ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Татар кызларына" (Гөлчәчәк көе)

1.    Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
Тузылган сачеңезне, башыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
 
Кушымта:       

Сөям, сөям,
Сөям, яратам!


2. 
   Сөям кәүсәрдән әхля* ирнеңезне,
Бу мактауга ризалык бирдеңезме?
Сөям кысмыйча нечкә билеңезне.
Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне**.

Кушымта.

3. 
   Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,
Егет кулы тиюдин сафыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

Кушымта.

* Әхля – татлырак.
** Тәмсилеңезне – охшатуыгызны.

 


 

Комментарий язарга


*