ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Сөбханалла, Сөбханалла" (Гөлчәчәк көе)

1.    Сабый чакта укытканда мине хәлфә,
Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә:
— “Сөбханалла” диеп әйтү тиеш, — диде, —
Бер мән* яңа гына туган айны күрсә.


2.  
 Шул заманнан бирле айның туганына
Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына
Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала,
Диям шунда: Сөбханалла, Сөбханалла!


3.  
 Бу әйтүем, хәер, минем гадәт кенә,
Бу бертөрле дини булган әдәп кенә;
Бер вактым бар–чын күңлемнән укыйм моны,
Хәлфәм! Яусын сиңа һаман рәхмәт кенә.

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).   

Комментарий язарга


*