ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Карлыгач" (Гөлчәчәк көе)


1.    Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

2.
    Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

 

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).  

 

Комментарий язарга


*