ТАТ РУС ENG

Санкт-Петербургта — Тукай юбилее


11 декабрьдә Санкт–Петербургта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган тантаналы кичә узачак. 2011 елда Тукайның тууына 125 ел тула, бөтен дөньяны колачлыячак юбилей чаралары шулай итеп Санкт–Петербургтан башланып китә дип әйтергә була.

Тукай Санкт–Петербургка вафатына бер ел кала, 1912 елда килгән, биредә ул 13 көн яшәп китә.

Бәйрәм тантанасы Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китәчәк. Билгеле булганча, 2006 елда шәһәрнең Кронверкский проспекты белән Зверинский урамнары чатында, элек Татар бистәсе дип саналган урында, шагыйрьгә һәйкәл куелган иде. Хәзер ел саен Тукай туган көнен татарлар биредә үткәрәләр.

Шулай ук 11 декабрьдә Санкт–Петербургның үзәк урамнарыннан берсе – Мойкадагы Бөтенроссия А.С.Пушкин музеенда Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылачак. “Ашкынамын… мәңгелеккә” дип исемләнгән әлеге күргәзмәдә Тукайның Татарстан Милли музее фондларында сакланучы шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. Кич белән исә Дәүләт капелла академиясендә концерт узачак. Анда Татарстанның сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак. Кичәдә Тукай шигырьләре, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, Р.Ахиярова кебек танылган татар композиторларының музыкаль әсәрләре яңгыраячак.


Комментарий язарга


*