ТАТ РУС ENG

Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт 4 зал: Сәяхәтләр


Гомеренең Казанда яшәгән елларында Г. Тукайга шактый сәяхәт итәргә туры килә. Ул Арча өязенең Кырлай, Кушлавыч, Өчиле, Каенсар, Әтнә кебек авылларында, Сембер өязенең Гурьевка посёлогында, Түбән Новгород шәһәрендәге Мәкәрҗә ярминкәсендә, Әстерхан, Самара, Уфа, Петербург, Троицк кебек шәһәрләрдә була.Үпкәсендә көчле туберкулёз авыруы булуга карамастан, шагыйрь иҗади эшчәнлеген  дәвам итә.

Залның түрендә — шагыйрьнең Петербургка баргач истәлек өчен сатып алган карандаш савыты. Әлеге сувенир шәһәрнең 200 еллыгы уңаеннан чыгарылган була.

1913 елның 26 февралендә (иске стиль белән) язмыш Г. Тукайны Клячкин хастаханәсенә китерә. Нәкъ  әнә шушы хастаханәдә узган соңгы көннәрен чагылдырган фотолар экспозициядә урын алган. 1913 елның 2 апрелендә (иске стиль белән), яңа стиль белән 15 апрельдә, 27 яшендә шагыйребезнең гомере өзелә. Аны күмгән көндәге халыкны Казан урамнарының әле күргәне булмагандыр.

Г. Тукайның үлеменнән соң, дуслары үтенече буенча, 1913 елның 3/16 апрелендә шагыйрьнең йөзеннән төшерелеп гипстан ясалган битлек – музейның уникаль экспонатларыннан берсе. Аны 1958 елда Мөлеков дигән Алмата шәһәре кешесе СССР Казан фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшыра. Аңа битлекне 30 нчы елларда Оренбург шәһәрендә Борһан Шәрәф биреп калдырган булган. Соңрак ул ТРның дәүләт музеена тапшырыла һәм, озак вакытлар анда сакланганнан соң, 1988 елда Г. Тукай әдәби музеенда урын ала.


Комментарий язарга


*