ТАТ РУС ENG

Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт 3 зал: Казан

 


1907 елның 10 октябреннән Габдулла Тукай тормышының Казан чоры башлана. Биредә ул шагыйрь , журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак таныла.

 

Экспозициядә аерым урынны биләп торучы берничә экспонат бар. Болар — Г. Тукайның шәхси түбәтәе, ул аны киеп 1908 елда басылып чыгачак китабы өчен фотога төшә; ә көмештән эшләнгән җиң каптырмаларын шагыйребезгә “Аң” журналы мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни Австриядән алып кайтып бүләк итә.

Тагын бер кыйммәтле мирас – Г. Тукайның юл кәрзине. Ул аны Уральскидан Казанга кайтканда кулына тотып кайта һәм сәяхәтләре вакытында  һәрвакыт үзе белән алып йөри.

Казанда Тукай алдынгы татар зыялылары белән таныша, әдәби түгәрәкләргә йөри. 1910 елның 15 апрелендә “Шәрык клубында” укыган “Халык иҗаты” лекциясе шәһәр яшьләрен таң калдыра. Ул “Әл-ислах” (“Реформа”) газетасының әдәбият бүлеге мөдире, “Яшен”, “Ялт-йолт” сатирик журналларының җаваплы сәркатибе, “Аң” журналы һәм “Кояш” газетасының хәбәрчесе вазифаларын да башкара.

Г. Тукайның беренче китабы “Г. Тукаев шигырьләре” исеме белән 1907 елның 17 ноябрендә Шәрәфләр типографиясендә басыла. Ә инде 1908 елның 6 гыйнварында икенче китабы нәшер ителә.  Шулай итеп, 1913 елга кадәр аның барлыгы 35 китабы дөнья күрә. Ул һәряктан да сәләтле бөек шагыйрь буларак таныла: бер яктан нечкә лирик, ә икенче яктан үткен сатирик.

Гомеренең әлеге чорында Г. Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”, “Мияубикә”, “Су анасы”, “Суык”, “Кәҗә белән Сарык әкияте” поэмалары, “Исемдә калганнар” повесте, “Халык әдәбияты”, “Милли моңнар” әсәрләре, “Туган тел”, “Таз”, “Туган авыл”, “Көзге җилләр”, “Китап” шигырьләре кебек үлемсез әсәрләрен иҗат итә. Монда Тукай тәнкыйтьче, тәрҗемәче, фикер иясе, фольклорчы  галим, балалар язучысы, педагог булып җитлегә. Чын халык шагыйре, татар әдәби теленә һәм реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе булып таныла.


 

Комментарий язарга


*