ТАТ РУС ENG

Шагыйрьнең соңгы утравы: Казанда Г.Тукай Әдәби музее

Музей адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 74

Тел.: (843) 590-86-67

Музей директоры – ф.ф.к. Гүзәл Төхвәтова


Казанның Тукай урамында гаҗәеп бер йорт бар. Галиҗәнаб вакыт монда, әйтерсең, үзенең агышын туктата да, сине бермәлгә, тормыш ыгы-зыгысыннан аерып, ерак тарих, зур әдәбият дөньясына алып кереп китә. XIX гасыр азагы — XX гасыр башы гүзәл архитектура истәлеге булган әлеге бинада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Әдәби музее урнашкан. Иске Татар Бистәсенең күрке булган әлеге бинаны халыкта “Шамил йорты” дип тә йөртәләр.

Ул кайчандыр беренче дәрәҗәдәге сәүдәгәр Ибраһим Аппаковның шәхси биләмәсе була. 1884 елда И.Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказ халыкларының милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе атаклы имам Шамилның уртанчы улы,  отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. Џәм бирнә итеп әлеге йортны бүләк итә.

1902 елда Иске татар бистәсендә көчле янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә әлеге бинаның агачтан төзелгән өлеше юкка чыга. 1903 елда Бибимәрьямбану аңа реконструкция ясата (архитекторлар Ф.Амлонг, Г.Руш). Борынгы инглиз замогын хәтерләткән могҗизаи тарихи һәйкәл бүгенге көнгә кадәр кабатланмас йөзен саклый.

Бинаның икенче хуҗасы – кондитер әйбеләре җитештерүче  Вәлиулла Ибраһимов. Соңрак бинаны төрле максатларда файдаланалар. Музей ачылганчы биредә  утызга якын гаилә яши.

1984 елда ул Г.Тукай музеен төзү өчен бирелә. Музей тәүге тапкыр үзенең ишекләрен 1986 елның 11 июнендә ача.

 

Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төзелгән музей экспозициясе дүрт залда урнашкан.

Г.Тукайның балачагына багышланган беренче зал кемне генә битараф калдырсын икән?! Ђтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тарафыннан язылган Габдулланың тууы турындагы таныклык беренче залдагы иң кыйммәтле документларның берсе. Зиннәтулла бабасы өенең шартлы интерьеры безне шул чордагы авыл мулласының көнкүреш тормышы белән таныштыра.

Музейның икенче залы Г.Тукайның Уральскидагы тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Шагыйрь белем алган “Мотыйгия” мәдрәсәсе мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы нашир, журналист, җырчы Камил Мотыгыйның шәхси әйберләре, китаплары, ул чыгарган газета-журналлар – барысы да Г.Тукай шәхес буларак формалашкан мохитны, Уральскиның мәдәни тормышын күзалларга мөмкинлек бирә.

Музей экспозициясендә Тукайның  Казан чоры аеруча тулы яктыртыла. “Нурлы Казан” – шагыйрь өчен илһам чыганагы да, рухи таяныч та. Дуслары Ф.Ђмирхан, Г.Коләхмәтов, Х.Ямашевның шәхси әйберләреннән корылган әдәби-музыкаль салон интерьеры Казанның шул чор мәдәни тормышы турында сөйли. Музейның иң кадерле ядкярләре – шагыйрьнең шәхси әйберләре. Алар күп түгел. Алтау гына. Тамашачылар иң беренче булып Тукайның фаянстан эшләнгән шкатулкасы белән очрашалар. Ул аны үзенең беренче гонорар акчасына сатып ала һәм Газизә апасына бүләк итә. Шагыйрьнең  кара бәрхеттән тегелгән түбәтәе, “Аң” журналының баш мөхәррире Ђ.Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, “Болгар” кунакханәсенең кырыгынчы бүлмә шартлы интерьерында урын алган юл кәрзине,  –   Казан чоры экспозициясенең  кабатланмас экспонатлары.

Шагыйрьнең сәяхәтләре һәм соңгы көннәре турында сөйли торган дүртенче залда  тагын ике кадерле ядкарь  бар. Карандашлар куяр эчен эшләнгән стаканны ул 1912 елда Петербургка сәяхәте вакытында сатып ала. Ђлеге стакан Петербургның 200 еллыгына чыгарылган була.

1913 елның 3 апрелендә Тукайның вафатыннан соң Казан медицина институты студентлары тарафыннан башкарылган Шагыйрьнең чалымнарын саклаган  битлек каршында тыныч күңел белән басып торып буламы соң?! Бугазга төер килеп тыгыла, бәгырьне мең төрле үкенечләр телә.

Соңгы “Тукай һәм бүгенге заман” дигән залга кергәч кенә җаннан әлеге уйлар җуела башлый. Тукай яши, ул җан өргән татар халкы, туган тел яши, дип сөенеп куясың.


Комментарий язарга


*