ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай варисларын барлыйбыз

iB6DGCawCJY-e1584339864384-500x399

Тиздән сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җитә. Димәк, Тукай варисларын барлар чак. Гадәттәгечә, Тукай рухы, Тукай шигърияте балалар бакчасыннан башлана. Шуңа да матур итеп, үзебезчә «Туган телем – Тукай телем» дип саф татарча сөйләшәбез. Сабыйларны Тукай иҗаты белән таныштырып кына калмыйбыз, әкиятләрен сәхнәләштереп, шигырьләрен күңелдән сөйлибез. Туган телебезгә мәхәббәтне сабый чактан өзлексез бала күңеленә сеңдергән чакта гына «Без – Тукайлы халык» дип горурланып әйтәбез. Әлбәттә, педагоглар да читтә калмыйлар. Һәр елдагыча, быел да безнең балалар бакчасы коллективы «Без – Тукай варислары» дигән төбәкара бәйгегә ныклап әзерләнә. Бөтендөнья Татар конгресының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев та ел саен үз өлешен кертә: Тукай варисларны бүләкләре белән сөендерә.

Дүрт еллык тарихы булган бәйгене быел 23 апрель көнне уздырырга уйлап торабыз, 13 апрельгә кадәр гаризалар белән бергә видеоязмалар кабул ителә. Быел катнашучылар саны тагы да күбәер, дип уйлыйбыз. Чөнки «Бөек Тукай иҗаты – ул тәрбия чыганагы».

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан өстәмә бирем дә каралган, ягъни «Тукай иҗатында туган як табигате»н тасвирлап ясаган балалар рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә оештырачакбыз һәм ул өй эше буларак бәяләнәчәк. Конкурста шулай ук, 5 – 7 яшьтәге балалар «Мин –Тукай варисы», «Тукай геройлары бүгенге көндә» номинацияләрендә имтихан тотачаклар. Һәм иң мөһиме: Тукай варисларын барлау, бәяләү саф татар телендә уздырылачак! Бәйге нәтиҗәләре буенча иң зирәк, иң ягымлы, иң мөлаем, иң зәвыклы, иң күркәм, иң сөйкемле Тукай варислары ачыкланачак.

Бәйгенең шартлары белән тулысынча танышырга теләүчеләр mirkhazova@mail.ru электрон адресына мөрәҗәгать итә ала. Уңышлар сезгә!

Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, Тататарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарий язарга


*