ТАТ РУС ENG

Кушлавычта Тукаевлар музей–йорты

Музейның адресы: Татарстан, Арча районы, Кушлавыч авылы.
Тукаевлар музей–йортының мөдире – Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина.
Тел.: 8 (84366) 5–04–82.
Тукаевлар музей–йорты Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы филиалы булып тора.
Директоры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Кави улы Гомәров.
Тел./факс: 8 (84366) 5–67–16, 5–67–10. 

Зур булмаган Кушлавыч авылында (Татарстанның Арча муниципаль районында) Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Биредә сабыйга ата-ана мәхәббәте бик кыска гына вакыт эчендә тәтеп кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы Шәрифә карчык тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәмдүдә яңадан кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Бераздан ул Габдулланы үз янына — Сасна авылына алдыра. Әмма бер елдан, 1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә.

 

Тукай Кушлавычта икенче мәртәбә 1894 елда була: Уральскига китәр алдыннан ул биредә туганнарының өендә бер ай чамасы яши.

Авыл һәм аның тирә-як табигате шагыйрьнең шигырьләрендә һәм истәлекләрендә бу урынга багышланган юлларны хәтердә яңарталар. Биредә Тукайның әтисенең кабере сакланган. Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты Мөхәммәтгариф мулланың йорт-җире урынында, элеккечә итеп, яңадан торгызылган. Музей экспозициясендә шагыйрьнең ата-анасы йортын, аның ул замандагы эчке күренеше күрсәтелгән.

Йортның авыл мәдрәсәсе рәвешендә корылган ирләр ягында Тукайның әтисе дә, әнисе ягындагылар да муллалар нәселеннән булуына аерым игътибар ителгән. Атасы ягыннан муллаларның җиде буыны билгеле. Йортның хатын-кызлар ягы традицион татар авыл өен гәүдәләндерә. Монда ана дөньясы: бик күп әйберләр уңган һәм тырыш хатын-кыз куллары белән эшләнгән. Бүлмәнең бер почмагында зур мич урнашкан, ул чын мәгънәсендә гаилә учагы җылысын биреп тора. Аның янәшәсендәге витринада шагыйрьнең әнисенең шәхси әйберләре куелган.

Бүгенге көндә Тукаевларның музей-йорты Кырлайдагы Г. Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы филиалы булып тора. 


Кушлавычта Тукаевлар музей-йортына

СӘЯХӘТ

Кушлавычта, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә 1886 елның 26 (14) апрелендә
бер ир бала – булачак шагыйрь Габдулла Тукай дөньяга килә.

Кушлавычта Г. Тукайның истәлеген мәңгеләштерү эшләре 1956 елда,
шагыйрьнең тууына 70 ел тулу белән бәйләнештә башланып китте. Авылда 23
сентябрьдә Г. Тукайга һәйкәл ачылды (сынчысы  — И. Новоселов).

Тукайның һәйкәле (бюсты) чама буенча элек Тукаевлар йорты торган урынга
урнаштырылды. Һәйкәл артында китапханә өчен агачтан яңа бина төзелде,
аның кечкенә бәлмәсендә 1959 елда музей ачылды. 1986 елда шагыйрьнең
тууына 100 ел тулу уңаеннан, Кушлавыч музее экспозициясе үзгәртеп
корылды. 1996 елда Тукаевларның утары яңадан торгызылды. Тукаевлар
утары комплексына түбәндәге объектлар керә: алты почмаклы мулла йорты,
өйалды булган дүртпочмаклы кечкенәрәк йорт, амбар-келәт, мунча. Алга
таба сарай, лапас, терлек абзары, ат абзары, умарталык кебек корылмалар
торгызылачак. (Тулысынча укырга) >>>


  ФОТОГАЛЕРЕЯ 

Кушлавычта Тукаевлар–музей йорты >>>

>>>>>>

>>>>>>

>>> >>>


Комментарий язарга


*