ТАТ РУС ENG

Төрки дәүләтләр фоторәссамнарының иҗат лабораториясе ачыла


10 июньдә Казанда төрки илләрдән килгән фоторәссамнарның VII Иҗат
лабораториясе эшли башлый. Бу эш шагыйрь Габдулла Тукай тууына 125 ел
тулуга әзерлек һәм Татарстанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү кысаларында
оештырыла.


ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы 2011 елны Тукай елы дип игълан итте.
Фоторәссамнарның очрашуы шул чараларга әзерлек буларак үткәрелә. Аның
нәтиҗәләре буенча “Тукай урыннарында” дип исемләнгән каталог дөнья
күрер дип көтелә.


Лаборатория эше кысаларында фоторәссамнар “Мин татарча сөйләшәм”
акциясендә, Бөек Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1121 ел
тулуга багышланган чараларда катнашачак, “Шәрык” клубында яшь татар
шагыйрьләре белән дә очрашачак.


Шулай ук төрки илләрдән килгән фоторәссамнар республиканың фольклор белгечләре белән бергә Сабантуй бәйрәмен фотога төшерәчәк.


 

Комментарий язарга


*