ТАТ РУС ENG

Тукай шигърияте теле – Интернет–сүзлектә

 


Интернетта Габдулла Тукай шигърияте теле буенча үзенчәлекле сүзлек
пәйда булды. Ул Казан дәүләт университеты рәсми сайтында урын алды:
http://www.klf.ksu.ru/tukay/indext.htm .

Әлеге сүзлек — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) шигъри
әсәрләре материалларын тасвирлаучы белешмәлек комплексының
Интернет-компоненты (Интернет-сүзлеге) булып тора. Комплекска шулай ук
традицион сүзлек тә (китап-сүзлек тә) керә; аның төп өлешен конкорданс
(контекстлары белән сүз формаларының алфавит тәртибендәге күрсәткече),
сүз формаларының кире һәм ешлык күрсәткечләре тәшкил итә.

Сүзлекләр Казан дәүләт университетында оештырылган Тукай компьютер
фонды нигезендә төзелгән. Шигърият фондына Тукай әсәрләренең академик
(фәнни) басмаларындагы бөтен шигырьләр дә керә. Текстотека Тукай
әсәрләренең 5 томлык басмасына нигезләнә.

Фонд һәм сүзлекләргә Тукайның 45899 сүздән торган 411 шигыренең материаллары керә.

Сүзлекне төзүче-авторлар – КДУның теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы укытучылары Камил Рәхим улы Галиуллин һәм Резеда Нуретдин кызы Кәримуллина.

Лингвографик эшләрнең программ-тәэминатын – КДУның Мәглүмати
технологияләр үзәге хезмәткәрләре Н.Обносова һәм Е.Фёдоров, КДУның
гамәли математика кафедрасы укытучысы И.Александрова башкарган.

Сүзлекнең Интернет-версиясе авторлар тарафыннан перспективалы төп версия буларак карала.

Белешмәлекнең Интернеттагы компонентында материалны:
а) барлык шигырьләр текстыннан;
б) билгеле бер төркем шигырьләр текстыннан;
в) аерым шигырь текстыннан сайлап алу мөмкинлеге каралган.
Бу, кирәк булганда, текст материалларын (мәсәлән, бәхәсле һ. б. ш.) аралап калдырырга мөмкинлек бирә.

Программа берәмлекләрне:
а) шартлы үрнәк буенча (мәсәлән, сүз элементын аның сүздәге урынын исәпкә алып эзләү);
б) хәрефләр, билгеләр, иҗекләр саны буенча;
в) ешлык буенча сайлап алу мөмкинлеге бирә.

Кулланучының шулай ук:
а) карала торган сүз формасына нисбәтле бөтен мисаллар (цитаталар) исемлеге белән;
б) кирәк булса, шул сүз формасы очраган тулаем шигырь тексты белән танышу мөмкинлеге бар.

 

Интернет–сүзлеккә:
Сүзлек;
Шигырьләр күрсәткече;
Шигырьләрнең алфавит күрсәткече;
Шартлы билгеләмәләр һәм кыскартылмалар исемлеге керә.

Авторлар, фәнни тикшеренүләргә дә, дидактик филологиягә дә материал
бирүче әлеге сүзлекләр Г. Тукай шигъриятенең телен һәм стилен, XX гасыр
башы татар телен алга таба тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә этәргеч
бирер, дип өметләнә. Алар Тукай поэзиясе материалларының
системалаштырылган җыентыгы сыйфатында филологларга, уку әсбаплары
төзүчеләргә, укытучыларга, шулай ук шагыйрьнең иҗаты белән
кызыксынучыларга файдалы булачак.

Тукай компьютер фондын төзү, сүзлекләр әзерләү, телгә караган
белешмәлекләр бастырып чыгару һәм Интернетта урнаштыру эше Татар
теленең машина фондын төзү программаcы кысаларында алып барыла һәм
Россия гуманитар фәннәр фонды (“Татар теленең машина фонды: сүзлекләр
фонды”), Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды, 2002—2006 елларга “Фән
һәм техника үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча эзләнүләр һәм
тикшеренүләр” Федераль программасы, “Югары мәктәпнең фәнни потенциалын
үстерү (2009—2010 еллар)” максатчан аналитик ведомство программасы
(2.2.1.1/6944) грантлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
каршындагы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законны
гамәлгә ашыру комитеты ярдәмендә башкарыла.

Сүзлекләрне төзүче авторларның редколлегия әгъзалары З. Р. Вәлиева, М.
Х. Вәлиев, К. М. Миңнуллин, Ф. Р. Шәйхиева, Р. А. Юсуповка; “Мәгариф”
нәшрияты редакторы Р. И. Раскуловага; рецензентлар — Казан дәүләт
университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы
(кафедра мөдире Ф. Ш. Нуриева) һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият
һәм сәнгать институтының текстология бүлеге (бүлек мөдире З. З. Рәмиев)
галимнәренә, шулай ук Ф. Ә. Ганиев, А. К. Тимергалин һәм Н.Г.Юзиевка
рәхмәтләре зур.

Тукай фонды нигезендә рифмалар, искергән сүзләр, проза, хатлар сүзлекләре кебек төрле төрдәге белешмәлекләр төзелә.


 

Комментарий язарга


*