ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Сагыныр вакытлар" (Гөлчәчәк көе)


1.
    И күңелнең шаулап аккан
чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып
&nbsnbsp;               үскән яшел яфрак чагы!

2.    Юк гамең бернәрсәдән дә,
барча эшләр алда гөл;
Күктә күк төсле зөбәрҗәт
            һәм дә баскан җир–ләгыль.*

3.    Чәчмәгән җир күк – күңелнең
һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны, табигатьне
            сөюдән хушлыгы!

4.    Бар күңел хәдсез, хисапсыз
мәрхәмәт, шәфкатъ тулы,
    Санки күңлең – җиргә күктән
                иңгүче рәхмәт юлы.


*Ләгыль – кыйммәтле таш.

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).  

 

 

Комментарий язарга


*