ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Җир йокысы" (Гөлчәчәк көе)

1.    Кырга ак кардан
Юрган ябылган;
Җир язга чаклы
Уйкуга талган.

Кушымта:

Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле,
Тукта, үтсен кыш!

2.    Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә, —
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.

Кушымта.

 

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).  

 

Комментарий язарга


*