ТАТ РУС ENG

Равил ӘМИРХАН Тукай чоры Казаны


И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,
Мәсҗедең, чиркәүләрең һәм часларың шәмнәр кеби.
Г.Тукай

 

Бүгенге Татарстанның башкаласы Казан мең еллар элек үк инде Иделдән җиде чакрым ералыкта, шәһәрнең төньяк һәм өлешчә көнчыгыш тарафын «юучы» Казансу буенда бина кылынган. XX гасыр башында ул Россия империясенең эре шәһәрләреннән булып, икътисади һәм мәдәни җәһәттән шактый алга киткән төбәкләрдән хисапланган. Шәһәрнең моннан йөз еллар чамасы элекке күренеше, әлбәттә, бүгенгедән шактый нык аерылган. Әйтик, язгы ташу вакытында Идел, үзенең ярларыннан чыгып, Казансу белән кушылган һәм барлык түбәнлекләрне күмеп китеп, шәһәр диварларына чаклы килеп җиткән. Шәһәр бу вакытларда зур күл ярындагы калькага охшап кала, ә аның көнбатыш өлешенә «сыенган» Бишбалта бистәсе утрауга әйләнә торган булган. Татарның Яңа Бистәсе дә нәкъ шул ук хәлгә тарыган дияргә була.
Казанның үзәк өлеше биеклеккә урнашкан, ә биеклекнең үзен тәшкил иткән калкулыклар тезмәсенә шәһәрнең калган өлешләре укмашып утырган. Бу калкулыклар Казанның төн һәм көнчыгыш тарафларына зур-зур кыя булып баскычлап төшкән, көньяк һәм көнбатыштагылары исә, сөзәкләнә барып, шәһәр кырыена таба түбәнлеккә барып тоташкан, язгы ташу вакытында бу җирләр тулаем су астында кала торган булган.
Шәһәр тигез булмаган ике: зуррак һәм яхшырак — төньяк-көнчыгыш өлешләргә бүленгән. Кабан күле һәм Түбән Кабанны Казансу белән тоташтырган Болак артында, ягъни кечерәк һәм начаррак өлештә күбесенчә тататрлар яшәгән. Ул вакытларда Түбән Кабан илә ермак белән тоташкан Урта Кабан шәһәр кысаларына кермәгән. Җәйләрен нык кибә торган Болак шактый тирән чокырдан аккан һәм аның аша каршы якка чыгу өчен һәр урам турысында күперчекләр салынган булган. Түбән Кабанның киңлеге 200 метр, ә аның белән Урта Кабанны тоташтыручы ермак 20 метр чамасы тәшкил иткән. Ермак өстеннән күпер салынмаган. Шәһәрнең көнчыгыш тарафы төрле тирәнлектәге ерганаклар белән «кискәләнгән», ләкин Кирпеч сарайлары янындагы (хәзерге Калинин урамнары тирәсе) зур упкынны исәпкә алмаганда, анда азмы-күпме хәрәкәт итәргә мөмкин булган.
Казанның көнчыгыш кырыена дача урыны булган «Урыс Швейцариясе» (хәзерге М.Горький исемендәге ял паркы тирәләре) ялганып киткән, аннан көньяктарак, Пермь юлында Новые Клыки бистәсе, Кирпеч сарайларыннан көньяктарак Әмәт авылы урнашкан. Урта Кабанның көнчыгыш ярында, Лаеш юлы өстендә Бутырки бистәсе, көнбатыш ярында Воскресенское авылы, Поповка һәм Жировка бистәләре җәелеп яткан. Алар шәһәрнең көньяк читенә терәлеп диярлек торган. Каладан көнбатышта, ике чакрым ераклыкта, Бишбалта бистәсе урнашкан, ул шәһәр илә дамба белән тоташкан. Дамба белән Казансу арасындагы киңлектә Казан өчен сугышларда (XVI гасыр) һәлак булганнарга куелган һәйкәл урнашып, аннары бихисап вак алачыклардан торган бөтен бер бистә — «урман биржасы» сузылып киткән. Бу төбәкчекне, гәрчә читтәрәк торса да, шәһәрнең бер өлеше дип санаганнар.
Каланың көнбатышында, Казансуның уң як ярында Малое Игумново, Большое Игумново, Пораховская, Кизическая, Гривка һәм Козья бистәләре тезелешеп утырган. Бу бистәләр калкулыкларда урнашкан, ләкин аларны урап алган иңкүлекләрне яз көне су баскан, шул чорда кешеләр көймәләр ярдәмендә аралашкан һәм көн күргән. Шәһәрнең үз кысаларына исә, Академическая, Архангельская, Суконная, Яңа Татар бистәләре һ.б. Кергән.
Шәһәрдән җиде чакрымда Иделгә коя торган Казансуның кала тирәсендәге киңлеге 50 метр чамасы булган. Аның аркылы 4 күпер салынган. 1) Козья бистәсенә бара торган юлда; 2) Ягодный бистәсе юлында; 3) Зилант монастырена таба юнәлгән тимер юлда; 4) Малое Игумново бистәсенә бара торган юл өстендә. Шунысын искәртик, елга үзәне хәзерге кебек түгел, ә шактый бормалы булган (Казан тирәсендәге 1956-1957 елларда «төзелгән»). Казансуның Иделгә коя торган тамагы тирәсендә «Устьинская пристань» дип аталган пристаньнар тезелеп киткән. Су астында калганлыктан, язгы ташу вакытында алар эшләмәгән. Бу вакытта пристаньнар Бишбалта бистәсенең көнбатыш тарафына күчерелгән, ә аннан инде шәһәргә юл салынган. Пристаньнар төбәгенә урнашкан корылмалар (торак йортлар, трактирлар, кибетләр, амбарлар һ.б.) өч рәт булып тезелеп утырган һәм Иделнең түбән агымы буенча ике чакрымнан артыкка сузылган.
«Устьинская пристань»нан тыш, Казансу тамагыннан биш чакрым түбәнрәк товар бушату өчен махсус «Бакалтай» пристане эшләгән һәм иңкүлек аркылы үткән юл илә Казан белән тоташкан.
Мәскәү-Казан тимер юл вокзалы хәзерге урынында (элекке Мокрая урамында) булып, як-ягына салынган эш кораллары һәм депосы белән тулы бер комплекс тәшкил иткән. Тимер юл полотносы станциядән шәһәрне Бишбалта белән тоташтырган дамбага башта параллель  рәвештә диярлек сузылган, аннары борылыш ясаган, соңыннан Большое Игумново тирәсендә Казансу аркылы салынган күпердән чыгып, көнбатышка юл алган. Казаннан дүрт чакрым ераклыкта «Пороховая» исемле беренче станция урнашкан булган.1913 елга кадәр, Казан- Екатеринбург юлы сафка басканчы, Казан-Мәскәү-Казан тимер юлының иң соңгы, чик пункты булып торган.
XX гасыр башында шәһәр рәсми рәвештә безнең өчен гадзти саналган районнарга түгел, ә полиция участокларына (яки частьларга) бүленгән. Барлыгы алты часть хисапланган. Татарларның төп өлеше 5 нче, өлешчә 6 нчы частьларда яшәгән. Халык саны  буенча Казан Россиянең 949 (Финляндиядән тыш) шәһәре арасында, Петербург, Мәскәү, Варшава, Одесса, Лодзь, Киев, Рига, Харьков, Саратов, Тифлис, Вильно һәм Ташкенттан кала, 13 нче урында торган. 1904 ел мәгълүматлары буенча, биредә 161,5 мең, 1916 елда — 215,4 мең кеше яшәгән. 1917 елда — 215,4 мең кеше яшәгән. 1917 елда, дәһшәтле революциялар чорында, бу сан 207 меңгә төшкән.
Шәһәрнең кавеми (милли) составы игътибарга лаек. Әйтик, 1900 елда 143,7 мең кешенең 116,9 меңе урыс. 24,3 меңе татар булган, болардан тыш биредә 846 яһүд, 698 поляк; 424 немец, 184 чуваш, 101 чирмеш (мари), 47 мукшы, 34 француз, 20 караим, 19 әрмән, 13 инглиз, 12 фарсы, 9 грек яшәгән. Процентларга «салсаң», урыслар барлык халыкның 81, 6 , татарлар — 15, 7 процентын тәшкил иткән.
Революцияләр чорында шәһәрне рәсми төстә өч өлешкә бүлеп карау гадәткә кергән. Үзәк (Шәһәр), Болак арты (Крестовников) һәм Елга аръягы (Алафузов) районнары. Үзәй район Казанның иң борынгы һәм төзек өлеше булып, башка өлешләрдән ул көнбатыштан — Казансу, көньяктан — Болак һәм Кабан күле белән аерылган бу өлешне Казанның сәяси-административ үзәге булган Кремль, төрле идарә, хөкем, театр биналары, почта, кибетләр, кунакханәләр, уку йортлары, китапханәләр белән «шыплап тутырылган» Зур Проломная (хәзерге Бауман), Воскресенская (хәзерге Кремль) урамнары, “Бакыр бабай”, “Черек күл” бакчалары, Театр мәйданы, Александр II, Державин, Лобачевский һәйкәлләре һ.б. Мәшһүр объектлар бизәгән. Бу төбәктә нигездә урыслар яшәгән, шунлыктан биредә бик күп чиркәүләр һәм монастырьлар эшләгән.
Болак арты районы тышкы кыяфәт һәм төзеклек ягыннан Үзәктән нык калышкан. Шәһәрнең бу өлешендә озак еллар дәвамында татар һәм урыс иләгенең янәшә яшәве үзенчәлекле бина-корылмалар салынуга китергән. Бу төбәкнең гасыр башындагы әһәмиятле корылмаларыннан Реаль училище (хәзер педагогия университеты бинасы), Шамил йорты (хәзер Тукай музее), Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан яшәп алган “Амур” кунакханәсе, “Кәрван-сарай”, “Болгар” номерлары, Татар укытучылар мәктәбе, тимер юл вокзалы бинасы, татар гыйбадәт йортларының “солтаны” — Әҗем мәчетен һ.б. күрсәтергә мөмкин. Әлбәттә, мәшһүр Печән базары, андагы “кәфер почмагы”. Юнысов мәйданы да шул өлешкә кергән, мәчетләрнең зур күпчелеге дә биредә  урнашкан булган.
Елга аръягы (аның төп халкын эшчеләр, һөнәрчеләр, мещаннар һ.б. тәшкил иткән) шәһәр үзәгеннән шактый еракта булып, төрле зурлыктагы алачыклар, лабазлар, каралтылардан торган шактый тәртипсез бистәне хәтерләткән. Биредә ике катлы бер генә бина да булмаган, Елга аръягының гомуми күренеше үзенең шыксызлыгы, урам-тыкрыкларының пычраклыгы, караңгылыгы белән аерылып торган. Архитектурасы ягыннан күркәм, игътибарны җәлеп итәрдәй бер бина табылса, ул да булса Алафузов театры булган (совет чорында Җитен комбинаты клубы).
1910 ел мәгълүматлары буенча, Казанның төп мәйданы 3522 дисәтинә тәшкил иткән (1 дисәтинә 1, 09 гектар), шуның таш түшәлгән өлеше 1145 дисәтинәгә җиткән. Урамнар һәм тыкрыклар саны 247, аларның озынлыгы 136 чакрым тирәсе булган. Казанда үз чоры өчен мәйданнар да (20), бакчалар да (14) аз булмаган. Ләкин бүгенгесе белән чагыштырганда гасыр башы Казанны ун мәртәбә дип әйтерлек кечерәк булган (хәзер аның мәйданы 30 мең гектар чамасы, урамнар һәм тыкрыклар саны – 1540, аларның гомуми озынлыгы 987 километр). Шул ук 1910 елда шәһәрдә 8692 торак йорт хисапланган, әмма аларның 1747 се генә таштан яисә кирпечтән булган.
Буржуаз тәрәккыят шартларында шәһәр җанлы иҗтимагый-икътисади үсеш кичерсә дә, көнкүреш җәһәтеннән әлләни алга китә алмаган. Әйтик, Казанда суүткәргечләр челтәре бик зәгыйфь булган, халык эчәр суны башлыча 114 коедан, Казансудан, Иделдән, Кабан күленнән алган. Суның сыйфатсызлыгы еш кына йогышлы чирләр таралуга китергән. Урамнарны, мәйданнарны, бакчаларны яктырту җәһәтеннән дә шәһәр артык мактана алмаган. 1910 елда 2730 яктырту җайланмасының (лампаларның) 2100 е керосин, 503 се – газ, нибары 106 сы гына электр “туклануында” (ярдәмендә) эшләгән, халык нигездә шәмнәрдән һәм керосин лампаларыннан файдаланган. Казанның канализациясе дә, үз ассенизация олаулары да булмаган, чистарту эшләре (18 олау ярдәмендә) хосусый нигездә башкарылган.
Аның каравы губерна башкаласы транспорт җәһәтеннән беркадәр “мактана алган». Казанда башка күп кенә шәһәрләрнең төшенә дә кермәгән трамвай эшләгән (1899) елдан. “Бөтен Казан кесәдә” белешмәсе мәгълүматларына караганда (1914), Казанда биш хут (ягъни маршрут) гамәлдә булган: “Идел-Проломный”, “Воскресенский”, “Грузинский”, “Екатеринский”, “Түгәрәк”. Вагоннар ике класстан гыйбарәт булып, беренче класска билет икенчесенә караганда ике мәртәбә диярлек кыйммәтрәк торган. Бүгенгедән аермалы буларак, ул чорда трамвай хәзерге ирек мәйданын турыга кисеп үткән, Кремль, Бауман, профсоюз, Университет, Лобачевский һ.б. урамнардан йөргән. Моннан тыш шәһәрдә Кабан күлен иңләп йөри торган пароход булган, хосусый ташу ысулы сыйфатында “барабыз” системасы чәчәк аткан. Әйтик, җәй көне 597 извозчик эшләсә, кыш көне аларның саны 1302 гә җиткән (1910 ел). Бу төр транспортның үз таксасы булган һәм ул трамвайга караганда пассажирлар кесәсенә ныграк “суккан”.
Инде Казанны манзара, архитектура ягыннан баетып, аңа кабатланмас көнбатыш-көнчыгыш төсмере биргән гыйбадәт йортлары турында да берничә сүз әйтергә кирәктер. “Кош очымы” биеклегеннән караганда, шәһәр бихисап чиркәү-монастырь гөмбәзләре калыккан, мәчет манаралары өскә чөелгән “күк астындагы музейны хәтерләткән”. Моны күздә тотып, кайбер галимнәр һәм сәяхәтчеләр Казанны ике (Гареб-Шәрык) цивилизациясе бергә очрашкан гаҗәеп урын дип атаганнар. 1900 елда шәһәрдә 85 гыйбадәт йорты (68 чиркәү-монастырь, 16 мәчет, 1 синогога) хисапланган, 1907 елда аларның саны 101 гә җиткән (81 чиркәү-монастырь, 18 мәчет, 2 синагога). Мәчетләр саны 1913 елда 20 гә җиткән, шуларның 16 сы таштан булган. Әлбәттә, бу гыйбадәт йортларын бик күп санлы руханилар җитәкләгән. Әйтик, 1913 елда шәһәрдә 1753 дин әһеле хисапланып, шуларның 1520 се православиегә, 226 сы ислам диненә хезмәт иткән. Яһүдиләргә 5  лютеран һәм католикларга берәр атакай (равин-пастырь) туры килгән.
Рәсми статик мәгълүматларга караганда, XX гасыр башында Казанда җиде дини юнәлешкә караган 66 приход-мәхәллә булган. Рим-католиклар, инҗилче-лютераннар, караим һәм яһүдләрнең берәр дини җәмгыяте булса, раскольникларда ул икегә, православныйларда 45 кә җиткән. Мөселманнар исә 15 мәхәлләгә берләшкән.
Шунысын аерым шәрехләргә кирәк. Казанда татарлар шәһәр халкының 15-16 процентын гына тәшкил итсәләр дә, бөтен татар милләте өчен моның әһәмияте ифрат дәрәҗәдә зуор булган. Иске һәм бигрәк тә Яңа бистәдә тыгыз тупланып утырган татарлар аның шәһәр (матди һәм рухи) культурасын үстереп кенә калмаган, бәлки татарның милләт булып калыплануында кыйбла, үзәк вазифасын да үтәгән. Шуларны истә тотып, бөек Тукай, “мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары” дип, тикмәгә генә язмаган һәм “монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур”, дип җырламаган.
Әлбәттә, кимендә мең еллык чал, гыйбрәтле тарихы булган Казан шәһәре, аның табигате, атаклы шәхесләре, мәшһүр уку йортлары, мәдәният учаклары, җитештерү үзәкләре һ.б. турында бик күп язарга, кайбер күренешләрне исә маҗарага аваздаш төстә тасвирларга мөмкин булыр иде.

 

(Чыганак: Сөембикә, №4, 2002).


Комментарий язарга


*