ТАТ РУС ENG

Шагыйрьнең икенче әтисе — Сәгъди абзый йорты

Музей адресы: Татарстан, Арча районы, Яңа Кырлай авылы,
Үзәк урам, 4,
Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы филиалы.
Директоры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Кави улы Гомәров.
Тел./факс: 8 (84366) 5–67–16, 5–67–10.

…Сәгъди абзый йортының каралты-куралары артында үсеп утырган ике кеше колачларлык юан, биек нарат агачы астында басып торам. Авыл картлары әйтүенчә, бу наратны Сәгъди абый җиде яшьлек Апуш белән бергә утырткан булырга тиеш. Ягъни, ятим малайны Өчиледән ак алаша атына утыртып алып кайткан елны. Малайлы булу шатлыгыннан үзенчә гомерлек истәлек калдырырга теләгәндер бу игелекле җан иясе.

 

Тарихтан белгәнебезчә, Кырлай авылында (Татарстанның Арча районында) Сәгъди абый белән хатыны Бибизөһрәнең ир балалары булмый. Шунлыктан Габдулланы уллыкка алырга уйлыйлар. Ул заманнарда ир баласы булмаса крәстиянга имана җире бирелмәгән. Ходай рәхмәте белән Габдулланы алып кайтып, ике ел да узмый, аларның үз балалары да дөньяга килә. Ике малай – ике имана җире – бу крәстиян өчен иң зур бәхет инде. Әмма нәни Тукай биредә өч кенә ел яшәп кала…

Тарих бездән ераклашканнан-ераклаша бара. 1978 елда Сәгъди абзый йорты нәкъ шул еллардагыча итеп торгызылды. Капка-койма, келәт, аның эчендәге йорт кирәк-ярагы, кар базы, сиртмәле кое, лапас – һәрберсе нәни Апушның бу йортта өч елга якын яшәү рухын саклый кебек. Монда аяк баскан өлкәннәр, бигрәк тә читтән кайткан әби-бабайлар юкка гына үз балачаклары, яшьлекләре белән очрашкандай, күз яшьләренә буылып, истәлекләргә чумып йөрмиләрдер…

Сәгъди абзый лапасында берничә ел тавыклар, куяннар да асрадык әле. Шәһәрдән экскурсиягә килгән балаларның шулар белән мәш килүләре үзе бер манзара. Нәни Апуш Саҗидә апасы белән бәрәңге алганда аягы киселгән бакчаны да балалар бик кызыксынып карый. Һәр елны үзебез сукалап, бәрәңге утыртабыз бу бакчага. Көзен уңышын җыйнап, үзебезнең ашханә подвалына салып куябыз. Тукай-Кырлайга килгән балаларны тәмле ашлар белән сыйлап җибәрәбез. 

* * *

Минем туган авылым Түбән Шашы белән Яңа Кырлай арасы, туры юлдан барсаң, унөч кенә чакрым. Дүртенче сыйныфта укыганда җитәкчебез Бибинур апа Шәмсетдинова безне Тукай музеена экскурсиягә алып китте. Аркабызга азык-төлек салынган капчык асып, җәяүләп, унар чакрымны ничек үткәнбездер – хәтерләмим. Кич җиткәндә Кырлай мәктәбенә килеп җитеп, мәктәп бүлмәсендәге тимер караватларга авып, иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йоклаганыбыз истә калган.

Таң алдыннан шундый якты төш керде. Имеш, Сәгъди абзыйның бәрәңге бакчасы башындагы тауда, чыгып килүче кояшка күзләремне кыса-кыса, зур калай кружкадан чишмә суы эчеп утырам икән. Салкын су авыз кырыеннан агып, ачык изүемә төшә. Ә миңа рәхәт, эчәм дә эчәм икән.

Иртән йокыдан уянып бишмәтемне киеп куйдым – бер җиңенең култык асты умырылып, теткәләнеп беткән. Тозлы тир исе сеңгән бишмәт җиңе күселәргә бик тәмле азык булган икән. Мәктәптә ел буе сөйләп, көлеп йөрделәр әле.

Тукай бабайга беренче сәяхәтем әнә шулай истә калган, әле дә онытылмый.

Г.Тукай музей-комплексында эшли башлагач, шушы төшем кылт итеп искә төште. Кайда соң ул Тукай чишмәсе? 1965 елда бар иде, шуннан тәмле су эчкән идек бит без, тау башына утырып ял да иттек.

– Бар иде ул чишмә. Тукайның йөз еллыгына чистартып, буралап та куйганнар иде. Ия елгасының ләме белән, язгы ташкын сулардан күмелде ул, – диде музейда бакчачы булып эшләүче, гомер буе Кырлайда яшәүче Абдулла Солтанов.

Тау астына төшеп, Абдулла күрсәткән урынга килдек. Кычыткан, әрекмән арасында күз яше кебек саркып утыручы су юлын казырга булдык. Музей хезмәткәрләре, резин итекләр киеп, көрәкләр белән иртәдән кичкә кадәр чишмә янында кайнаштылар. Бер метр чамасы казып төшкәч, көрәк агачка төртелде. Элеккеге чишмә бурасы булып чыкты бу. Дүртәр ниргәле имән бура чирек гасыр су астында ятса да черемәгән иде. Ул бураның астын казыгач, саф су бәреп чыкты. Их, Сәгъди абзый, Тукай чишмәсе… Чирек гасыр тоткынлыкта яткан изге су Ия елгасы суы белән кушылып, челтер-челтер ага башлады. 2007 елның октябре иде бу. Бура урынына цементтан эшләнгән боҗралар утыртырга булдык. Арчадан ике түгәрәк боҗра алып кайтып, аны трактор белән күтәртеп, чишмәгә иңдердек. Ир-атлар белән такталар, борыслар алып килеп чишмә капкачын, озын улак ясадык, түбә яптык. Дүрт ягын, яр буенда үскән талларны кисеп, читәннән ясадык. Таудан төшәргә баскычлар, ял итәргә өстәл, утыргычлар, бәрәңге пешерә торган урын да эшләдек. Авыл яшьләре, кунаклар өчен ял итү урыны булсын дип тырыштык. Коллектив белән өч көн өмә ясап, Сәгъди абзый бакчасы кырыен кирәкмәс агачлардан, кычыткан, әрекмәннән арындырдык. Ия елгасы ярларын чистарттык. Бу тирәдә яшәүчеләр тау астына чүп базы ясаганнар – өч трактор арбасы чүп-чар түктек. Үзебезгә дә рәхәт булып китте – күңелләребез чистарып калды.

Авыл халкы суы тәмле дип, шушы чишмәдән су эчә. Узган елгы корылыктан Тукай чишмәсенең суы кимеде-кимүен. Быел аны заман таләпләренә туры китереп төзекләндерәсе бар әле.

* * *

Нәни Тукайны Җаекка (Уральскига) алып китмәсәләр, ул Сәгъди абзый йортында яшәр дә яшәр иде. Бу изге күңелле, тырыш, яхшы кеше Габдулланы яратып, үз баласы кебек итәргә тырышып, аңа зур өметләр баглагандыр, югыйсә. Нишлисең, язмыш кушуыдыр. Гомер буе Кырлайда яшәп, шуның зиратына күмелгән Сәгъдинең кабере кайда, ник аның каберенә зиярәт кылмыйлар соң? Чит илдә булса, шундый кешегә һәйкәл куярлар иде әле…

Г.Тукай музей-комплексында директор булып эшли башлагач, бу сорауны Казандагы Тукайны өйрәнүче берничә галимгә биреп карадым. «Юк аның кабере», – диделәр. Моның белән килешергә теләмәдем. Ничек инде кешенең кабере билгесез булсын? 1904 елда гына вафат булган кешенең кабере ничек юк булсын? Тарихка кергән Сәгъди абзый бит ул! Балалары, хатыны да шушы Яңа Кырлай зиратында ята лабаса!

Авыл имамы Вәзыйх хәзрәт Гарипов белән, мәчеткә йөрүче өлкәннәр белән сөйләшеп, зират каршында гына яшәүче зирәк хәтерле Нәгыймә әбидән кабер урынын раслаттырып, киселгән өч тупыл урынына чардуган корып куйдык. Изге җомга көнне авыл картлары җыйналып зират эчендәге чардуган янында дога кылды, намаз укыды. Сәдакалар өләшенде. Берничә атнадан каберлеккә мәрмәр такта куйдык. Урыны оҗмахта булсын, соң булса да җаны, рухы тынычлансын, дидек.

Бүген олуг Тукайга баш ияргә килгән сәяхәтчеләр, кунаклар Сәгъди абзый йорты белән танышкач, тәмле чишмә суы эчкәч, аның кабере янында да тукталып, сәҗдә кылып китәләр.

Тәлгать ГОМӘРОВ,
Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы директоры
«Татарстан яшьләре», 17 март 2011 ел


 

Комментарий язарга


*