ТАТ РУС ENG

Евразия шагыйре

1-260x195

Разак ӘБҮЗӘРОВ мәкаләсенең тәрҗемәсе

Шәһәребезне хаклы рәвештә Тукайның шигъри туган ягы дип саныйлар. Җаек аның язмышында аерым бер роль уйнаган. Җаектан башка, Кырлайда гына калса, Тукай Шагыйрь, Евразия күләмендә билгеле каләм иясе, Евразия киңлеге халыкларының безнең заманда аеруча актуаль булган фикерләрен чагылдыручы булып җитә алмас иде.

Ә барысы да рус мәктәбеннән, әлеге мәктәпнең укытучысы Әхмәтша Сираҗетдиновтан, шулай ук «Мотыйгия» мәдрәсәсеннән, Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллиннан башлана…

«Габдулла Тукайның Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре синтезын тәшкил иткән әдәби дөньясы төрки-татар, гарәп-фарсы, Евразия-рус мәдәният һәм әдәбиятлары, иҗтимагый-фәлсәфи һәм әдәби-мистик карашлары контекстында формалаша» (Д.М. Абдуллина). Тукайга туган телендә шигъри энҗе бөртекләр тудырырга ярдәм иткән нигез шундый.

Болар барысы да Тукайның фәлсәфи карашларын һәм шигъри осталыгын формалаштыруда яхшы мәктәп булып тора. Күпмилләтле Җаекта яшәп, рус мәктәбендә укып, рус типографиясендә хәреф җыючы булып эшләп, шәһәр китапханәләрендә рус классикларын укып, Тукай Евразия шагыйре булып формалаша. Дини мотивлар, гыйбадәти мәхәббәтне тудыруда Тукай күп нәрсәне бөек рус шагыйрьләреннән өйрәнә.

Профессор Ф.С. Сафиуллина җитәкчелегендә үткәрелгән Тукай шигъриятен компьютер аша тикшерүләр шуны күрсәтә: Евразия лексикасы Тукай Җаекта яшәгәндә, М. Төхфәтуллин белән «Фикер» газетасын һәм «Уклар», «Әл-гасрел җәдид» журналларын чыгарган вакытта язган әсәрләрендә өстенлек итә. Үзенең шигырьләрендә, мәкаләләрендә ул 1905-1907 елларда Җаекта, Россиядә, чит илләрдә булган вакыйгаларны, шулай ук ислам ренессансы дөньясы сурәтен тасвирлый…

Җаек «үзенең бөек гражданины» турында хәтерне кадерләп саклый. Тукай шигъриятен яратучыларга иң беренче чиратта нинди урыннарны барып күрергә кирәк соң?

Казан бульвары Җаек татарлары, казахлары, руслары өчен иң толерант мәдәни, рухи, сәүдә үзәге булган. Биредә иске татар базарына «Казан» кунакханәсе тәрәзәләре карап торган, анда Габдулла Тукай алтын фондка кергән «Шүрәле», «Пар ат»ны һ.б. иң яхшы әсәрләрен язган.

Бу кунакханәдә 1906 елда ук татар укытучылары институты ачылуга багышланган җыелышлар үткәрелә, аны оештыру өчен акча җыела. Кунакханә хуҗасы аның беренче катын институтка бүлеп бирә. Әмма 1907 ел реакциясе башлана һәм әлеге инициативага аркылы төшәләр.

Кунакханә каршындагы Сәүдә клубы залында Җаекта беренче мәртәбә татар телендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Әлеге кичә турында Тукай үзенең шигырендә яза:

Ниһаятьсез гүзәл ахшам – бу ахшам,

Бәнем ядымда бу ахшам – сабах, шам.

(Бу кичә – чиксез гүзәл кичә;

Иртән дә, кичен дә бу кичә минем исемдә.)

Моннан Татар бистәсе, татар, казах, рус сөйләме яңгырап торган, татар базары аша Казан чиркәвенә һәм Казан мәйданына килеп чыга. Бу мәйданда казаклар (руслар, ногай казаклары, калмык казаклары) җыелышлар үткәргән. Монда алар Урал казак гаскәренә кагылган төрле мәсьәләләрне хәл иткәннәр.

Казан мәйданы янында кәрван-сарай белән Кунак йорты урнашкан. Бу Төньяк Аурупадан Урта Азиягә һәм алга таба Һиндстан һәм Кытайга кадәр сузылган зур кәрван юлын хәтерләтә.

Икенче яктан Казан бульвары Кызыл мәчеткә барып чыга. Аның имамы Мотыйгулла Төхфәтуллин була. Ул килү белән, Кызыл мәчет һәм аның «Мотыйгия» мәдрәсәсе ислам ренессансы, газета-журналлар һәм татарча китаплар бастыруны оештыру өчен нигез барлыкка китерә, толерантлык, милләтара һәм конфессияара килешүне формалаштыру үзәге булып тора.

Күп еллар ярымҗимерек хәлдә булган бу мәчет бүгенге көндә Р. Хәйруллинның юмарт иганәчелек ярдәме аркасында тулысынча диярлек торгызылган.

Тукай үзәгенең 10 ел эшчәнлеге дәвамында без шагыйрьнең музеен булдыру өчен бәргәләнәбез. Ниһаять, Татарстан һәм Казахстан президентлары карары белән өлкә Хакиме Төхфәтулиннар йортында яшәүчеләргә фатирлар бүлеп бирде, ә Татнефтегеофизика М.Ш. Шәймиев соравы буенча йортны реставрацияләүне финанслады. Реставрацияләү эше йөкләнгән, Р.У. Хәйруллин музейны бизәүне дә үз өстенә алды. Музей концепциясен әлеге юлларның авторы эшләп чыгарды. Тигез хокуклы евразиялелек идеясе – бу концепциядә иң мөһиме.

Моны Апушның Җаекка килүенең беренче көненнән алып (9 яшьлек Тукай) 1907 елның сентябрь аенда Казанга китүе белән тәмамланган музей экспозициясендә күрсәтергә тырышырбыз. Милли, гомумтөрки чыганакларга, ислам нигезләренә таянып, Көнчыгышның, шулай ук бөек рус шагыйрьләре һәм язучыларының карашлары һәм шигърияте тәэсирен ачып салып күрсәтербез.

 

Комментарий язарга


*