ТАТ РУС ENG

Тукай премиясе комиссиясе 2011 елга кандидатлар исемлеген барлый башлады

 


 

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе буенча комиссия 2011 елда премиягә дәгъва итүчеләр исемлеген барлый башлады. Билгеле булганча, ел саен бөек татар шагыйре исемен йөрткән дәүләт премиясе милли мәдәниятебез, сәнгать һәм әдәбиятыбызны үстерүгә өлеш керткән сәнгать әһелләре, язучылар, галимнәргә тапшырыла. Г.Тукай премиясенә кандидатларны министрлыклар, идарәчелекләр, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә ала.
2011 елда дәрәҗәле дәүләт бүләгенә дәгъвә итүчеләрнең хезмәтләрен 2011 елның 15 февраленә кадәр кабул итәчәкләр. Җиңүчеләр исә традиция буенча Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә игълан ителәчәк.

 


 

Комментарий язарга


*