ТАТ РУС ENG

Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу

ҖХӨСӘЕНОВ.1

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән быелгы кандидатлар белән очрашу булып узды. Мин урын калмас дип, алдан ук килеп утырдым. Анысы яхшы булды, беренче рәткә туры килдем. Кандидатларның һәр чыгышын кызыксыну белән тыңладым. Алар арасында төрле профессия вәкилләре бар ич. Кайсы язучы, кайсы артист, кайсы төзүче… Һәркайсы үзенең эшен, иҗатын  беренче итеп күрсәтергә тырыша инде. Моны табигый хәл, дип саныйм, чөнки, ни генә әйтсәк тә, алар арасында көндәшлек бар бит. Иҗат та бар, көндәшлек тә бар. Чөнки заманы да шундый. Мин шулардан берсен дә аерып күрсәтергә җыенмыйм. Һәркайсының үз юнәлеше, үз иҗаты. Моны инде Тукай премиясен билгеләү комиссиясе үзе хәл итәр дип саныйм.

Артистлар ни әйтсәң дә, үз осталыкларын сәхнәдәге сыман күрсәтә ала. Тукай премиясенә кандидатлардан Дания Нуруллина, артистка буларак, тамашачылар каршында үзенең сәхнә осталыгын тагын бер тапкыр ачык итеп күрсәтеп алды. Ул оста итеп монолог оештырды, таң калырлык итеп нотык  сөйләде. Аның чыгышы күңелдә уелып калды, чөнки ул татар халкының киләчәктә нинди булырга тиешлеген күңелгә уеп, ярып салды.

Очрашудан алган тәэсирләр зур. Киләчәктә дә иҗат әһелләренә исәнлек-саулык, тагын да зуррак иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калам.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы.

 

Комментарий язарга


*