ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Өмид" (Гөлчәчәк көе)

1.    Чыкчы, и фикрем кояшы!
Китсен өстеңнән болыт;
Бу вөҗданны* җанландыр,
Җылың берлән җылыт!

Кушымта:

Чыкчы, чыкчы,
И фикрем кояшы!

2.    И минем яктыртучым!
Тик син миңа һәр җирдә шәм;
Нәрсә ул дөнья кояшы!
Син миңа нур бирмәсәң!

Кушымта.

3.
    Бер йөзең күрсәтсәнә,
Тугъсын гүзәл көннәр минем;
Чәчкәләр атсын өмид
Бакчамда ал гөлләр минем.

Кушымта.


* Г.Тукай шигырендә “Үлек вөҗданны”, — дип язылган.    

 

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).  

 

 

Комментарий язарга


*