ТАТ РУС ENG

Г.Тукай музее экспозициясен яңарту эшен махсус эшче төркем башкарачак


Бу атнада Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда Г.Тукай әдәби музее
экспозицияләренең сәнгатьчә бизәлеше ягыннан иң яхшы эскиз проектын
ачыклауга багышланган республика ачык конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

2011 елда киң җәмәгатьчелек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның
тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Шушы юбилейга әзерлек уңаеннан
Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм республика Милли музее Г.Тукай әдәби
музее экспозицияләренең сәнгатьчә бизәлешенә иң яхшы эскиз проекты
республика ачык конкурсы игълан иткән иде.


Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чыгылдыручы экспозиция
проектларына бәя биргәндә иң төп таләпләр шуннан гыйбарәт иде: алар иң
яхшы музей төзү традицияләрен кулланып башкарылырга, яңа инновацион,
компьютер һәм информацион мөмкинлекләрне файдаланырга, образлы,
экспрессив, эмоциональ тәэсир итү көченә ия булырга тиеш. Яңа
экспозиция төзегәндә Г.Тукай музее урнашкан йортның (XIX гасыр
архитектура истәлекләренең берсе, Шамил йорты) үзенчәлекләренә дә
игътибар итәргә кирәк иде. Конкурста катнашучылар алдына шулай ук
Г.Тукай музее территориясен ландшафт, кече архитектура, декоратив бизәк
элементлары кулланып төзекләндерү буенча да үз проектларын тәкъдим итү
максаты куелган иде.


Бәйгегә 8 эш тәкъдим ителгән булган. ТР Югары Советы депутатлары, ТР
Мәдәният министрлыгы һәм музей хезмәткәрләре, архитекторлар, иҗат
берлекләре вәкилләреннән торган жюри бәйгедә катнашучыларга беренче,
икенче һәм өченче урыннарны бирмәскә карар итте. Рәссамнарның дүрт
төркеменә 10 мең сум күләмендә кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.
Алар – Евгений Голубцов җитәкчелегендәге төркем, рәссам Булат
Гыйльфанов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мөгаллиме
Ләйлә Кулеева һәм рәссамнар Елена Чебинева бельн Дмитрий Кошкин
җитәкчелегендәге төркем. Бүләкләрне иҗатчылар 25 июнь көнне ТР Милли
музейда ТАССРның 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылышында алачак.


ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белдергәнчә, конкурста
катнашучылар бәйге турындагы нигезнамәнең барлык шартларын да үтәмәгән.
Шуңа күрә аларга беренче-өченче урыннарны бирмәскә карар ителгән. «Без
Г.Тукай музее экспозициясен төзүдә катнашкан рәссамнарны барыбер
бүләкләргә булдык. Алар алга таба да эшләсен, иҗат итсен иде. Хәзер без
эшче төркем булдырырга җыенабыз. Анда рәссамнар, әдәбият белгечләре,
тарихчылар керәчәк. Конкурста катнашучы рәссамнар да Г.Тукай музее
экспозициясен төзү эшенә җәлеп ителәчәк. Без Казанда музейны
проектлаштыру буенча белгечләрне әзерләргә кирәк дип саныйбыз. Чөнки
соңгы елларда музейларны реконструкцияләү эшенә зур игътибар бирелә.
Милли музейда гына 15 экспозицияне яңарту һәм төзү таләп ителә. Бу
проблеманың актуальлеген исәпкә алып, без Казан дәүләт
архитектура-төзелеш университетына, белгечлек булдырып яки махсус курс
ачып, шундый белгечләрне әзерләргә дигән тәкъдим белән чыгарга
уйлыйбыз”, — ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

 

Татар-информ


Комментарий язарга


*