ТАТ РУС ENG

Тукай ягы — Арча!

 


 

Арча төбәге — Татарстан җөмһүриятенең иң зур административ-территориаль берлеге. Аның 184,3 мең квадрат километр үлчәме бар һәм биредә 51 мең 607 кеше яши. Район нык авыл хуҗалыгы истисалына ия. Нигезен игенчелек, бәрәңге үстерү, мал-махсулаты, сөт җитештерү кебек тармаклар тәшкил итә. Ул республиканың ышанычлы үсеш юлында торучы төбәге. Соңгы елларда гына да Арча районына кертелгән инвестицияләр өч тапкырга үсте. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү дүрт тапкырга артты.

 


 Алмас Нәзиров,
Арча муниципаль районы башлыгы,
авыл хуҗалыгы фәннәре намзаты
:

«Арча халкыбыз, Ватаныбызга бөек Габдулла Тукай, Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани, Курсави һәм башка бөек фикер ияләре булган якташларыбыз аша билгеле.
Тукаебызның шигырьләрен яттан белүчеләр бик күп төрки илләрдә шагыйрьнең иҗаты дөнья халыклары мәхәббәтен казанган. Ә Шиһабетдин хәзрәтнең хезмәтләре гарәп, фарсы, төрки телле илләр галим-голәмаларына гына ярдәмче булып калмый, алман, инглиз телләренә дә тәрҗемә ителгән. Мәгълүм булганча, хәзрәтнең портреты да Бөекбританиянең инглиз короле музее диварларын бизи. Бәс шулай булгач, безнең Татарстаныбыз һәм халкыбызны җир шарында таныткан як та түгелме соң ул Арча?!
Димәк, акыл-фән, әдәбият-сәнгать, гомумән, мәдәниятебезгә багышланган рисаләнең дә иң элек Арча шәһәрендә чыгуы бер дә шаккаткыч хәл түгел.
Арча ягы ул — Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе. Төрки-мөселмән дөньясына Курсави, Мәрҗани, Күлтәси кебек мәгърифәтчеләрне, бөек Габдулла Тукай, татар әдәбиятының җәүһәрләре Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Рафаил Төхвәтуллин һ.6., шагыйрь һәм галим Мостафа Ногман һәм тагын 60лап каләм остасы, танылган журналистлар Әгъзам Фәйзрахманов, Риман Гыйлемханов, Илфат Фәйзрахманов һ.6., танылган сәхнә осталары З.Багъданова, Н.Таҗдарова, Т.Казанский, эстрада йолдызлары Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Шамил Әхмәтҗанов, Рабига Сибгатуллина, Люция Хәсәнова һ.б. утыздан артык галим, фән докторы, академиклар, хәрби җитәкчеләр бирде.
Арча һәм Арча төбәге бөек илебезгә яу ябырылганда сугыш кырына меңләгән-меңләгән улын вә кызын багышлады. Алар бөтенесе дә орден-медальләргә, ә биш егетебез: В.Ежков, Г Сәфиуллин, Г Салихов, Н. Сафин, Л. Соколов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Тыныч тормышта эшләп тә герой-каһарман исемен яулаган якташларыбыз да аз түгел, алардан алтысы дәүләт күләмендә рәсми танылдылар: Мирбат Хәстиев, Стелла Габдрахманова, Дания Галимова, Шәрифулла Сәгъдуллин, Галимулла Әсхәдуллин, Илсур Шәйхетдинов.
Арча төбәге — әле борынгы заманнарда — Бөек Болгар дәүләте чорында ук тормыш учагын тергезә, шул чаклардан бирле авырлыкларга бирешмичә, кыенлыклар алдында югалып калмыйча яши зирәк акыллы, тырыш, хезмәт сөючән иҗтиһатлы Арча халкы.
Һәр төбәкнең үзенә генә хас йөзе, тарихтан килгән гореф-гадәтләре бар. Безнең Арча төбәге дә андый шәрәфле йөктән мәхрүм калмаган. Бездә бөек акыл ияләребез, рухи һәм матди байлык тудырган, киләчәк буын арчалыларга үрнәк була алырлык якташларыбыз белән горурланабыз, балаларыбызда хезмәт сөючәнлек, зирәклек, зыялылык, күңел бердәмлеге һәм киңлеген тәрбия аша иңдергәндә, кешене кеше итеп саннарга өйрәткәндә, инсаният рухы сеңдергәндә аларны өлге итәбез.
Меңъеллык тарихыбызны үз җилкәләрендә алыплардай күтәреп торган ата-бабаларыбыз, безне назлап үстергән һәм төбәк кенә түгел, милләт вәкилләре итеп киң дөньяга чыгарган газиз әниләребез безне тормышның кырыс җилләренә дә, язмышның ут-суларына да бирешмәс итеп чыныктырып үстергәндә аларга бөек якташларыбыз ярдәм итә.
Гаҗәеп читек, чүәкләрдә генә түгел тормыш яме! Дөрес, ямь-яшел урманнарыбыз да, мул игенле кырларыбыз да, мал-туар тулы болыннарыбыз да, хезмәттәге уңышларыбыз да безгә дан-шөһрәт китерәләр, әмма йөз нурын китап, сәнгать, белем бүләк итә кешегә, адәмне — зат, затны — шәхес итә, Аллаһы Раббыбызга тагы да якынайта.
Шул шатлыкларыбыз белән уртаклашасы килде сезнең белән, кадерле дуслар! Әйдәгез, бергә-бергә рухи Арчага сәяхәт итик, мәрхәбә, хуш киләсез!»


Арча төбәгенең күренекле шәхесләре:

Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхәммәд бине Иштирә (1776–1812) >>>
Шиһабетдин бине Баһаутдин әл Мәрҗани (1818-1889) >>>
Габдулла Тукай (1886-1913) >>>
Галиәсгар Камал (1879–1933) >>>
Мәхмүт Галәү (1886–1937) >>>
Гомәр Бәширов (1901-1999) >>>
Мөхәммәт Мәһдиев (1930–1995) >>>
Гариф Ахунов (1925–2000) >>>
Мостафа Ногман (1912–1976) >>>
Диас Вәлиев (1938) >>>
Мәрзия Фәйзуллина (1930) >>>



ФОТОГАЛЕРЕЯ 


 Арчада «Шигърият бәйрәме» >>>

>>>>>>

  >>>>>>

>>>>>>


Арча районы музейлары:

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее >>>

 Арчаның «Әлифба» музее >>>

 Кырлайда Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы >>>

 Шагыйрьнең икенче әтисе — Сәгъди абзый йорты >>>

 Кушлавычта Тукаевлар музей–йорты >>>

 Тукай язмышында — Өчиле авылы >>>

Комментарий язарга


*