ТАТ РУС ENG

Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерделәр

 


 

26 апрельдә шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 124 ел тулды.
Тукайның вафатыннан бирле, татар җәмәгатьчелеге ел саен аның иҗатына
хөрмәт күрсәтеп, бу көнне зурлап билгеләп үтә. 26 апрельдә иртә белән
Казан шәһәре үзәгендәге Тукай һәйкәленә республиканың дәүләт
эшлеклеләре, татар зыялылары чәчәкләр салды. Әле март аенда гына
республиканың яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән Рөстәм Миңнеханов беренче
тапкыр Татарстан Президенты вазифасында Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Бәлки шуңа күрә дә Тукай бакчасы бу иртәдә аеруча җанлы иде. Тантанада
шулай ук Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР
Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан
мэры Илсур Метшин, депутатлар, язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре
катнашты.

 

 

Тукай иҗаты туган телгә, милләткә мәхәббәт белән сугарылган. Шуңа
күрә дә Тукай туган көнендә Татарстанда туган тел көнен бәйрәм итүләре
бер дә гаҗәп түгел. ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары
Ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны туган тел көне
белән тәбрик итеп, гаммәви мәгълүмат чаралары аша котлауларын юллаган
иде инде. “Туган телне саклау бөтен халыклар өчен дә көнүзәк
мәсьәләләрдән санала. Тел ул милләтне саклый, киләчәк буыннарга
халыкның гореф–гадәтләрен, үзенчәлеген, үзаңын тапшыра. Туган тел көне
– бик матур бәйрәм, без аны Татарстанда бөек татар шагыйре Габдулла
Тукай туган көндә билгеләп үтәбез, бу көнне аның һәйкәленә килеп
чәчәкләр куябыз, шигырьләрен укыйбыз, аның иҗади мирасының мөһимлегенә
тагын да төшенәбез”, – дип ассызыклап сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин Тукай
һәйкәле янында журналистлар белән әңгәмәдә.

Шамил Абдюшев фотолары

Комментарий язарга


*