ТАТ РУС ENG

Әстерханга Тукай һәйкәлен кем ясар?


Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай 1911 елның язында Әстерханга сәфәр кыла. Биредә ул бер ай дәвамында кымыз эчеп авыру үпкәләрен дәвалый, мөкинлек булганда иҗатташ дуслары белән очрашып аралаша. Әстерханда алган хис–кичерешләре турында Тукай истәлекләр дә язып калдырган…

Тукайның Әстерханга килгәненә 100 ел тулганда биредә татар җәмәгатьчелеге шагыйрьгә һәйкәл куярга ниятли. Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы депутаты, Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар милли җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев сүзләренчә, Габдулла Тукайга һәйкәл 2011 елда – шагыйрьнең тууына 125 ел тулуы уңаеннан ачылачак. “Һәйкәл торачак урынны без бик җентекләп сайладык. Ул урын һичшиксез Әстерхан татарлары язмышы белән бәйле булырга тиеш иде. Шулай итеп, җирле хакимият ризалыгы белән без Тукай һәйкәлен Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендәге урынга куярга карар кылдык. Бу урын – элек татар бистәсе булган җирләр. Тукай аннан атлап узып йөргән, Әстерханның татар бистәсендә, ягъни Тияктә инде күп еллар Тукай исемен йөрткән урам да бар”, – дип сөйләде Әнвәр Алмаев.

Һәйкәл куелачак урында – әлегә балаларның уен мәйданчыгы; аны чистарту, төзекләндерү эшләренең эскиз–проекты әзер. “Безгә иң мөһиме хәзер Габдулла Тукайның Әстерханда булып китүен чагылдырырдай бик матур һәйкәл иҗат итә алырлык сынчы кирәк, – ди Әнвәр Алмаев. – Әлеге сорау белән мин Татарстанның дәүләт һәм сәнгать әһелләренә мөрәҗәгать итәргә җыенам. Безгә профессиональ сынчы таләп ителә, Әстерханда кызганычка, андыйлар юк. Әстерхандагы Тукай һәйкәле башкаларны кабатламасын иде, ул халкыбызның яраткан шагыйре авыру килеш Әстерханга килеп, биредә ял итеп, көч җыеп, алга таба иҗат итәргә дәртләнеп китүен күрсәтерлек булсын дип телибез”. Әнвәр Алмаев Санкт–Петербургта 2006 елда ачылган Габдулла Тукай һәйкәле авторы сынчы Әхнәф Зыякаевка да эскиз ясарга тәкъдим итәргә уйлый.

Әстерханда Тукай һәйкәле урнашачак урынны исә киләчәктә Тукай бакчасы итәргә мөмкинлек бар. Янәшәдә генә шәһәрнең 74 нче санлы урта мәктәбе урнашуын да әйтергә кирәк. Анда укучыларның 90 проценты диярлек – татар балалары. Әстерхан Татар халык драма театрына алмаш буынның еш кына шушы мәктәптән килүе шуңа бер дә гаҗәп түгел. Бүгенге көндә биредә “Мирас” хореографик ансамбле, “Чишмә” татар ансамбле эшли. Гомумән, 74 нче мәктәпкә узган гасырның 20 нче елларында ук нигез салынган һәм ул элек башлангыч милли мәктәп буларак эшләгән. Киләчәктә 74 нче мәктәпкә Габдулла Тукай исемен бирү планы да юк түгел.


Комментарий язарга


*