ТАТ РУС ENG

Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт 2 зал: Уральск


1895-1907 елларда Габдулла Тукай Җаек шәһәрендә (Казахстан) яшәүче туганнарында тәрбияләнә.

Г. Тукайның шагыйрь һәм журналист буларак җитлегүе дә Җаек чорына туры килә. Экспозиция шагыйрьнең “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укыган еллары белән таныштыра. Мәдрәсә һәм өч еллык рус классында уку дин, дөньяви фәннәрне, мәдәниятне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Рус, төрек, гарәп, фарсы, татар телләрен яхшы белү рус, көнбатыш Европа, шәрык әдәбиятына, дөнья мәдәниятына ишекләр ача.

Түрдә Г. Тукайның  апасы (әтиләре бер әниләре төрле) Газизәгә биргән бүләге – агач төбе формасында эшләнгән фаянс шкатулка. Ул аны үзенең беренче гонорарына сатып ала.

Г. Тукайның беренче шигырьләре 1905 елда чыга башлаячак “Әлгасрел-җәдит” (“Яңа гасыр”) журналы турындагы реклама брошюрасында басыла. Җаекта ул, шулай ук, “Китмибез!”, “Сорыкортларга”, “Мужик йокысы”, “Пар ат”, “Туган җиремә”, “Хөррият хакында”, “Фатыйма”, “Шүрәле” кебек шигъри әсәрләрен иҗат итә. Рус һәм дөнья шигърияте  әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Г. Тукайның шагыйрь буларак формалашуында күренекле татар мәгърифәтчесе, югары тәрбияле һәм эрудицияле Мотыйгулла Төхвәтуллинның да өлеше зур. Аның улы Камил Мотыйгый Уральскида “Уралец”, “Фикер” газеталарын, “Әлгасрел-җәдит”, “Уклар” журналларын нәшер итүче буларак таныла. Аның “Уралец” типографиясендә Г. Тукай башта хәреф җыючы, корректор, сәркатиб, соңрак кайбер басмаларның мөхәррире булып эшли. Әлеге шартлар шагыйрьгә ул вакыттагы чынбарлыкны күреп аңларга, һәр басылган иҗек һәм шигъри юлларның көчен тоярга ярдәм итә. Беренче рус революциясе елларында шагыйрь газеталар бастыруга булышкан, театрга, актёрларга , шәкертләргә ярдәм иткән.


 

Комментарий язарга


*