.

Кушымта:

Син кояштан үрнәк алсаң,
Иҗтиһад* итсәң һаман,
Күп арасында* кояш күк
Ялтырарсың берзаман!

2.    Иртә торгач та язарга,
Дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик,
Тынсаң тынарсың җомга көн.

Кушымта.

3.    Күр, ничек эшли кояш:
Иртә тора, таң аттыра,
Көнозын күктә йөзә һәм
Көн буенча яктыра.

Кушымта.

*Иҗтиһад итү – тырышу.
*Күп арасында – биредә, күп кешеләр арасында.

 

 


Комментарий язарга


*