ТАТ РУС ENG

2023 ел өчен Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителде

«Татар-информ» МА фотосы«Татар-информ» МА фотосы

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия 2023 елда әлеге дәрәҗәле премиягә дәгъва кылган кандидатлар исемлеген раслады. 

Комиссия утырышы 13 мартта ТР Мәдәният министрлыгында үтте. Кандидатлар исемлеге 13 пункттан тора.

Театр сәнгате өлкәсендә:

1. «Әкият» татар дәүләт курчак театрының режиссер Илгиз Зәйниев, рәссам Сергей Рябинин, композитор Эльмир Низамов һәм артистлар – Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шагалиева исемнәре кергән иҗат коллективы (Галимҗан Ибраһимов повесте буенча куелган «Адәмнәр» спектакле өчен);

2. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрының режиссер Фаил Ибраһимов, артист Рафил Сәгъдуллин һәм язучы, драматург, журналист Равил Сабиров (Равил Сабыр) исемнәре кергән иҗат коллективы (Равил Сабыр әсәре буенча куелган«Абага алмасы ачы була» спектакле өчен);

Әдәбият өлкәсендә:

3. 60нчы еллар буыны шагыйрәсе Флера Гыйззәтуллина («Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен);

4. шагыйрь, җырлар авторы Наил Касыймов («Су буенда учак яна» китабы өчен);

5. Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) (Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен);

Кинематография өлкәсендә:

6. драматург, сценарист Мансур Гыйләҗев һәм режиссер Илдар Ягафаров («Күктау», «Байгал», «Исәнмесез!?» тулы метражлы уен фильмнары өчен);

7. режиссер, сценарист Алексей Барыкин («Заступница», «Осанна», «Святитель» фильмнары документаль-сәнгати трилогиясе өчен);

Музыкаль сәнгать өлкәсендә:

8. музыка белгече, сәнгать белеме докторы Земфира Сәйдәшева (татар профессиональ һәм фольклор музыкасы өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге өчен – «Халкым моңнары», «Фольклорчы коллекциясеннән: татар-мишәр җырлары», «Татар музыкасы дөньясында», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татар музыкасы: тарих һәм заманчалык», «Нурлат районының татар җырлары», «Татар музыкасы буенча очерклар»);

9. сәнгать фәннәре кандидаты, этник музыка белгече Геннадий Макаров (Татарстан Республикасы халыкларының җыр-уен кораллары традицияләрен өйрәнүгә һәм үстерүгә керткән өлеше өчен);

Рәсем сәнгате өлкәсендә:

10. рәссам Наилә Кумысникова (милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен);

11. фотограф Фәрит Гобәев (сәнгати фотография өлкәсендә Татарстанга багышланган «Татарстан. Портрет современника», «Елабуга тысячелетняя», «Призвание», «Татарстан. Наедине с Родиной», «Казань современная, Казань старинная, Казань духовная, Казань культурная и Казань спортивная», «Минтимер Шәймиев. Татарстан Республикасының беренче Президенты», «Казан-Париж», «Победа. Одна на всех» хезмәтләре циклы өчен);

Архитектура өлкәсендә:

12. архитектор Фирдәвис Ханов (шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен: Түбән Кама шәһәренең милли архитектурасы – Җәмигъ мәчете һәм шәһәр парклары);

13. архитектура белгече, рәссам, мөгаллим Равил Айдаров (Татарстан Республикасының агач архитектурасы буенча җиде томнан торган сәнгать альбомнары – китаплар сериясе өчен).

***

Мәгълүм булганча, ел саен Габдулла Тукай премиясе җәмәгатьчелек тарафыннан хупланган, аеруча танылган, илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыкаль, театраль, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), күренекле фәнни тикшеренүләр өчен тапшырыла. Лауреатлар Габдулла Тукайның туган көне – 26 апрельдә игълан ителә.

 

14.03.2023. Mincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*