ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Мәхәббәт" (Гөлчәчәк көе)


1.    Җир яшәрмәс, гөл ачылмас –
Төшми яңгыр тамчысы;
Төшми яңгыр тамчысы.
Кайдан алсын шигъре шагыйрь,
Булмаса илһамчысы,
Булмаса илһамчысы.

2.    Әмма ләззәтле дә соң
Яшьрен газап, яшьрен яну! —
Яшьрен газап, яшьрен яну!
Бар микән, белмим, моның
Миннән бүтән аңлаучысы,
Миннән бүтән аңлаучысы.

3.  
 Барча әхраре мәхәббәт*
Миннән уңда, зан итәм**,
Миннән уңда, зан итәм, —
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! –
Мин аларның таңчысы,
Мин аларның таңчысы!


*Барча әхраре мәхәббәт – иң кайнар мәхәббәт ияләре.
** Зан итү – уйлау.

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).  

 

Комментарий язарга


*