ТАТ РУС ENG

Тукай бүлмәсе җанны сафландырыр


24 апрель көнне Казанда, Татар дәүләт гуманитар-педагогика
университетында зур вакыйга булды. Татарның бөек угълы Габдулла
Тукайның тууына 124 ел тулган көннәрдә бу уку йортында олугъ шагыйребез
бүлмәсе ачылды. Белүебезчә, хәзер ТДГПУның төп бинасы
урнашкан урын Габдулла Тукай исеме белән тыгыз бәйләгән. Аның
янәшәсендә элек «Шәрыкъ» клубы урнашканы барыбызга да мәгүлүм. Берничә
көн элек исә, Г Тукайның әлеге клубта «Халык әдәбияты» дип
исемләнгән лекциясен укуга 100 ел тулды. Димәк, Г. Тукай үзенең
бөек фикерләрен ТДГПУ нигезендә игълан иткән. Шуңа күрә бу бинада аның
бүлмәсе — Г.Тукай үзәге булдыру бик тә мөһим иде.

 

 

«Әлеге
бинада Г.Тукай бүлмәсе инде күптәннән ачылырга тиеш иде. Бүгенге көнгә
кадәр аны булдырмау, бәлки, безнең эшләп бетермәвебездер. Әмма ахыры
хәерле булсын. Әлбәттә, әлегә бу бүлмә без күз алдына китергәнчә үк
түгел. Шуңа күрә бергә-бергә без бу бүлмәне тулыландырырбыз», — диде
ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов.

 

 

Г.
Тукай бүлмәсен ачу тантанасында катнашкан Татар язучылар берлеге рәисе
Илфак Ибраһимов бөек шагыйребезнең мирасы, истәлекләре югалып
баруын билгеләде. Аның фикеренчә, Г. Тукай бүлмәсе ачылу белән — без
югалткан гәүһәрләрне яңадан торгызу буенча зур эшләр башлана.
«Киләчәктә бу бүлмәдә бергәләп эш оештырырбыз», — дип ышандырды ул.

 

РФнең
дәүләт бүләге иясе, ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты,
республикабызның халык шагыйре Ренат Харисов Татарстанның һәрбер
уку йортында гына түгел, һәрбер учреждениесендә күңелне сафландыра
торган бер бүлсә булырга тиеш дип билгеләде. Һәм ул бүлмә, һичшиксез,
Тукай бүлмәсе булырга тиеш, диде ул. Шулай ук ул Г.Тукай сүзләрен дә
хәтергә төшерде. Бөек шагыйребез «Тәнгә мунча, җанка -юк», —
дигән. Нәкъ Тукай бүлмәсе, Ренат Харисов фикеренчә, җанны
сафландыра торган урынга әверелергә тиеш.

 

 

Ректор
әйтеп үткәнчә, бу бүлмә тулыланыр. Ул бәлки Татарстанда бердән-бер
Тукай турындагы бөтен әсәрләрне — шигырьләрне, хикәяләрне, романнарны,
пьесаларны, повестларны туплаган бер бүлмәгә әверелер. Бу әсәрләрне җыю
өчен, әлбәттә, студентларның зур тырышлыгы һәм булышлыгы таләп ителә.
Бүлмәнең хәзерге сыйфаты җитәкчелек казанышы булса, аның алдагы сыйфаты
берничә буын студентларга бәйле булачак», — дип билгеләде Ренат Харисов.

Г.Тукай бүлмәсе тантаналы рәвештә ал тасмалар киселгәннән соң, ачык дип игълан ителде.

Гүзәл Насыйбуллина


 

Комментарий язарга


*