ТАТ РУС ENG

15 апрель – Тукайны искә алу көне


2015 елның 15 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салдылар. 15 апрель – шагыйрь вафат булган көн. Бу көнне Татарстан язучылары, галимнәр Казанның Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратына Тукай кабере янына килде. ТР Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре, Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ татар халкының бөек улына баш иеп, аның тормышы һәм иҗатының татар әдәбияты үсешенә бүген дә йогынты ясавын искәртеп үтте. Харис хәзрәт Салихов Габдулла Тукай рухына багышлап дога кылды.


Комментарий язарга


*