ТАТ РУС ENG

Айгөл ХӘБИБУЛЛИНА Шамил йортының Тукай музеена әверелүе

1984 елның 4 июлендә, ТАССР Министрлар Советының карары нигезендә, XIX гасырның ахырында Казанда төзелгән Тукай урамындагы 74  нче номерлы Шамил йорты (гәрчә йортның тарихында Кавказ халыкларының ирек өчен көрәшенә җитәкчелек  итүче мәгълүм кешенең үзе белән бәйләнеше бик аз, ә менә аның улы — күренекле Казан сәүдәгәре Аппаковның кияве биредә торгалаган. Йортны нәкъ шушы сәүдәгәр XIX гасыр ахырында кызы белән кияве өчен дип төзеткән) архитектураның искиткеч һәйкәле буларак музей бинасы итеп тәкъдим ителә. Бу йорт урнашкан урам – хәзерге Казанда  Г.Тукай чорының архитектура бизәкләрен саклаган почмакларының берсе.
1984 елның декабрь аенда республиканың Берләштерелгән дәүләт музеенда Г.Тукай музеен төзү буенча бер төркем оеша. Бу төркем белән тәҗрибәле музей хезмәткәрләре, Татарстан музее берләшмәсенең әдәби бүлек мөдире Дания Борһан кызы Баһаветдинова җитәкчелек итә.
1985 елның 28 февралендә, киңәшмәләрнең берсендә, шундый ук тәкъдим ясыйлар: музей оештырылган чордагы иң мөһим вакыйгаларны, эзләнүләр һәм табылдыклар белән бәйле кичерешләрне аерым көндәлеккә язып барарга кирәк. Бу көндәлек киләчәктә музейга куелган әйберләр арасында үзенең лаеклы урынын алып торачак.
Без бу эшебездә 1984-85 елларда Н.Нефедова тарафыннан язылган әлеге көндәлектән дә файдаландык.
Бу төркемнең беренче эш көннәре турында музей хезмәткәре Нефедова болай яза:
“Менә безнең каршыбызда иң мактаулы һәм җаваплы вазифа – ел ярым вакыт эчендә халыкта шагыйрьнең үзенә һәм иҗатына карата җанлы кызыксыну уята торган музей төзү.
Күңелдә билгесез бер тетрәнү һәм дулкынлану белән эшкә тотындык. Эшне күргәзмә экспонатларны эзләп табу һәм аларны өйрәнүдән башладык.
1985 елның 14 февралендә Ленинград рәссамнарының килүе көтелмәгән хәл булды. Нәкъ бер айдан аларның эскиз рәвешендәге проектны гыйльми советта, сәнгать советында, башка югары идарәләрдә раслау өчен китерергә ризалык бирүләре безнең өчен шатлык булды”.
Музей залларында төзелеш-ремонт эшләре бара. Бу йорт күзгә күренеп мәһабәт архитектура комплексына әйләнә. Шул ук вакытта күргәзмә экспонатларны әзерләү дә бара.
Шул максат белән музей хезмәткәрләре республика районнарына, элек СССРга кергән башка шәһәрләргә командировкаларга баралар. Бу сәфәрләр нәтиҗәсендә музей фонды әһәмиятле экспонатлар белән тулыландырыла.
Мәсәлән, 1985 елның 12 мартындагы командировкадан Г.Тукайның 1909 елда чыккан шигырьлар җыентыгы, 1911 елда Тукайның үзе тарафыннан төзелгән хрестоматия, шулай ук шагыйрь белән бәйләнешле башка китаплар һәм әйберләр алып кайталар.
Кайбер экспонатларны җирле халык китерә.
Алар арасында борынгы өй җиһазы. Тукай чорында кулланылган әйберләр һ.б. бар.
Шул максат белән 1985 елның 12 иче маенда Д. Баһаветдинова, И.Тур Уральск шәһәренә баралар. Тукай эзеннән эзләнүләр нәтиҗәсендә казакъ халкының көнкүрешенә бәйле булган думбра, чәйнек, чапан, ияр алып кайталар.
Музей хезмәткәрләре Г.Тукайның туган якларында да күп йөриләр.  1985 елның 27 июнендә Балтач районының Сасна авылында, шул ук елның 24 июленда Арча районының Кышкар авылында өлкән кешеләр белән очрашып, сөйләшеп, истә калган хатирәләрне җыялар.
Төркем каршында тупланган экспонатлардан музейның экспозиция планын төзү кебек җаваплы эш тора. Күргәнебезчә, музей хезмәткәрләре ярдәмендә экспонатларны җыю, классификацияләү, экспозициянең тематик планын төзү кебек зур эшләр башкарылган була инде.
1985 елның сентябрендә Г.Тукай музеен оештыручылар  төркемендә катлаулы, киеренке, фидакарь эш барган көннәрдә берләшмәгә Хәбибуллин Госман Әкрам улы килә. Аны Тукай музеен оештыручылар төркеменә беркетәләр, ул үзенә генә хас булган тырышлык, фидакарьлек белән эшкә керешә.
“Хәтердә мәңге исән” дигән тематик экспозицион план төзүне аңа тапшыралар.
Шул ук вакытта Госман Хәбибуллин экспонатлар җыю буенча төрле сәяхәтләрне оештыра һәм аларда актив катнаша. Мәсәлән, 1985 елның октябрь аенда бер төркем хезмәткәрләр составында Уральск шәһәрендә була. Музей хезмәткәрләренең 1985 ел, 13 ноябрендәге оператив җыелышында Уральск шәһәрендә була. Музей хезмәткәрләренең 1985 ел, 13 ноябрендәге оператив җыелышында Уральск шәһәрендәге экспедиция турында Г.Хәбибуллин менә нәрсәләр сөйли:
“27 октябрьдән 6 ноябрьга кадәр Казахстан ССРда экспедициядә булдым.
Экспедиция максаты – Г.Тукай музее өчен материаллар һәм экспонатлар җыю.
27–28 октябрьда Г.Тукайның яшьлеге үткән Уральск шәһәре белән таныштым. Шагыйрь анда 1984 елның ахырында барган, 1907 елның көзенә кадәр яшәгән. Шәһәрдә бөек шагыйрь исеме белән бәйләнгән урыннар сакланган (Усмановлар һәм Төхвәтуллиннар йорты, ул укыган мәдрәсә, эшләгән типография). Мин шәһәр читендәге “Хатын-кызлар урманчыгы” дип йөртелгән кечкенә урманда да булдым. 1905 елда бу урында эшчеләр җыены (мевкасы) була. Анда Тукай катнашкан дигән фикер бар.
Уральск өлкәсендәге “Тарихи чыганакларны өйрәнү” музееның әдәби бүлегендә Тукайга кагылышлы күргәзмә-экспонат белән таныштым.
29 октябрьдан 3 ноябрьгә кадәр Казахстан ССРның Кызыл Урда өлкәсендә булдым. Минем белән “Өлкәнең тарихын өйрәнү” музее мөдире Тонбаева Сара Ескариевна да барды.
Кызыл Урда өлкәсенең Аральский районы Оралкум станциясендә җыелма казах юртасы, ияр, ат сбруе, чыбыркы, киез, келәм, кымыз әзерли һәм саклый торган савыт-саба, казах хатын-кызларының милли бизәнү әйберләре һ.б. алдык.
Барлык әйберләрне дә контейнерга төяп, ТАССРның Арча районына җибәрдем. Киләсе атнада аларның килүен түземсезлек белән көтәбез”.
Госман Хәбибуллин Казанда булачак Г.Тукай музеен пропагандалап, телевидениедән чыгышлар ясый.
Бу чорда иң әһәмиятле һәм катлаулы мәсьәлә булып музейның экспозициясен проектлау тора. Бу эшне башлап Мәскәү рәссамнары башкарырга тиеш була. Ләкин, вакыт кыска булу сәбәпле, алар бу эштән баш тарталар.
Бу хәл 1986 елның гыйнварында билгеле була. Берләшкән дәүләт музее җитәкчесенең дә Мәскәүгә барып, аларны эшне дәвам итәргә үгетләве нәтиҗә бирми.
Гомумән, Тукай музееның булу-булмау мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса.
Нәкъ менә шул вакытта Госман Хәбибуллинның шәхси тырышлыгы һәм кешеләр белән аралаша белүче, аларны үзе белән ияртә алу сәләте музейны авыр хәлдән чыгара.
Госман Хәбибуллин музейны бизәрлек тәҗрибәле рәссамнар эзләп Минск, Киев, Ленинград шәһәрләрендә була.
Ниһаять, 18 гыйнварда Ленинград рәссамнары Казанга киләләр һәм музей экспозициясенең проектын төзү эше башлана.
Рәссамнарны музейның тематикасы, экспонатлары белән таныштыру һәм проектны планлаштыруда турыдан-туры Госман Хәбибуллин һәм башка музей хесмәткәрләре дә катнаша. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә бер ай эчендә проект әзер була һәм 1986 елның 23 февралендә Татарстан мәдәният министрлыгы комиссиясе тарафыннан кабул ителә.
Ләкин проект – бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру – икенче мәсьәлә. Бу эштә дә Госман Хәбибуллин үзен фәнни хезмәткәр генә түгел, ә оста оештыручы итеп таныта. Нәкъ менә ул экспозиция стендларын эшәләтеп, аларга экспонатлар урнаштыру өчен Ленинградка барып кайта.
Гомумән, бу чорда музейның бер генә хуҗалык һәм оештыру мәсьәләсе дә аннан башка хәл ителми башлый.
Шуңа күрә 1986 елның 1 апрелендә булачак музейның җитәкчесе итеп Госман Хәбибуллинның билгеләнүе берәүне дә гаҗәпләндерми. 26 апрельдә Ленинградтан кайткан экспозиция стендларын монтажлау эше башлана.
Шул чордагы шартларны күз алдына китерү өчен көндәлектән түбәндәге өзекне китерәбез:
“1986 елның 13 мае. Музейда күргәзмә материалларны тәртипкә китерү эшләре бара. Бүгенге көннән башлап төркемнең барлык фәнни хезмәткәрләре дә Г.Тукай музеен оештыру эшләре буенча Шамил йортында эшлиләр.
Бу көннәрдә стендларны, фотоматериалларны китереп, дөреслеген тикшереп, экспонатлар өчен этикеткалар әзерлиләр.
Музей каршына берсе артыннан берсе йөк төягән машиналар килеп туктый. Җиһазлар, экспонатлар китерәбез, аларны бушатуда барыбыз да катнашабыз.
Шушы көннәрдә реставрацияләнгән җиһазлар һәм экспонатлар төяп, Ленинградтан соңгы машиналар кайтты.
Хезмәттәшләребезнең күбесе бу эштә безгә ярдәм итәләр, аларга зур рәхмәт.
Көтелмәгән күңелсезлекләр дә килеп чыга. Берсен куябыз, икенчесе җитми, нәтиҗәдә эш тукталып кала. Ә бит 15 май әзер экспонатларны тапшыру вакыты иде.
Рәссамнарның китү вакыты күпкә тоткарланды, монтажлау вакытында җитди, каты гына сөйләшүләр, кызу бәхәсләр, сүз көрәштерүләр, фикер чәкәшүләре – бер сүз белән генә әйткәндә, бар да булды инде.
Эшләгән эшебезнең уртаклыгын аңлап, күбрәк елмаерга, шаярырга тырыштык”.
Ниһаять, музей хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, искиткеч тантаналы шартларда, 1986 елның 11 июнендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай музее ачыла.
Бу вакыйга зур бәйрәм төсен ала һәм татар халкы тарихына күренекле вакыйга булып кереп кала.
Тагын шунысын әйтергә кирәк, Г.Тукай музееның беренче директоры буларак, Госман Хәбибуллин музей ачылганнан соң да аны яңа экспонатлар белән баету, Г.Тукай иҗатын пропагандалау, аны төрле яктан ачу һәм татар халкы тарихындагы әһәмиятен күрсәтүгә зур өлеш кертә. Кыска гына вакыт эчендә, Г.Тукай музее Казанда иҗтимагый, мәдәни тормыш үзәкләренең берсенә әйләнә. Монда бик еш әдәби-музыкаль кичәләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Музей республикага килгән чит ил делегацияләренең маршрутына кертелә, һәм монда Төркия, АКШ, Финляндия һ.б илләрдән килгән милләтәшләребез дә  еш була.
Бер үк вакытта Госман Хәбибуллин фәнни эзләнүләрен дә дәвам итә. Аның тарафыннан музейдагы экспонатларның тарихы турында мәкаләләр языла һәм матбугат битләрендә басыла. Бигрәк тә Г.Тукайның шәхси әйберләре турындагы “Кыйммәтле ядкярләр язмышы” дигән мәкаләсе кызыклы. Әйтеп үткән мәкаләнең эчтәлеке түбәндәгечә:
Тукай музеенда шагыйрьнең кул җылысын саклаган әйберләре аерым урын алып тора. Шулар арасында 3 фоторәсеме бар. Шуларның берсе 1908 елда Г.Тукайга 22 яшь чагындагысы – иң тәүге фоторәсеме.
Бу фотоны Г.Тукайның яратып йөргән кызы Зәйтүнә Мәүледова саклаган. Ә фотоның артына “Кариевка истәлек” дип язылган.
Габдулла Кариев – Габдулла Тукайның якын дусты.
1910 елда Г.Кариев үзенең “Сәйяр” труппасы белән Чистайда була һәм Зәйтүнә Мәүледова белән очраша. Нәкъ шул вакытта Зәйтүнә фоторәсемне Кариевтан үзенә сорап ала.
1950 елда Зәйтүнә Казанда вафат була. Фотоны музейга аның улы, танылган язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Атилла Расих алып килә.
Икенче фото 1912 елның октябрендә Г.Якобсон фирмасы билгесе белән төшерелгән. Артына “Дустым Мәхмүдкә ядкяр” дип язылган. Мәхмүд Дулат-Али, күренекле революционер, РСДРПның Казан комитетында иң актив шәхес. Аның белән Г.Тукай Уральскидан кайткач таныша. Нәкъ менә аның йортында, Яңа Татар бистәсендә шагыйрь Хөсәен Ямашев белән очраша. Бу фотоны музейга М.Д.Алиның Казандагы туганнары бирәләр. Бу- Тукайның иң соңгы фоторәсемнәреннән берсе. Биш айдан шагыйрь якты дөнья белән саубуллаша.
Киемнәрдән бары тик шагыйрьнең карә хәтфә түбәтәе генә саклана. Бу түбәтәйне Тукайга аның күп китапларын бастырган Гыйльметдин Шәрәф бүләк иткән була. Музейга килүчеләрнең игътибары бронзадан эшләнгән кара савытына төшә. Аны шагыйрьгә 1912 елның язында Петербургның татар мәктәбе укучылары бүләк итәләр. Бу кара савыты 1945 елга кадәр Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Әнисенең васыяте белән аны  музейга  күренекле композитор Мансур Мозаффаров алып килә. Г.Тукайның туганнан-туган энесе Хөсәен Зәбиров музейга керәч тартмачык алып килә.
Карандашлар сала торган стаканны шагыйрь 1912 елда Петербургта сатып ала.
Аның янәшәсендә 2 фоторәсем. Алар шагыйрьне күмгән көнне – 1913 елның 4 аперелендә төшерелгән.  Бу фотолар Алма-Ата шәһәрендә яшәгән Гайшә Шәрипова архивыннан килеп эләгә.
Искиткеч экспонат – Тукайның үлгәннән соң ясалган маскасы. Алма – Ата шәһәрендә яшәүче Мөлекова дигән кеше аны 1958 елда Тарих, әдәбият һәм тел институтына алып килә. Аңа бу масканы 30 нчы елларда Оренбургта Борһан Шәрәф (Гыйльметдин Шәрәфнең бертуган абыйсы) биргән була. Соңыннан бу маска Дәүләт музеена бирелә һәм шунда 30 ел саклана. 1988 елда, Габдулла Тукайның үлгән көнендә, бу табылдыкны музейга килүчеләр күрәләр. Бу масканың кем тарафыннан ясалганы мәгълүм булмый. Мондый фаразлау бар: маска 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирхан үлгәнче, анда сакланган.
Музей ачылганнан соң аның фонды яңа экспонатлар белән тулыландырылган. Шулар арасында Г.Тукайның күлмәк каптырмалары. Аны рәссам Альфред Низаметдинов тапшыра.
Г.Тукайның шәхси әйберләренә кагылган саен, аның белән очрашкандагы сыман дулкынланасың. Аның фотодагы ышанычлы җылы карашы шигърият сөючеләр күңелендә мәңге сакланыр.

(Чыганак: Идел, 2001, № 4).


Комментарий язарга


*