ТАТ РУС ENG

Кырлайда Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы

Музей адресы: Татарстан, Арча районы, Яңа Кырлай авылы,
Үзәк урам, 4.
Музей директоры – Дамир Зиннәтулла улы Абдуллин.
Тел./факс: 8 (84366) 5–67–10, 5–67–16.

Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы (Татарстанның Арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора. Кырлай авылында Сәгъди абзыйлар гаиләсендә Тукай 5 елга якын яши. Тукайның гади крестьян тормышының көндәлеге, ихтыяҗын сиземләве шушы Кырлайдан башлана. Монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», — дип язды соңыннан шагыйрь.

Шагыйрь эзләре калган сукмаклар авылда әле дә саклана. Аларның берсе Тукай мемориаль комплексына алып килә. Г. Тукайга Яңа Кырлайда багышланган музей экспозициясе 1960 елларның
икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында
Г. Тукай музее Казанда М.Горький музее филиалы статусы ала. 1976 елдан
ТАССР Дәүләт музее филиалы. ТАССРның Министрлар Советының 1978 елның 7
декабрьдәге «Яңа Кырлай авылын һәм Г. Тукай мемориаль үзәген
төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар»  карары буенча
Б.Урманче проекты белән яңа музей комплексы бинасы төзелә, яңа
экспозиция ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә. Музей
комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди
абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина). «Г. Тукайның
тормышы һәм иҗаты» дигән экспозия Б. Урманче проекты белән төзелгән ике
катлы бинада урын алган.

2006 елда музей реконструкция эшләреннән соң яңадан ачыла. Музей Тукай үзенең бик күп шигырьләрен багышлаган елга буена урнашкан, ул ерактан ук күренеп тора. Музейга берничә юл илтә. Туры сукмактан, бөдрә каеннар утыртылган юлдан да барып була. Музейга кунакка килүче һәркем биредә агач утыртып калдыра, һәм музейга бу юлдан да керергә мөмкин. Музей каршында безне Тукай һәйкәле каршы ала. Әйтерсең, шушы йортка керер алдыннан Тукай ял итәргә уйлаган.

Бөек Тукаебызның тормыш юлы бик тә кыска һәм авыр булган. Кырлай музее экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китаплары, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләрен, Казанның «Болгар» кунакханәсендәге җиһазларны күрергә мөмкин.

Тукай — күпкырлы талант. Ул — шагыйрь, туган як табигатенә гашыйк, җир йөзендә яшәүче һәркемнең ирекле һәм азат булуын тели. Шул ук вакытта — ул үткен телле сатирик та, ялганчыларның, идарә итүчеләрнең, руханиларның ике йөзлелеген фаш итә. Тукай иҗатының иң югары ноктасы булып «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» поэмасы тора. Шагыйрь анда искелек калдыкларын, дорфалык, наданлыкны тәнкыйтьли. Г. Тукай — публицист та, тормышның иң мөһим проблемаларын мәкаләләрендә күтәреп чыга.

Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Болай караганда, шагыйрьнең узган юлы озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан — Уральск. Яңадан Казан… Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

 

Татарстанның Арча районындагы Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы составында:

* Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби–нәфис экспозиция урнашкан агач бина (Б.Урманче проекты буенча төзелгән) (ФОТО) >>>

* Г.Тукай кечкенә чакта уллыкта яшәгән Сәгъди абзый йорты (XIX гасыр азагы – XX гасыр башы татар авылы көнкүрешен тасвирлаган мемориаль музей итеп торгызылган) (ФОТО) >>>

* Г.Тукай бакчасы (музейга килгән танылган шәхесләр Кырлай авылында агач утыртып калдыра) (ФОТО) >>> 

* Г.Тукай туган Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей–йорты (Тукаевлар яшәгән нигез музей итеп торгызылган) (ФОТО) >>>

* Г.Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла хәзрәт яшәгән Өчиле авылында да музей булдыру планнары бар (Зиннәтулла хәзрәтнең йорт нигезе урыны билгеле) (ФОТО) >>>

 


ФОТОГАЛЕРЕЯ 

Кырлай авылында Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль комплексы >>>

>>> >>> 

>>> >>>



 

Комментарий язарга


*