ТАТ РУС ENG

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее

 

 Музей адресы: Татарстан, Арча шәһәре, Совет мәйданы 

Татарстанда “Казан арты” тарих-этнография музее барлыкка килде. Ул республиканың Арча районы үзәгендә урнашкан. Район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров тәкъдиме белән оештырылган әлеге музей райондагы барлык музейларны берләштерә. 

Арча ягын электән Габдулла Тукай кебек үк, Казан арты дип атаганнар. Бу төбәк чыннан да күпсанлы тарихи-мәдәни учаклары белән горурлана ала. Арчада татар җанлы кешеләрнең Мәккәсенә әверелгән урыннар – Габдулла Тукай музейлары: шагыйрьнең туган авылы – Кушлавычта Тукаевлар музей-йорты, Яңа Кырлай авылында Әдәби мемориаль музее бар. Болардан тыш Арчада “Әлифба” музее, Әдәбият һәм сәнгать музее, Туган як тарихы музее (һ.б.) эшләп килә. Алмас Нәзиров сүзләренчә, әлеге музейлар шулай ук эшчәнлекләрен элеккечә дәвам итәчәк, яңа “Казан арты” музее исә Арча төбәгенең борынгы чорлардан алып бүгенге көнгәчә тарихын, биредә гомер кичергән халыкларның көнкүрешен, милли-мәдәни тормышын тасвирлый.

Яңа музей өчен Арчаның үзәк өлешендә, хакимият бинасы янында кызыл кирпечтән ике катлы бина төзелде. Беренче катта тәкъдим ителүче мәгълүмат һәм экспонатлар Арчага нигез салынган вакыттан – 13 гасырдан алып Казан ханлыгы хакимлек иткән чорга кадәр тарих аралыгын колачлый. Монда археологик казылмаларга, галимнәрнең тикшеренүләренә һәм фәнни хезмәтләренә нигезләнеп, Арча халкының көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче экспозицияләр урнаштырылган. Арча туфрагы авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен Татарстанда иң уңдырышсызлардан санала. Монда соры көлсу туфрак, дип аңлата Алмас Нәзиров. Бәлки шуңадыр да электән Арчада халык һөнәрчелеге, сәүдә эше алга киткән була. Танылган Арча читекләрен генә искә төшерү дә җитә. Ләкин бит татарлар уңган милләт. Туфракның уңдырышсызлыгына карамастан, җирле халык барыбер игенчелек белән шөгыльләнгән һәм яхшы гына уңыш та җыеп алган. Арча районының бүгенге көндә дә игенчелек буенча республикада алдынгылар рәтендә баруы шуңа бер дә гаҗәп түгел.

Казан арты татарларының иң яраткан бәйрәме – “Җыен” да хәзер музей “экспонаты” булып калган икән. Яңа музейда ел саен җәй көне оештырыла торган шушы Җыен дип аталучы үзенчәлекле милли бәйрәм турында кызыклы мәгълүмтлар белергә мөмкин. Җыен печәнгә төшкәнче һәм урак өсте башланганчы уздырылган. Җомга башланып, 3-4 көн дәвам иткән. Бәйрәм бер ыруга кергән авыллар башка ыруга караган авылларга кунакка барудан гыйбарәт булган. Җыен Казан артында узган гасырның 30нчы елларына кадәр үткәрелеп килгән. Сабан туе бәйрәме җәйгә күчерелү сәбәпле әкренләп бу бәйрәм юкка чыккан.

Казан арты татар дөньясына бик күп мәгърифәтчеләр, язучылар биргәнлеге билгеле. Яңа музей Г.Курсави, Ш.Күлтәси, С.Габаделбари Масәви, Ш.Кышкари (һ.б.) кебек бик күп күренекле затларның исемнәрен халыкка кайтара.

Музейның икенче каты Арчаның Казан ханлыгы алынганнан соң рус патшалары хакимлеге астында яшәгән елларына, революцияләр, совет чорындагы вакыйгаларга багышлана, биредә Бөек Ватан сугышы елларында халыкның күрсәткән батырлыгы турында сөйләнә. Арча ягының язучылары һәм мәгърифәтчеләренә, сугыш геройларына да биредә лаеклы урын табылган.

Шушы ук икенче катта татар йорты күренеше булдырылганлыгын да әйтергә кирәк. Анда төрле тематик кичәләр оештырырга мөмкин, ди музей директоры Илһам Низаметдинов. Музейдагы бер бүлмә исә күчмә күргәзмәләр өчен калдырылган. Музейның түбән катында да мәдәни чаралар өчен урын бар – анда зур конференцияләр залы урнашкан.


  ФОТОГАЛЕРЕЯ

Арчаның «Казан арты» тарих–этнография музее >>>


 


 >>> >>>

>>>>>>

>>>>>>


 

Комментарий язарга


*