ТАТ РУС ENG

«Моңлы саз чыңнары»

(сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсын үткәрү нигезләмәсе)

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы (алга таба – Конкурс) «Мәгариф» журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла.

Әлеге Нигезләмә magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ

– укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү;

– белем бирүнең фәнни-методик барышын камилләштерү;

– ФДББСын уку-укытуда, тәрбия эшчәнлегендә нәтиҗәле итеп тормышка ашыручы мәктәпләр, лицейлар һәм гимназияләрне ачыклау, инновацион укытучыларга булышлык күрсәтү;

– иҗади яктан сәләтле укытучыларга ярдәм итү һәм укытучылык хезмәтенең абруен арттыру;

– бөек шагыйребез Г.Тукайга, аның иҗатына карата балаларда горурлык, хөрмәт хисе булдыру;

– шагыйрьнең шигырьләре ярдәмендә укучыларда игелеклелек, тырышлык, гаделлек кебек сыйфатлар, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.

1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.

1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.

1.5. Конкурс эшләре татар, рус, инглиз телләрендә тәкъдим ителә ала.

1.6. «Моңлы саз чыңнары» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» журналына яки аның электрон версиясенә 2019 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылуы шарт.

КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан үткәрелә. 2.2. Конкурска татар, рус, инглиз телләрендә заманча дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чаралар сценарийлары кабул ителә.

2.2.1. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип искәртергә кирәк.

2.2.2. Катнашучының «Мәгариф» журналының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2019 елның икенче яртысына тулысынча язылганлыгын раславы таләп ителә. Басма вариантка язылган очракта, Катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт.

2.2.3. Дәрес эшкәртмәләренә, класстан тыш чаралар сценарийларына таләпләр:

– язмалар ике номинациядә кабул ителәләр:

1) Г. Тукайның тормыш юлы;

2) бөек шагыйрьнең балалар әдәбиятына караган «Кышкы кич»«Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Эшкә өндәү» «Кызыклы шәкерт», «Мәктәптә», «Сабыйга», «Шаян песи», «Бала белән күбәләк», «Сөткә төшкән тычкан», «Карлыгач», «Кошларга»; туган җиргә мәдхия укучы «Пар ат», «Милли моңнар», «Туган авыл»; социаль һәм милли изелүдән азат булган «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», ана мәхәббәте турында «Ана догасы», «Бишек җыруы» шигырь һәм поэмалары, «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре, «Бәхет», «Бер гөл» мәсәлләре.

– язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә; авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);

– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 6 биттән дә ким булмаска, 8 биттән дә артмаска тиеш.

2.2.4. Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:

– конкурс эшләренең темага һәм аның эчтәлегенә тәңгәл килүе;

– бөек шагыйрь тормышы һәм иҗатының ачылуы;

– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;

– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык;

– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.

2.2.5. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар www.magarifuku.ru сайтында урын ала, шулай ук «Мәгариф» журналында, электрон версиядә мәгариф.рфда публикация буларак чыгарылырга мөмкин. Язма www.magarifuku.ru сайтында яки журналда басылып чыгу белән, аның авторы Конкурста Катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.8 пунктында күрсәтелгән тәртиптә Сертификат алу хокукына ия була.

2.2.6. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар Конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, закон каршындагы җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.

2.2.7. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә; Катнашучы интернет-ресурсларда язмасына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интернетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.

2.2.8. Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:

2.2.8.1. «Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки электрон форматта эшләнә.

2.2.8.2. Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертификатның бәясе – 350 сум, ә редакциядән килеп алганда 300 сумны тәшкил итә. Электрон сертификатның бәясе – 300 сум. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки мagarifuku.ru сайты аша түләнә: басма сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/monly-saz-chynnary-bejjgesende-katna-2, электрон сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/monly-saz-chynnary-bejjgesende-katna/ сылтамасы буенча күчәргә кирәк. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.

2.3. Конкурста катнашучыларның эшен бәяләүгә Оештыручы компетентлы жюри җәлеп ителә. Аларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү максатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин.

III. КОНКУРС БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ

3.1. Конкурс белән Оештыручы идарә итә.

3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурсның үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

3.3. Оештыручы Конкурска башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.

3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» журналында яки www.magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

IV. КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ ЏЂМ БҮЛӘКЛӘҮ

4.1. Җиңүчеләрне бүләкләү 2019 нче елның 27 нче апрелендә Казанда узачак. Шулай ук конкурсның нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының май санында игълан ителәчәк.

4.2. Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга Конкурсны оештыручыдан истәлекле бүләкләр биреләчәк. Конкурста катнашучы 10 иң көчле дәрес эшкәртмәсе авторлары «Мәгариф» журналы редакциясе сертификатын алуга лаек булачаклар. Аларның язмалары «Мәгариф» журналының май санында һәм www.magarif-uku.ruсайтында онлайн-җыентыкта бастырылачак.

4.3. Шулай ук жюри сайлап алган, җиңүчеләр исемлегенә кермәгән язмалар «Мәгариф» журналының май санында һәм www.magarif-uku.ru сайтында онлайн-җыентык булып басылып чыгачак.

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), www. magarif-uku.ru сайтында танышырга була.