ТАТ РУС ENG

2025 ел өчен Тукай премиясенә гаризалар кабул ителә

Фото: Тatar-inform.ruФото: Тatar-inform.ru

2025 ел өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләрдән 15 февральгә кадәр гаризалар кабул ителә.

Премия югары һөнәри осталык дәрәҗәсе, авторлык стиле, яңа үзенчәлекле һәм оригинальлеге белән аерылып торган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше) әсәрләре илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелектә танылу алган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Кандидатларны ТР Раисе каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия билгели. Алар арасыннан сайланган җиңүчеләр Лауреат исеменә, акчалата бүләккә ия була, аларга диплом, лауреатның мактау билгесе һәм таныклыгы тапшырыла. Премия, гадәттәгечә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне – 26 апрельдә Татарстан Республикасы Раисе тарафыннан тапшырыла.

Г.Тукай премиясе шәхси казанышларга да, шулай ук 8 кешедән артык булмаган коллективка да тапшырылырга мөмкин. Кандидатлар Татарстан  министрлык һәм ведомстволары, иҗади берлекләр, предприятие, фәнни, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан тәкъдим ителә.

 

15.01.2025. Mincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*