ТАТ РУС ENG

Тукайга да илһам биргән моңлы Казаным

firaya

Сигезенче  гимназиядә

Унҗиде  ел инде укытам

Укучыларым татар телен яхшы

Белсеннәр дип тырышам.

 

Тукайга да илһам биргән  моңлы Казаным

Туган җирем, күңелемә якын

Сызылып аткан алсу таңнарың.

Казаныма һәр таң сәлам юллый

Идел буендагы талларың.

 

Иртәләрен нур булып агыла

Колшәрифтән азан тавышы.

Казансуның дулкынында чагыла

Кичке шәфәкъ- кояш баешы.

 

Бөек Тукайга да илһам биргән

Нурлы Казан,моңлы Казаным.

Киләчәгең якты булсын һәрчак,

Сиңа атап шигырь язамын.

Энҗе Насибуллина

 

Комментарий язарга


*