ТАТ РУС ENG

Тукай шигырьләренә җырлар

Г.Тукай "Җир йокысы" (Гөлчәчәк көе)

1.    Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Кушымта: Җир йоклый тыныч, Күреп тәмле төш. Уяныр әле, Тукта, үтсен кыш! 2.    Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә, — Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә. Кушымта....

Г.Тукай "Сабыйга" (Сирень көе)

1.    Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн, Эшләп аргачтан, бирелгәндер Тыныч йокларга төн. Кушымта: Син кояштан үрнәк алсаң, Иҗтиһад* итсәң һаман, Күп арасында* кояш күк Ялтырарсың берзаман! 2.    Иртә торгач та язарга,...

Г.Тукай "Бишек җыруы" (Сирень көе)

1.    Йокла, угълым, йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең. Кушымта:   Гыйззәтем* син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син; Куанычым, шатлыгым Тик син минем, синсең, син! 2.    Әлли-бәлли көйләрем,...

Г.Тукай “Бәхетле бала” (Гөлчәчәк көе)

1. Бәхетле шул баладыр, Кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә Белергә кушканын белсә. Кушымта: Бәхетле, бәхетле бала Кайсы дәрсенә күңел бирсә. 2. Сабакка калмаса соңга, Борылмый барса уң-сулга. Уенга салмаса ихлас – Менә бәхте...

Г.Тукай "Зур бәхетләр" ("Эшкә өндәү" шигыре) (Гөлчәчәк көе)

1. Зур бәхетләр сызганып Эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык,түбәнлекләр Иренгәннән килә. Кушымта: Зур бәхетләр, зур бәхетләр Эшкә бирелгәннән килә, Эшкә бирелгәннән килә. 2. И сабыйлар! Эшләгез сез, Иң мөкаддәс нәрсә – эш; Эш агачы...